Аерылганны аю ашар...

Аерылганны аю ашар...

Беркөнне танышым зарлана:

– Фатирларында инде ничә еллар җылы юк, кышын 13–14 градуста яшибез, өйдә авыру инвалид бар бит. Шалтырата торгач, киләләр, карыйлар, баш чайкыйлар да китәләр... Әле эштән сорап китеп, торак коммуналь хуҗалыгы начальнигына кердем, аның кабул итү вакыты бик чикле – сишәмбе көнне генә һәм язылып та булмый...

Менә сиңа мә иске авыздан яңа сүз. Торак коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр безнең ялланган хезмәткәрләребез түгелме соң? Алар безнең акчага яшәмиләрмени? Ничек инде министр дәрәҗәсендә тотарга үзеңне? Алай дисәң, аның министры да, президентлары да, депутатлары да халык хезмәтчесе, халык өчен эшләүчеләр бит. Ә монда ниндидер бер ЖКУ начальнигы... халык аны күрергә зар-интизар булып яшәсен...

– Хәл иттеме проблемаңны, – дип сорыйм.

– Юк, инде...

– Ник коммуналь түләүләр түлисең? Акт төзисең дә, судка бирәсең, әхлакый зыянны да таләп итәсең... – дип акыл өйрәтәм.

Нишлисең, халык бездә күндәм тигез урында аз гына калкып торганнар да, шул халык арасында үзен әллә-кем итеп, бик мөһим түрә итеп тоя. Фактта ЖКУлар, Идарә итүче компанияләр (Упраляющие компании) шуның кадәр штат белән кирәк микән соң? Совет чорында алар булдымы? Мин ул чакта фатирлы булып яшәмәгәч, әйтә алмыйм, әмма проблемалар булса да, моның кадәр түрә юк иде. Бәяләр дә айлап үсмәде. Менә 1нче декабрьдән коммуналь түләүләр тагын 9 процентка артты. Бу кыйммәтләнүне көзен үк игълан итсәләр дә, шулай тиеш дип кабул иттек. Елга ике тапкыр түземсезләнеп «көтеп» алабыз бит. Хезмәт хаклары да арта, дигәнне ишетәбез матур тормыш турында сөйләүчеләрдән. Тик Росстатның соңгы мәгълүматларына караганда, инфляция аркасында реаль хезмәт хаклары 2 процентка кимегән. Моны «Московский комсомолец»тан укыдым. Менә ябыккан кесәбездән коммуналь түләүләргә артыграк чыгарып саласы була... Кибетләребездә дә, АЗСларда да, җәмәгать транспортында да... кая барсаң да бәя күрсәткече алыштырыла, дәүрәк саннар языла.

Менә шундый кыйммәтчелек чорында, почтаның таркалып бару шартларында да (2, 4нче битләр) без бергә кала алырбыз, дип өметләнәм. Газеталарыбызга язылу компаниясе 20сенә кадәр дәвам итә. Ә 15енә кадәр ташламалы хакка язылып була.

«Шифалы гәҗит»кә (индексы П3321) 6 айга язылу хакы бу ункөнлектә 271 сум 50 тиен, аннан соң 306 сум. «Серләр гәҗите» (индексы П3322) хакы 266 сум 10 тиен, башка вакытта 300 сум. Ә «Безнең гәҗит»нең Татарстанда тарала торганы (индексы П2559) абунәче ункөнлегендә 811 сум 86 тиен, аннан соң 919 сум 80 тиен була.

ДИМӘК, 15енә КАДӘР ӨЛГЕРСӘГЕЗ, ОТАСЫЗ!

Онытмыйк, без бергә булсак кына көчле, хокукларыбызны хаклый алабыз. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар...

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии