- 13.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №19 (11 май)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
1945нче елның язы менә тагын бер елга ерагайды. Җиңү көннәрен билгеләп үтүнең 55 елы минем белән узды. Тик мин аның 1975нче елгысын гына хәтерлим. Аңарчы ничек булганы исемдә түгел. Бөек Җиңүнең 30 еллыгына һәр авылда һәйкәлләр булдыру максаты куелган иде бугай. Без – мәктәп балалары, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып авылыбызның клубы каршындагы һәйкәлне ачу тантанасында концерт куйдык.
Гомумән, Совет чорында 9 май 1нче май күләгәсендәрәк кала иде шикелле. Демонстрацияләр дә шул чакта уза. Студент елларында шәһәр демонстрацияләренә мәҗбүри куылулар белән хәтердә ул… Укытучылар исемлек буенча махсус тикшерәләр. Берничек тә качып булмый. Юкса, авылга кайтасы бар бит. Һәм без чемодан-сумкаларыбызны асып мәйданнан шәһәр түрәләре каршыннан узабыз. Колоннаның уртасыннан атлаучылар кырыйдагыларның да сумкаларын тота. Мәйданны үтүгә вокзалга чабасы…
Бүген шул демонстрацияләрне сагынучыларны очратырга туры килсә, ясалма пафослы бәйрәмнәр искә төшә дә, аның якты истәлекләр белән бернинди уртаклыгы юк, дип нәтиҗә ясап куям. Ул яшьлекне, күңелле тиле яшьлекне сагыну гынадыр, дип уйлыйм.
ЯРАЛЫ ЯЗМЫШЛАР
Сугыштан яраланып, аксап кайткан әтиемнең гомере бик кыска булды. Мин аны хәтерләмим дә диярлек. Ләкин аның сугыш турындагы киноларны карамавын әйтәләр иде. Ялган күрсәтәләр, немец андагыча җүләр, куркак түгел иде, дия торган булган ул. Яраланган килеш урманда сазлыкта чолганышта калып 2 атна шуышып йөреп, аздан гына әсирлеккә эләкми калган әтием. Фашистлар яныннан үтеп киткән, ә әтием үлгән ат астындагы чокырга качып котылган. Гөмбә, агач яфраклары, кайры кимереп 2 атна азаплангач кына алар безнекеләр ягына чыга ала. Фронтовиклар белән очрашуларга чакыруларга карамастан, ул йөрмәгән. Сугыш кызык түгел ул, чын сугышны искә төшерергә дә куркыныч, дия торган булган.
Әсирлектә булган Исмәгыйль җизнәм дә берни сөйләми торган иде. Ул 9нчы май көнендә өйдә берүзе бикләнеп күңелен аракы белән юа торган иде. Кызганыч, фронтовик, ветеран исемен ала алмыйча, әсирлеккә бирелгән сатлыкҗан аты белән китеп барды. Ач-ялангач килеш таш чабуларын әйтеп куя иде. Безгә, әмәлчән булырга кирәк, дип акыл биргәне исемдә. Мин шинелемнең итәген кисеп бияләй тегеп өшемичә калдым. Бер дустымны шул кадәр үгетләдем, иренде. Икенче көнне ул әйләнеп кайтмады. Хәлсез, күшеккән әсирләрне немецлар аталар гына иде, дигән иде үзенең киңәшенең төпле икәнен исбатлап.
Гомумән, әнием дә 9нчы майны көтеп ала иде, дип белмим. Моңсу иде аларга бу көнне. Бик укырга теләсә дә, 5 класстан китәргә, фермада эшләргә, бүреләр белән алышырга туры килгән аңа. Черек бәрәңге һәм кычыткан иде ризыгыбыз. Өйдәге малдан үзебезгә эчәгеләре генә кала иде. Займ түләп, көн-төн эшләп җиңдек без, ди торган иде мәрхүмә әнием. Кышкы бураннарда 50шәр километрдан чана тартып чәчүлек орлык ташулар үзәкләргә үтте, дия иде. Ул ашлыкны ник тулаем себереп алып китеп, язын чәчәр өчен кабат ташытканнардыр. Ятимә кызга икеләтә авыр булгандыр шул ул еллар. Ул караган көтүдән бер атны бүреләр аның күз алдында егып салып ашагач, айдан артык авырып яткан ул. Үги әти, хәзер сыерсыз калдырасың безне, дип сүккән. 13 яшьлек бала ни эшли ала соң?!
Әллә шул хатирәләрем тынгы бирмиме, никтер 9нчы майны мин үзем дә эчке бер моңсулык белән үткәреп җибәрәм. Миллиардлар исраф итеп Мәскәүдә Кызыл мәйданнан болытларны кууны да, хәрби техниканы күрсәтүне дә исраф гамәл, дип кабул итәм. Хәрби куәт белән мактанасы түгел, аны киметәсе, низаглардан качасы иде. Бөек Җиңү көне ул ихлас бәйрәм булырга тиеш. Ләкин кыйммәтләр үзгәреп бара. Дөресрәге, ул әле хакыйки чынбарлык булырга өлгермәде дә бугай. Моңа сугыш чоры балаларының, сугыш ятимнәренең рәнҗүле карашлары да өстәлә. Газаплы балачак, яшьли тормыш дилбегәсен тарткан бу кешеләргә тиешле игътибар бар, дип әйтә алмыйм.
Киләчәктә мин бу бәйрәмне авыр-газаплы елларны җилкәләрендә күтәргәннәрне искә алу, хөрмәтләү көне итеп күз алдына китерәсем килә. Инде берничә ел бик матур күренеш киң җәелеп китте. Томск журналистлары башлап җибәргән бу акция хәзер бөтен ил күләмендә үткәрелә. Үлемсез полк дип аталган демонстрациягә һәркем үзенең бабасын, якын кешесенең фотосын тотып урамнан уза. Киләчәктә мәйданнарны үтерү коралы түгел, менә шушы кешеләр агымы гына иңләсен иде. Хәрби парад илнең абруен арттыра торган эш түгел ул, һәрхәлдә мин шулай уйлыйм.
Бәйрәм белән хөрмәтле ветераннарыбыз. Күз яшьләре аша шатлана торган бәйрәм белән!
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Ихлас бәйрәм,

Комментарии