2026нчы ел акчалы-акчасыз буласы...

2026нчы ел акчалы-акчасыз буласы...

Киләсе елда минималь хезмәт хакы 20 процентка артып, 27093 сумга җитәчәк. Хөкүмәт җыелышында Премьер-министр Михаил Мишустин шулай дип сөендерде. Бу 4,5 млн кешенең хезмәт хакын күтәрергә ярдәм итәчәк. Мондый сан отпуск акчалары, социаль түләүләр, вакытлыча эшли алмаган очрактагы түләүләр исәпләнгәндә дә мөһим. Халыкның керемен арттыру хөкүмәтнең игътибар үзәгендә. Моннан тыш дәүләт күләмендәге төп максат инфляция дәрәҗәсен 4 процентка киметү, диде хөкүмәт рәисе. 

Дәүләт кайгыртып та карый инде халык мәнфәгатьләрен дип язасым килә, әлеге мәгълүматлар астына. Ләкин сөенергәме соң бу хәбәргә? Белмим, мин чутлап карыйм да, башымда никтер буталчык фикерләр бөтерелә. Әле бүген эшкә, кичәге форсатны кулдан ычкындырганмын икән бит, дип уйлап килдем: машинамны «ашата» торган АЗСта бензин бүген нәкъ тә 1 сумга күтәрелгән. Бензин багым буш иде, кичә тутырган булсам, 40 сум кесәдә каласы булган. Менә шундый кулдан ычкынган форсатсыз форсатлар никадәр җыела ел дәвамында. Шоферлар гына түгел, җәяүлеләр дә үткәндә-сүткәндә АЗСлардагы бәяләр таблосына күз сала торгандыр. Мин дә карыйм, көн дә бәя артканын көтәм. Соңгы вакытта бәяләр генә түгел, бензин тирәсендә ыгы-зыгы да купты. Безнеке булуы белән безне бәхетле иткән Кырымда хәлләр бөтенләй аяныч. Бензин юк. Русиядә дә проблемалы төбәкләр бар. Татарстанда да АЗСлардагы бәяләр төрлеләнде. Хәтта мин сала торган бензинны 59 сумга сатучылар бар иде инде берничә көн элек үк. Ә минем АЗСта ул бүген 57 сум 74 тиенгә җибәрелә. 

Аннан соң Росстат, быел Татарстанда уртача хезмәт хакы былтыргыдан 21,8 процентка артып, 90 мең сум чиген узды, дип хисаплап чыгарган. Ни өчен хисаплап чыгарган, дидем. Чөнки минем дусларым, танышларым арасында 90 мең сум алучылар юк дәрәҗәсендә. Ә менә 30 – 40 сумга эшләп йөрүчеләр җитәрлек. Авылларда анысын да күрмиләр. Аеруча почта хезмәткәрләрен жәллим, бөтенләй бушка йөриләр – 7 – 8 мең сум. Дөресендә, аларның да хезмәт хакы минималь түләү күрсәткеченә туры килә, чөнки эш сәгатьләрен киметеп бетерделәр: ул 0,2 – 0,5 штатта тора. 

Михаил Мишустин тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерде бит әле. 2026нчы елда икътисадый үсеш 1,3 процент булыр, тулаем эчке җитештерү 7 процентка кадәр үсәр, дип планлаштыра Хөкүмәт рәисе. Бюджет 40,3 триллион, ә чыгымнар 45 триллион булыр дип фаразлый ул. Хөкүмәттәгеләр планы буенча инфляция дә кимер – ул 4 кенә процентка каласы икән. Быел ул 6 – 7 процент. 

Вәгъдә-сүз бернәрсә, ә менә гамәл... Бездә сирәк чагыша алар. Моны 10нчы биттәге газетабызның 10-15 еллык төпләнмәләреннән алынган язмалардан да күрәсез. 

Хөкүмәтнең сөендерә торган бу гамәле ничек тормышка ашырылачак соң? Русия санкцияләр боҗрасында яши. Әле генә инде чираттагы 19нчы(!)санкция игълан ителде. Монысы элеккеләреннән шактый гына кырысрак тоела. Мәсәлән, нефть сату бәясе чиген тагын да киметәселәр, әле алга таба аннан бөтенләй баш тарту ихтималы турында да сүз алып барыла. Юкса, Русия нигездә табышны энергоресурслар, нефть-газ хисабына ала иде. Русия чит илдә туңдырылган активларыннан да колак кагарга мөмкин. Үзебездә дә кибетләрдәге, АЗСлардагы бәяләр оптимизм уятмый. Шулай булгач, хөкүмәттәгеләрнең оптимизмы, вәгъдәләре дә ышандырмый.

Әмма акча кирәк. Аны каян аласың, әлбәттә салымнар бәрабәренә. Инде гамәлдәге салым системасы да эшмәкәрлекне бугазыннан буа. Күп кенә эшмәкәрләр үз эшчәнлекләрен туктату алдында. Ә яңасы...

Хөкүмәтнең планнары сүздә сөендерсә дә, эштә шатландырмый шул. Ул НДСны, ягъни өстәмә түләүгә салымны 20 проценттан 22гә күтәрергә җыена. Гади генә әйткәндә, кибетләрдә сатып ала торган һәр товарга шушы НДС куела. Ул НДСны сәүдәгәрләр салым сыйфатында казнага күчерә. Димәк, бәяләр дә артачак, дәүләт халык кесәсеннән казна тутыра дигән сүз. 

Сүз һәм гамәл. Кабатланам бит. Узган елның мартында президент Путин 2030нчы елга чаклы салым системасының нигезен үзгәртмәскә кушкан иде. Хөкүмәттә дә үзгәрешләр булмас, дип вәгъдәләр бирделәр. Әле быел да апрельдә финанс министры Антон Силуанов бар да тәртиптә, салым шартлары үзгәрешсез калачак, реформага ихтыяҗ юк, дип ышандырган булды юкса. 

Тел сөяксез димәк: әйттем дә оныттым. Бәлкем НДС үзгәрешен салым реформасы дип атау, алар уенча, артык күпертүдер. Тик юк, минемчә бу саллы үзгәреш. Чөнки бу төр салым җитештерүчеләргә, сәүдәгәрләргә генә кагылмый, бөтен халык җилкәсенә төшә торган өлеш. 

Киләсе елда кече эшмәкәрлек тә юкка чыгарга мөмкин. УСН (гадиләштерелгән салым системасы) буенча эшләүчеләр НДСны керемнәре 60 млн сумнан артса гына түли иде әле, ә хәзер мондый өстенлек 10 миллион сум гына. Ташламалы взнослар түләүчеләр исемлеге дә кыскартыла... 

Әле тагын да бар яңалыклар. Шушындый җитди үзгәрешләр кертә торган реформа киләсе елның беренче гыйнварыннан гамәлгә куелырга мөмкин. 

Хөкүмәт инфляцияне киметергә вәгъдә итә. Ләкин бу мөмкин булырмы? НДС турыдан туры инфляциягә йогынты ясый торган салым бит. 

Дөрес, социаль тармакка зыян килергә тиеш түгел, аңа тотыласы акча киметелми, дип ышандыралар үзе. Ләкин Украинадагы низагка нокта куелмый торып, ниндидер алгарыш, икътисадның тиешле югарылыкка күтәреләчәгенә ышаныч бармы соң? Мин анык уңай җавап бирә алмыйм, шулай ук социаль өлкәләргә ярдәм кыскартылмавына да. Ә менә оборона-саклану тармагына, хәрби тармакка бюджет арттырылачак. Димәк акча кирәк. Ә ул юк, җитми. Казна тишек, өстәвенә коррупция белән кортлап беткән. Нишләргә? Димәк халыкны саварга. НДС, башка салымнар, бәяләр әнә шул максатны күздә тота. Вәгъдәләр матур, ә эш-гамәл алай түгел.

Әле акцизлар да бар бит. Спиртлы эчемлекләргә, тәмәкегә. Мәсәлән, киләсе елда тәмәке сату яңа кагыйдәләр белән оештырылачак. Сәүдәгә лицензия алу кыенлаша. Димә, бәяләре дә күтәреләчәк. 

Кыскасы, шәп яшибез. Казанда туктарга түләүсез тыкрык калмады, штрафлар, торак коммуналь түләүләр, түләүле медицина, түләүле белем алу... әле Украинадагы егетләребезгә ярдәм дә җыясыбыз бар. Чыдыйк, җәмәгать!

Социаль тармак дигәннән, быелга чаклы вакытлы матбугат, башлыча иҗтимагый-сәяси басмаларга язылу компаниясендә субсидия бирелә иде. Ягъни почта шул субсидия хисабына язылу бәяләрен артык күтәрмәде, бәяләр артса да, җан асрарлык булды. Субсидиягә ия басмалар арасында «Безнең гәҗит» тә бар иде. Быел ул бетерелде. Дөресрәге исемлек туралды. «Безнең гәҗит» һәм бәйсез басмалар төшеп калды. Субсидиягә болай да бюджет хисабына яшәүче дәүләт республика һәм район газеталары гына ия хәзер. Иң гаҗәбе, район гәҗитләре гадәттә ике телдә чыга бит, менә шуннан бары тик урыс теллесе генә субсидиягә ия. Ә татар теллесе коммерцияле басма санала. Аңлашылмый торган гаҗәп хәлме? Хәер гаҗәпләнәсе юк, Мәскәүгә бүген урыс теленнән башка телләр комачау, бар милләтләр дә урыслашырга, бары тик урысча гына сөйләшергә тиеш дип тырышалар. Татарны һәм башка халыкларны үз ана телләрендәге вакытлы матбугатсыз калдыру мөһим. Мәктәпләр татарныкы түгел бит инде. Укый-яза белмәгән милләт бер буыннан соң ана телсез кала торган милләт ул. Тагын бер-ике буыннан теле дә онытылачак. Гаяз Исхакый күрәзәче кебек бик дөрес фаразлаган. Ул бер гасыр элек, ике йөз елдан инкыйраз, дигән иде. 100 елы үтте, тагын 100 ел түзәрме, әллә иртәрәк җитәрме ул инкыйраз... 

Күңелнең өметсезлеккә биреләсе килми. Ләкин 10 ел элек яхшырак булган, кичә бүгенгегә караганда әйбәтрәк иде, дигән нәтиҗәләр тынгылык бирми. Мин моны тәрәзәдән дә күрәм. Редакциябезнең тәрәзә каршында гына диярлек чүп ташлау урыны. Ара-тирә күз шунда төшә. Шушы мәкаләне язып бетергәнче генә дә 3 кеше (мин шуларны гына күреп калдым, күбрәк тә була ала) шул чүплекне актарып, сумкасына нидер салып алып китте. Карап торам, чүплектә дә хәзер әллә-ни мантып булмый торгандыр. Дөрес, хөкүмәтнең бер яхшы гамәле булды, халык исрафның ни икәнен аңлый башлады кебек, бүген ризыкны элекке кебек типкәләп йөрүчеләрне күргәнем юк. 

Тагын бер иске-яңа хәбәр мәгълүм: хөкүмәт киләсе елда ял көннәрен билгеләде. Яңа ел каникулы 12 көнгә сузылачак – 31нче декабрьдән 11нче гыйнварга чаклы. Моңа сөенергәме юкмы? Белмим, сөенүчеләр дә бардыр. Әмма мин канәгать түгел мондый каникулдан. Эшмәкәрләр дә зарлана. Чөнки 12 көн буена бар нәрсә туктап кала. Предприятиеләр эшләми, җитештерү юк. Бу хакта ризасызлык, бәхәсләр еллар буе дәвам итә, ләкин ел саен шушы карар кабул ителә. Яңа ел каникуллары кесәләрне чистарту өчен менә дигән мөмкинлек ул. Дөрес түрәләр бу вакытта ял итә, өйләрендә түгел билгеле, чит илләрдә, ял базаларында. Ә менә халык... Нишләсен ул, өйдә ята. Кемдер эчә, кемдер эшсезлектән интегә. 12 көннән ялыгып, туеп эшкә чыга, кемдер айнырга тырыша. Бу русияленең гадәти тормышына әверелде. Мондый каникул язын яки җәен булса, һәркем шатланыр иде. Димәк, бер генә нәтиҗә – инанырга була: хакимияттәгеләр үзләренә ял оештыру өчен каникул булдыра... 

Ләкин төшенкелеккә бирелмик әле: киләсе елда «Безнең гәҗит»сез калмас өчен аңа язылырга онытмагыз. Инде әйткәнемчә, быел киләсе елга язылу бәяләре бик нык артты. «Безнең гәҗит»кә 6 айга язылу бәясе 961 сум 74 тиенгә җитте. Ләкин 1нче октябрьдән 10ысына чаклы абунәче ункөнлеге үтәчәк. Бары тик шушы вакытта гына газетабыз 107 сум 34 тиенгә арзанрак буласы, ягъни 854 сум 40 тиен. Ә «Шифалы гәҗит» газетасы бу ункөнлектә 45 сумга арзаная – 6 айга язылу хакы 336 сум. Башка вакытта язылу хакы 381 сум. 

Русиядә тарала торган газетабыз исеменә «Русия» сүзе дә өстәлә. Почтадан аны үз төбәгегездә «Безнең гәҗит Русия» дип сорагыз. ИНДЕКСЫ – П3320. 

Тагын бер ункөнлек 3нче декабрьдән 13нче декабрьгә чаклы планлаштырыла. Шушы вакытта язылып калырга киңәш итәм. 

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии