- 13.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Һәртөрле кыенлыклар, чикләүләр кертелүгә карамастан, 12 июньдә Русия башкаласында һәм башка шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да оппозициянең каршылык җыеннары үтте. Казандагы митингны «Яблоко» фиркасенең Татарстан бүлеге һәм «Казан ватандашлар берлеге» оештырды. Чарага 300ләп кеше җыелды. Ә менә Мәскәүдәге каршылык чарасына рәсми мәгълүматларга караганда 20 мең, ә кайбер чыганакларда 40 меңләп кеше чыккан иде, дип хәбәр ителә. Митинг-пикетларны оештырган өчен җаваплылыкны катгыйландырган законны ашык-пошык кабул итү дә, оештыручыларны нәкъ менә марш вакытында сорау алу өчен органнарга чакырту да, 1 көн элек аларда тентү оештыру да оппозицияне өркетмәде. Аларда күпсанлы пропаганда материаллары һәм дәүләткә каршы шигарьләр «табылган» дип белдерә көч структуралары.
Хәер, бу юлы хокук сакчылары да үзләрен әдәпле тотты. 6 майда булган провакацияләр сизелмәде. Һәм бу Владимир Путинның тагын алты елга Президент кәнәфиенә кайтуыннан соң беренче зур җыен булды. Алга таба оппозиция хәлсезләнмәсме? Бу сорауга һәркемнең үз фаразы бардыр. Кемдер митингларны чикләүче законны хакимиятнең тырмага басуы дип бәяләсә, кемдер властьның җиңүе, сүз иреге кысылачак, дип фараз кыла, өченчеләре оппозиция тагын да кырысланыр, көчәер дип уйлый. Мин исә, үземнең аңлатмаларыма кадәр, «Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсенә куелган фикер белешү нәтиҗәләрен тәкьдим итәм.
Дәүләт Думасы һәм Парламентның түбән һәм югары палаталары кабул иткән законны Путин да көне-сәгате белән имзалагач, интернет сәхифәгә «Митингка чыксаң, беттең…» дигән нәни мәкалә урнаштырган идек. Мәкалә астына укучыларыбыз әнә нинди фикерләр калдырган.
***
UA:F [1.9.17_1161]
– бераз көтәсе…
Инде болай да халык күптән үзенчә, дәүләт системасы үзенчә бит инде, ике арада упкын бар кебек. Халык фикеренә колак салу юк иде болай да, хәзер инде урамга чыгып үз сүзен әйтүгә дә киртә куеп маташалар. Ил белән идарә итүдә сайлау аша катнашу хокукы кәгазьдә бар, чынлыкта яртылаш урланган. Халык сүзен тыңларга түгел, ишетергә дә теләмиләр күрәсең. Ерак китәбез дип уйлыйлар микән шулай? Дәүләт халыкка каршы торганда, нинди алга хәрәкәт була алсын икән? Ә демонстрацияләр иреге, сәяси оешмаларга берләшү иреге бу закон белән ничек туры килә икән?
Равил.
***
– Пружина системасы булачак, халыкны пружина кебек катырак кысканнан кыса баралар, ныграк кысылган пружина кире үз формасына кайтканда юлындагы киртәләрне әллә кая очырачак. Үз халкын күрә алмаган дәүләт кайда бар икән тагын?! Акчасы булмаганын белә бит ул урамга чыгарга теләгәннәрнең, шуңа күрә тагын да күбрәк мыскыллап штраф белән куркыта. Шулай итеп кенә җиңеп булыр дип уйлыйлар микәнни?!UN:F [1.9.17_1161]
Гений
***
Чынлап та, әлеге законны гамәлгә куеп, хакимият үзе дә көтмәгән кире реакция дә алырга мөмкин, дип фараз итә кайбер сәясәтчеләр. Алдагы көз-кышта каршылык акцияләре көчәеп, вәзгыять кискенләшү ихтимал дип уйларга нигез бар. Кризиска таба кереп барабыз. Төп таянычыбыз – нефть арзаная. Димәк, бәяләр артачак, инфляция халыкның хәлен кискенләштерәчәк. Хакимият тырмага басмыймы?
Бездә берүк тырмага басу гадәти хәл шул. Бүгенге хакимият белән 20нче гасыр башындагы Русия арасында параллель үткәрергә мөмкин дияр идем мин. Ул чакта да Русия патшасы Романов оппозицияне ишетергә теләми. Ул чакта да демократик үзгәрешләр таләп итүчеләр кискен рәвештә эзәрлекләнә. Һәм нәтиҗә – революция.
Бүген Русиядә сүз иреге бар да кебек, ләкин шул ук вакытта юк та. Вакытлы матбугат, радио-ТВ хакимият кулында. Сүз иреге башлыча, коррупция, әшнәлек, эшмәкәрлек өчен комачаулыклар тудырылган җәмгыятьтә була да алмый. Әмма мондый халәттә озак көн күрә алырбызмы? Җен кувшиннан чыгып очты, аны кире куып кертү, ай-һай, мөмкин микән?! Суд-хакимият системасында гаделлекнең булмавы, полициядәге чатаклыклар оппозициянең позициясен ныгыта гына. Якын киләчәктә тирәнәячәк икътисадый кризис протест ярсуын тагын да арттырачак. Бүген хакимияткә килешү, тыңлый белү сәләтен кичекмәстән барларга кирәк. Юкса, соң булуы ихтимал. Ә хакимият проблема барлыгын танырга да теләми, төрле ялганнар, ялалар һәм тыюлар аша оппозиция авызын томаламакчы. Хакимият тарафыннан оештырылган «Бердәм Русия» фиркасе тарафдарлары бары тик власть мәнфәгатен генә кайгырта. Митинг-пикетларны оештыруны чикләү турындагы закон проектын шулай кабаланып кабул итү моңа бер дәлил. Янәсе, протест акциясенә чыгучылар башкаларга комачаулык тудыра. Бүген хакимият футбол-хоккейның исерек фанатларыннан да курыкмый, ә протест акцияләренә чыккан оппозициядән коты чыга. Мин исә, протест акцияләреннән түгел, фанатлардан шүрлим. Берәр җиңү яуласак, Алла сакласын, тагын да куркынычрак – җиңелсәк, балаларымны өйдән чыгармаска тырышам, үзем дә өйдә утыру иминрәк, дигән позициядә торам.
Бүген җәмгыять 2 катламга бүленде. Бер якта халык, икенче якта хакимият. Һәм минем карашка, бу катламнар бер-берсенә комачау итә башлады бугай. Әле бәйрәмнәр алдыннан гына республикабызга Премьер-министр Медведев килеп китте. Шул уңайдан халык чираттагы тапкыр кисәтелде: үзәк урамнарга керми торырга!!! Туктагыз, мин ник Медведев, я башка түрә килгән дип шәһәремнән таярга тиеш соң? Аларга комачау итәммени?! Бәлкем, комачаулыклар тудыручы халык күп булган шәһәрдән күчерергәдер хакимиятнең үзен, алар өчен халык азрак булган урында үз шәһәрчекләрен булдырыргадыр. Шуңа күрә, кем ничектер, минем котым чыга, берәр делегация килә күрмәсен инде калабызга. Әле универсиада узганчы шактый михнәтләр күрәсебез бар. Әллә берәр җиргә китеп торырга инде…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Шамил АБДЮШЕВ фотосы.

Комментарии