Хәлләр ничек? Алда чәчәк...

Хәлләр ничек? Алда чәчәк...

Русиялеләр Владимир Путинга ышана, дияргә нигез бар. Русия президенты ил белән идарә итү чорында якты киләчәкне бер генә тапкыр планлаштырмады. Шуңамы ВЦИОМ үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, тиздән тормышлар яхшырачагына русиялеләрнең 54 проценты өметләнә икән. Дөрес, президент матур киләчәкнең кайчан буласы төгәл вакытын әйтмәде әле. Шуңамы, ВЦИОМ үткәргән сораштыруда  катнашучыларның 27 проценты хакимияттән берни өмет итми. Кешеләрнең 14 проценты теләсә нинди сценарийга әзер булуын әйткән. Русиялеләрнең 47 проценты халыкара сәяси мәйданда яхшы якка үзгәрешләргә өмет итә. 31 процент, ничек бар, шулай калачак, дигән фикердә. Калганнары хәлләр катлаулана дигән пессимистик фикердә.

Киләчәккә өмет булу яхшы күренеш. Әмма вәзгыять нинди булыр, дигән сорауга җавап бирү кыенрак, хәер, ярамый да. Бары тик өметләнергә генә кирәк. Украина белән бәйле махсус операция төгәлләнми торып, тормышларыбыз элекке халәтенә кайтыр, дияргә иртәрәк. Бу нисбәттән уңышка ирешер өчен гомум мобилизация игълан итәргә өндәүче сәясәтчеләр дә бар. Мондый чакыру, аерым депутатлар, башлыча КПРФ лидеры Геннадий Зюганов авызыннан да яңгырады. Ул Украинадагы низагны махсус операция дип атаудан баш тартып:

– Безнең җиңелергә хокукыбыз юк. Хәзер паникага бирелергә кирәкми. Тулы мобилизация, бөтенләй башка кануннар кирәк, – диде.

Аңарчы мобилизациягә «Бердәм Русия» депутаты Михаил Шеремет та өндәде: «Тулы мобилизациясез, илне хәрби рельсларга күчерүсез, без Украинада тиешле нәтиҗәләргә ирешмәячәкбез», дип белдерде.

Ә рәсми Кремль мобилизация турында сүз алып барылмавын искәртә. Президент сүзчесе Дмитрий Песков.

– Хәзерге вакытта моның турында сүз алып барылмый, – дип җавап бирде журналистларның мобилизация турында соравына.

Дөрес, бүген теләүчеләр Украинадагы махсус операцияләрдә катнаша ала. Хәрби комиссариатлар шундый иреклеләрне туплый. Андый гаскәриләр Татарстанда да тупланды, туплана.

Ә болай тормышыбыз гадәти яссылыкта дәвам итә, махсус операциянең йогынтысын көндәлек көнкүрешебездә сизмибез, диярлек. Быел язын килеп чыккан дефицитлык та юк. Проблемалар шул ук: милләт, тел һәм мәгариф мәсьәләләре борчуга сала.

Арада Төмәндә яулык бәйләүне тыю турындагы низагка тукталырга булдым.

2нче сентябрьдә Төмән шәһәренең 88нче мәктәбенә хиҗап киеп килгән укучыны кертмәскә теләгәннәр. Әлеге низагны кызның әнисе видеога төшереп барган. Мәктәп мөдире Елена Головчак кызның башыннан яулыгын салуын таләп иткән. Соңрак ул видеода «Мәктәптән чыгыгыз! Мин полиция чакырам», дип әйтә.

Вице-губернатор тыкшынуыннан соң мәктәптә яулык бәйләп йөрергә рөхсәт ителде, ләкин вакытлыча. Инде менә рәсми рәвештә тыйдылар. «Ата-аналарның сайлау хокукы бар: йә балалары мәктәп формасы таләпләрен үти, йә башка җирдә укый, башка юл белән белем ала», – диелә мәктәп идарәсе шурасы карарында.

Русия уку йортларында яулык бәйләп йөрү проблемасы һәрдаим туып тора. Андый низаг ике ел элек Омск көллиятендә булды: хиҗап кигәне өчен дәрескә кертелмәгән укучы Алинә Нәүрүзова мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Ләкин мәхкәмә аның шикаятен канәгатьләндермәде.

2020нче елда Екатеринбург шәһәрендәге Свердловск өлкә медицина көллияте абитуриентына уку йортында хиҗап киюне тыйдылар. Саранск шәһәрендә, Мордовиядә охшаш низаглар булды.

Гомумән, яулык япкан кызларга негатив карашларны шәхсән үземнең дә үзебезнең татарымыз авызыннан да, хәтта татар телендә дә еш ишеткәнем бар. Бу кызлар кыска итәк киеп, ярым чишенеп йөрсәләр, бернинди тыюлар, мәхкәмәләр булмас иде, минемчә.

Хәер аптырарлык хәлләр булып тора инде ул Русиядә. Әнә Русия юстиция министрлыгы «Сәхих әл-Бохари»ның урыс теленә тәрҗемә ителгән бер китабын экстремистик басмалар исемлегенә кертте. Китапны Татарстанда, мөселман иле дип саналган республикабызда тыйдылар. Мондый карарны Лаеш мәхкәмәсе узган елның декабрендә чыгарды. Татарстан югары мәхкәмәсе Лаеш мәхкәмәсе чыгарган карарны үзгәрешсез калдырды. Нәтиҗәдә Татарстанның мөселманнар даирәләре арасында абруе төште. Бу хәлне Чечня башлыгы Рамзан Кадыров кискен тәнкыйтьләде, басманы яклап чыкты.

«Сәхих әл-Бохари» гына түгел, тагын берничә мөселман китабы Татарстанның Лаеш районы мәхкәмәсе тарафыннан тыелган булып чыкты.

Ел башында Русия мөфтиләре, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, хокук белгечләре видеоконференция уздырып, Русия мәхкәмәләре тарафыннан Коръән тәфсирләре, Бохариның хәдисләр җыентыклары һәм ислам тәгълиматы нигезе булган башка китапларның тыелуы проблемасы хакында фикер алышканда да мөселманнарның ваемсызлык мәсьәләсе күтәрелде.

Конференциягә җыелучылар Лаеш мәхкәмәсе карары турында җәмгыятьтә шау-шу күтәрергә кирәк дигән уртак фикергә килде. Ләкин ул сүздә генә калды, конференциядән соң шау-шу булмады. Шау-шу берничә көн элек ислам китапларын тыюны Чечня башлыгы Рамзан Кадыров хөкем итеп чыккач кына башланды.

Лаеш мәхкәмәсенә бирелгән алты китап 2017нче елны Казан һава аланында Руслан Хәйретдиновтан алынган. Алар шикле әдәбият дип экспертизага җибәрелгән. Бу исемлеккә Габдерахман әс-Сәгыйди язган «Изге Коръән тәфсире»ның өч томы, һәм өч хәдисләр җыентыгы – «Сәхих әл-Бохари», «Изгеләр бакчасы» һәм «Бүлүк әл-Мәрам» китаплары керде. Идел буе районы транспорт прокуратурасы бу басмаларны тыюны таләп итеп шикаять бирде. 9нчы декабрьдә мәхкәмә бу таләпне өлешчә генә канәгатьләндерде. Мәхкәмә карарына ярашлы, өч басма – «Тәфсир»нең беренче томы, һәм ике хәдисләр җыентыгы – «Сәхих әл-Бохари» һәм «Бүлүк әл-Мәрам» экстремист материал дип танылды.

Тыелган «Сәхих әл-Бохари» – алты төп сөнни хәдисләр җыентыгының берсе. Ике гасыр дәвамында телдән тапшырылып килгәннән соң, хәдисләрне урта гасыр дин белгече Мөхәммәд әл-Бохари җыеп алган. Кайбер дин әһелләре аны Коръәннән соң икенче иң хак китап дип саный. [Сәхих сүзе гарәп телендә чын, хак дигәнне аңлата]

Лаеш район суды карары нигезендә Русия Юстиция министрлыгы 2022нче елның 29нчы августында җыентыкны экстремистик материаллар исемлегенә кертте.

Кызганыч, бик кызганыч, әлбәттә...

Ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

P.S. Сүз уңаенда газеталарыбызга киләсе ел өчен язылу компаниясе баруын да искәртәм. 3 – 13нче октябрьдә ташламалы язылу ункөнлеге үтә. Ташламалар саллы, уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз. Тулырак мәгълүмат 1нче биттә.

Комментарии