Кәгазьдә әйбәт, ә...

Кәгазьдә әйбәт, ә...

Бу көннәрдә Украинадагы махсус операциядә катнашучы, үзләрен Татарстанның Апас районыннан мобилизацияләнгән дип атаучы ирләрнең татарча яздырылган зары интернет киңлекләрен иңләде. Алар «ДНР» җитәкчелегенә тапшырылуларын, ә «ДНР» хәрби җитәкчелегенең бернинди әзерлексез, тиешле коралларсыз аларны кайнар линиягә кертүләреннән зарлана һәм югалтуларның күп булуы турында сөйли. Бүгенге вәзгыять турында нидер әйткәнче, бик сак булырга кирәклеген аңласак та, «Безнең гәҗит» тә интернетта таралган бу мөрәҗәгатькә игътибар итте. Без тикшергән арада, рәсми мәгълүмат чаралары да аңлатма биреп өлгерде. Казан Кремле 11нче февральдә «ДНР» полкына кушуларына зарланган Татарстан хәрбиләрен үз полкларына кайтарылуларын хәбәр итте.

Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова да Татарстаннан мобилизацияләнгән ирләрне тиешле коралсыз алгы сафка җибәрүләре турындагы мәгълүматны тикшерүне сорап, Русия кораллы көчләренең баш штабы җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Кызганычка каршы, бүген Русиядә махсус операция, мобилизация белән бәйле хәбәрләрне сораштыру, дөреслеген тикшерү мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә бу егетләрнең исән-имин булуларына өметләнәсе генә кала. Махсус операция дәвам итә, аңа нокта куелуга өмет тә якын киләчәктә күренми. Санкцияләр дә, хәрби чыгымнар да илнең икътисадын артка сөйрәячәк.

Әлбәттә, телевизорда, мөнбәрләрдән сөйләүче рәсмиләр сүзенчә бар да яхшы булачак. Ләкин барысын да үлчәп, мөмкин кадәр матур итеп санарга теләгән Росстатның рәсми мәгълүматы да уйландыра: Русиядә гыйнвар аенда инфляция 0,84 процент булган, дип хәбәр итә «МК». Бер караганда бу зур күрсәткеч түгел кебек, 1 проценттан да түбән бит. Ләкин экспертлар фикеренчә, бу бер ай өчен зур сан. Махсус хәрби операция башланып, узган язда бәяләрнең кинәт өскә сикерүеннән бирле мондый күрсәткеч теркәлмәгән.

Хәер, рәсми статистикага карамыйча да без инфляциянең үсүен һәр көн тоеп яшибез. Кибетләргә кергән саен акча янчыгының калынрагы кирәгенә инанабыз. Бигрәк тә азык-төлек кыйммәтләнә. Ул кием-салым, көнкүреш товарлары белән чагыштырганда да тизрәк үсә. Гыйнвар аенда коммуналь түләү кәгазьләрен кулларына алучы һәркемнең күзләре маңгаена менгәндер: мәсәлән, минем фатирыма килгән кәгазьдә 13 мең ярым сум булган ул. Әле бит көннәр җылы тора. Үзәкләргә үтәрлек салкыннарда да ул 10-11 мең сумнан артмады. Яңа ел алдыннан аны-моны абайлый алмый калдык – озак каникулда кемгә зарланасың, шуннан файдаланып, коммуналь түләүләр 1нче декабрьдән планнан тыш күтәрелде. Бигрәк тә капиталь ремонт взносы 10,7 процентка артты, җылылык кыйммәтләнде. Дәүләт фатирларында яшәүчеләр, торак өчен 3,5 процентка, үз милке саналган фатирларны тәртиптә тоту өчен 3,1 процентка артыграк түли.

Әле монысы чик түгел. 1нче марттан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр янә артачак. Юл йөрү – транспорт чыгымнары артты, артачак. Узган ел АЗСлардагы бәяләр бик үзгәрмәсә дә, экспертлар быел сөендерми: бензин, газ кыйммәтләнәчәк.

Кыскасы, Росстат тәкъдим иткән таблицага күз салсаң гына да, бик күп көндәлек кирәкле хезмәтләр һәм товарлар бәяләренең күрсәтелгән инфляция күрсәткечләрен узып китүен күрәсең. Ә инфляция дәрәҗәсен кимрәк итеп күрсәтергә, бәяләргә түзәргә мөмкинлек бирә торган фактор – халыкның тулаем алганда байлыкка чумып яшәмәве. Күпләр җиргә кайтты, бакчасында үзенә кирәкле яшелчәсен үстерә, башы-аягы белән эшкә чумган һәм акчасын саный: кыйммәтле хезмәтләрдән, затлы киемнәрдән баш тарта. Кайчандыр чит иләргә ял итәргә йөргәннәр дә бүген тыелырга мәҗбүр... Һәм русиялеләрнең менә шундый сакчыллыгы, түземлеге сәбәпле ниндидер катаклизмнар булыр дип уйларга кирәкми, барысына да түзәрбез. Һәркемнең уенда бер теләк: тизрәк иминлек кенә урнашсын иде. Тормыш дәрәҗәсенә, яшәешебезгә карап, чит илләр керткән санкцияләрнең дә, шул ук Украинадагы махсус хәрби операциянең дә йогынтысын бүген һәркем үз кесәсендә, үз тормышында сизә дияргә җирлек бар. Санкцияләр «не почем», санкцияләр файдага гына, без үзебез генә дә ярыйсы яши алабыз, дип шапырынуларны, Украинадагы хәлләр кыенлык тудырмый, дип акланучыларны ишеткәч, болар кибеткә керми, тормышны үзләре алып бармый, дигән уй килә башка.

Тагын берничә көннән махсус операция башлануга бер ел тула. Шул бер ел эчендә Русиянең базары моңарчы беркайчан да күрмәгән кризис кичә. Бу медицина тармагы, дарулар булсынмы, көнкүреш техникасымы, автомобильме... кием-салым, азык-төлекме... Бар да санкция йогынтысында.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии