- 13.06.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Үзәк Банк хисабына караганда апрель аенда гына да халык бурычка 527 млд сум алган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 13 процентка зуррак. Хәзер бурычларның гомуми күләме 30 триллион сумнан артып киткән. Шул ук вакытта вклад кертемнәре кими бара. Бу халыкның реаль кереме кимү, матди хәле начараюга бер ишарә булып тора ала. Хәлләр алга таба да өмет уятмый. Әнә инфляциянең барлыгын сиздерә торган төп билге – АЗСлардагы бәяләрне күтәреп куйдылар. Мин әле кайчан гына үзем даими йөри торган ягулык салу станциясендә А-92 маркалы бензинны 45 сум 85 тиенгә ала идем, инде узган атна ахырында 46 сум 50 тиенлек бензин салдым.
Бурычка яшәүнең авыр ягы да бар бит – алган акчаны кайтарасы... Быел бурыч алулары турында «оныткан» русиялеләр саны беренче кварталда 14 миллион ярымга җитә язган, узган елдан 2 миллион 900 мең кешегә арткан. Приставлардан алынган мәгълүматлардан чәчләр үрә тора: аңа ышансаң, һәр унынчы русияле бурычын кайтара алмый.
Инфляция авызлыклана, стабиль үсештә без, Русиядә хәерчеләр саны кими һ.б.шундый матур хисапларны күп ишетсәк тә, менә шушы бурычлылар саны, һәр унынчы кешенең алынган кредитларын кайтара алмавы, Русиядәге реаль хәлләрне, илебезнең икътисады торышын тасвирлый.
Бурычлы халык илнең икътисады өчен начар күрсәткеч булса да, ул сәяси вәзгыятьне әйдәләүче хакимият өчен файдалы. Бурычлы сүз тыңлаучан була бит. Ул эшен югалтудан курка, сүз әйтергә, ризасызлык белдерергә шүрли. Аның ипотека түлисе бар, фатирлы буласы, балаларын кеше итәсе... Бездә бүген кеше туганнан бурыч түлисе дип яшәргә өйрәнде бит инде. Хәтта дәүләт алдында да без мәңгелек бурычлы, шуны тукып торалар... Кайда калды икән безнең бушлай фатирлы булган чорлар, бушлай медицина, бушлай белем алу мөмкинлекләре. Бер бурычсыз яшәлгән икән. Совет чорын безнең буын яшьлегебез өчен генә түгел, әнә шулай бурычсыз яшәп алганыбыз өчен дә сагына. Укырга керәсеңме, эшкә урнашасыңмы – тулай торакта урын көтеп тора, аннан фатирга чиратыңны көтәсең... Акча мөһим түгел иде, әмма һәркем үзен кеше итеп хис итә иде. Ә бүген кесәңдә акчаң булса гына кеше итеп саный аласың үзеңне. Русия көнендә әнә шундый фикерләр килде әле башыма.
P.S. Сүз уңаенда искәртәм, газеталарыбызга язылу төгәлләнеп килә, бу көннәрдә ташламалы бәяләрдән дә язылып калып була. Әмма 20нче июньдә ул төгәлләнә.
Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии