Пандемия кайда хәвефлерәк?

Пандемия кайда хәвефлерәк?

Әле генә сәфәрдән кайттым. Төркия миңа бик ошый, беренчедән мин анда кем әйтмешли: «ачтан үлмим». Ипилек-тозлык кына булса да аралаша алам. Мине төрекләр аңлый, мин аларны төшенәм. Үзләре бик ачык күңеллеләр, хәтта аэропортта да, безнең таможня хезмәткәрләре кебек, нишләп йөрисең, дип сораулар белән дөмбәсләмиләр, хуш килдегез, дип, елмаеп каршы алалар. Контроль хезмәтендәгеләр, аңламыйчарак торсаң, тиешле юнәлешне күрсәтеп, озатып та куя. Әле сораштырырга да өлгерәләр, кайдан мин? Татар, Татарстан, дигәч, ә Казахстан, диюләренә, бераз күңел төшә инде анысы. Аңлаткач, аңлаган кебек булалар үзләре. «Рубин» футбол командасы, дип телгә алгач та, ә Казан, дип төшенә кайберләре. Менә шундый киң күңелле Солтан иленә сәяхәт итеп кайттым. Бу беренче генә баруым түгел, хәзер ул миңа иң ошаган мәмләкәт.

«Ачтан үлмим» дигәннән, бу илдә тормыш итү бездәге кебек түгел. Мин үземнең инстаграммдагы язылучыларыма көн саен диярлек Төркиядәге тормыш турында сөйләүче репортажларны элеп тордым. Андагы җимеш бакчалары, муллык – искиткеч. Ни генә үсми, кибет-базарларында ни генә юк. Мине кунак иткән дусларымны алҗытып бетердем, бу нәрсә дә, бу ни, аны ничек ашыйлар, дип сорап. Безнең акча белән мең сумга икешәр сумка җиләк-җимеш, ашамлык төяп көчкә күтәреп кайта аласың. Кибетләрдә, базарларда сине күтәреп алгандай итәләр. Балыкның ниндие генә юк, аны чистартып бирәләр, кайтасы да, чайкатасы да кыздырасы гына. Итләрне дә кирәксә турап, кирәксә иттарткычтан чыгарып ук бирәләр, бәясе үзгәрми. Бер генә ярылы урынын да, сөяген дә кертмиләр. Сыер итенең бәясе бар анысы: килосы безнеңчә – 700–800 сум. Хәер, андый сугым итенең бәясе бездә дә шул чамага тарта язадыр.

Бензин кыйммәт: 95нче бензин 78 сум тирәсе, 92нче юк. Электр энергиясе кыйммәт. 2023нче елдан Төркия үзендәге казылма байлыкларны таба башлый. Анда нефть, газ, алтын күп. Тик Ата Төрек инглизләр белән тынычлык бәрабәренә казылма байлыкларны табудан баш тартам, дип 100 елга солых төзегән булган. 23тә вакыты чыга. Шуңа күрә Төркиядә Американы, Англияне бик өнәп бетермиләр. Аннары АЭС та төзелеп ята. Кояш, җил батареялары күп. Кыскасы, төрекләрнең үсеш потенциалы алда, Аллаһы боерса.

Төрек халкы үзе бик итагатьле. Ашыкмас, безнең кебек юкка-барга каударланып чапмас. Ул сүзендә дә тормаска мөмкин, анысы, бу аның өчен оят түгел. Билле нәни стаканга каты чәй ясап, шуны ярты көн ялмап утыра алалар. Тәмәке күп тарталар. Хатын-кызлар арасында да мондый гадәт киң таралган. Тагын алкоголь бик кыйммәт, бездәгегә караганда 2-3 бәя, әмма эчүчене күргәнем юк…

Бу дүшәмбедән Төркиягә йөрүгә карата чикләүләр кертелде. Русия мәгълүмат чараларын карагач, Төркиядә фаҗига дип уйлап куярсың. Әмма анда бернинди паника юк. Мин килгәндә якшәмбе көннәрендә карантин иде, узган атнадан шимбә көннәре дә карантин дип игълан ителде. Ял көннәрендә урам-паркларга чыгып йөрергә ярамый, якындагы кибеткә генә барып килергә була. Туристларга рөхсәт анысы. Гомумән, мин биредә жандармнарның кешеләргә, сакланмыйсыз, дип штрафлар салып йөргәнен күрмәдем. Халык бик аңлы, битлек кияргәме, юкмы дип бәхәсләшми. Кибет-автобусларны әйткән дә юк, урамда да каршыга очраганда йә читтәнрәк узышалар, йә битлекләрен тартып куялар. Самолетта да стюардессалар битлек киюне гел кисәтеп торды. Инде менә Казан аэропортына аяк баскач, минем юлдашларымның яртысы битлекләрен салып куйды, йә иягенә элде. Шулай булгач, кайда хәл киеренке дигән сорауга мин аптырабрак калам. Төркиядә түгел, дип кенә әйтә алам. Анда статистика дөрес, тест үткәрү киң җәелдерелгән, шуңа авыручылар күп ачыклана. Аларга бушлай дарулар бирәләр, һәркемгә битлекләрне бушлай өләшәләр. Күпләр стоматологлар киеп йөри торган каскалар кия, алары да бушлай бирелгән…

Ә инде чикләрне ябуга килгәндә, бу чираттагы сәясәт, дип кенә фаразлыйм. Эрдоган Украина белән гәпләшә бит, Кырымны безнеке, дип санамыйм, ди… Менә хәзер әҗерен күрә: туристларсыз кала. Бераздан помидорларын да ашамый башларбыз. Беренче тапкыр гына түгел бит. Безнең өчен бу икеләтә «файда»: Эрдоганны «акылга утыртабыз», кешеләрне үзебезнең Кырымнарга барырга мәҗбүр итәчәкбез. Тик, Кырымдагы сервис, бәяләр Төркиянеке белән чагыштырырлык түгел, дип әйтәләр шул күргән-белгәннәр. Ялын планлаштырган гади халык тагын төп башында кала инде… Кызганыч, сәясәт өчен гади халык җавап тота.

Һәркайсыбызга саклану чараларын күрүне киңәш итеп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии