Каравыл, чүпкә күмеләбез

Каравыл, чүпкә күмеләбез

Минем балачагым һәм хәзерге табигать... Чагыштырырлык та түгел. Бәдрәф кәгазенең ни икәнен белмәдек, тозлы кильки балыгын гәҗит кәгазенә сөртеп ашый идек. 1 һәм 3 тиенлек газлы суны автоматтан берүк стаканнан эчтек. Без бит авыл балалары, басуда, урманда йөреп сусасаң, очраган сулыктан башыңдагы кепка аша сөзеп су эчәсең... Бакча җимешләрен юып торырга җае да, суы да юк, ыштаныңа сөртәсең дә кимерәсең... Дәвам итимме? Бу бәянем бүгенге көн буынга котчыккыч булып тоелыр. Антисанитария, пычраклык... Бәлкем... Тик ни хикмәт, без бит авырмадык. Инфекцияләр дә, эпидемияләр дә булганын хәтерләмим. Безне менә шундый шартлар чыныктырып үстерде. Аннан соң табигатькә чыга идек, учагын да ягабыз (ул чакта пешерсәк, шул бәрәңге тәгәрәтә идек инде), әмма артыбыздан чиста чирәм кала. Хәтеремдә 19нчы майда пионер туган көндә бар мәктәп балалары сафларга тезелешеп, кулларыбызга үзебез ясаган чәчәкләр тотып, җырлашып болынга чыга идек. Балык тотабыз. Һәр класс шул тотылган балыкларын кыздыра, өйдән алып килгән бәрәңгеләрне пешерәбез. Сыйланабыз. Аннан уеннар башлана, бәйрәм «Дуслык учагы» белән төгәлләнә. Мәйдан уртасыннан чирәм өслеге куптарып алына да, шул урында йолдыз формасында урын билгеләп, агачлар өелә... Менә шул «Дуслык учагы» әйләнәсендә уйныйбыз, теләкләр әйтәбез... 
Әйтеп бетергесез күңелле. Ел дәвамында көтеп алына торган иң кадерле бәйрәмебез. Ләкин безнең бәйрәм мәйданы чиста, учак урыннары да ямь-яшел кала иде. Укытучыларыбыз табигатьтә учак якканда башта чирәм үскән кәсне кисеп алып кырыйга өяргә өйрәтте, аннан учакны сүндереп кире тезәсең. Бүген дә бу «белемем» әйдәп бара. Гаиләм дә бу хакта белә. 
Табигатьнең иң зәһәр дошманы кеше бит. Ел да урман янгыннары бимазалый. Ташлап калдырылган пыяла, пластик шешәләр, корылык вакытында кояш нурларын сындырып коры-сарыны төтәтеп җибәрә. Һәм кемнеңдер сансызлыгы никадәр байлык: гектарлаган урманны, андагы киекне юк итә. 
Кеше дигән җан иясенең үзе яшәгән җирне һәлакәткә китерү гамәлләрен санап бетерә торган түгел. 2010нчы елгы аномаль эсселекне һәм корылыкны хәтерлибез. Кечкенә генә шырпы кисәгеннән дә ут кабарга тора. Юл кырыйларында кипкән үлән яна. Ни өчен яна? Чөнки машина тәрәзәсеннән сүндерелмәгән тәмәке төпчеге оча. Мондый җинаятьчел саксызлык, ваемсызлык әллә нигә бер очрый торган күренеш түгел, адым саен. 
Казан элеккеге мэр Камил Исхаков тырышлыгы белән танымаслык булып чистарды. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның «Тузган торак» программасы аркасында үзгәрде. Казанның меңьеллыгы, аннан соң универсиадалар башкалабызны Ауропа стандартлары белән чагыштыра торган дәрәҗәгә күтәрде.
Әле моннан 30–40 еллар элек кенә Мәскәүдән Татарстан фирма поездына утырып Казан вокзалына килеп төшәсең. Сине Сәйдәш маршы каршылый. Һәм... син чүп оясына әйләнгән урамнар буйлап китеп барасың. Ул Бауман урамы тыкрыкларындагы ташландык өйләр, батып үлмәле бәдрәфләр... әле дә күз алдымда. Бүген Казан кунагына шул хакта сөйләсәң – ышанмас.
Әмма бар да ал да гөл түгел шул әле бүген дә. Чүп ташлау урыннарына, бигрәк тә иске йортлар янындагы мәйданчыкларга керә торган түгел. 2018нче елда Казанда чүпләрне аеру турында сүз кузгалды һәм аерым савытлар куелды. Ләкин ул бүген форма өчен генә кебек тоела. Хәер, күпләр бу яңалыкка игътибар да итмәде. Мин пакетымнан чыгарып пластик савытларны аерым кәрҗингә салам. Ә минем янәшәмдәге барын да бергә тотып бәрә. Үзеңнең чүбеңнән тиешлесен аерып алу кыен микәнни соң?! 
Әдәп юк шул бездә. Белем биреп кенә калмаган, әдәпкә, тормыш итәргә дә өйрәткән, табигатьне сакларга кирәклеген аңлаткан укытучылары булмагандыр инде бу кешеләрнең дип уйлыйм мин. 
Хәер ул чүпне алып китү дә шактый сораулар тудыра. Чүпне аерым җыю баштагы мәлдә эшләде кебек. Әмма соңгы елларда бөтенләй аңлашылмый торган хезмәткә әйләнде. Минем аерым җыелган чүпне дә, тегеләрен дә бер машинага төяп киткәннәрен күргәнем булды. Моңа чүп реформасы сәбәп булды. Чүп чыгару өчен аерым түләү кертелгәннән соң, әлеге төшемле эштә эшләргә теләүчеләр артты. Күптән түгел, Күчемсез милекчеләр ширкәте (ТСН) рәисе белән сөйләшергә туры килде. Чиста, пөхтә эшләгән компаниягә эшләргә ирек бирмичә, кысрыклап, икенчесе килде. Хәзер контейнерлары да җитми, өлгермиләр дә, аерым җыелган чүпне дә шунда гына аударалар, дигән иде ул берничә ай элек. Авылларда да бүген капка төбенә капчыкка салып чыгарып куелган чүпне ике-өч атнага бер тапкыр җыеп алып китәләр. Әмма авыл чистарды димәс идем. 
Чүплектәге хәлләргә бик нык эчем поша. Кирәксә-кирәкмәсә синтетик химия продуктларын алу, аларны кулланып булу мөмкинлеге була торып чыгарып ташлау планетабызны һәлакәткә илтәчәк бит. Минем өйдә шул сәбәптән чүпне мөмкин кадәр киметергә тырышуымны белгән танышларым арасында миннән көлгән очраклар да, мине саранлыкта гаепләүчеләр дә булгалады. 3 сумлык пакет белән баеп булса әлбәттә... 
Һәм шатландырып, көтмәгәндә Казан шәһәре җитәкчелеге авызыннан да мин теләгән фикерләр яңгырады. Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе иртәсендә күтәрде бу теманы. Аның инглиз теле укытучысы шул савытларын, пакетларын кат-кат юып куллана икән. Моңа аны әнисе өйрәткән. Бу анага рәхмәт. Менә нинди игелекле бала үстергән. Бик яхшы үрнәк бу. Мондый үрнәкләр бар. Инде хәтерләмим кем икәнен, шундый игелекле кыз, башкалар сәер дип санаган зат турында без дә язган идек. Ул полиэтилен пакетлардан бөтенләй баш тарткан. 
Бу мисалларны ниндидер гадәттән тыш каһарманлык дип бәялим. Ләкин ул искәрмә түгел, безнең яшәү рәвешебез, гадәтебез булырга тиеш ләбаса. Бу хакта безнең балаларыбыз, оныкларыбыз белергә, күрергә, үз балаларын өйрәтергә тиеш. Юкса, чүп астында калачакбыз. 
Пластик чүпләрнең гомере бик озын – йөзәр ел белән исәпләнә. Ул таркалу процессында табигатькә гасырлар буе агулы катнашмалар бүлеп чыгарып ята. Хәзер кешенең иммунитеты түбән. Сулыш юллары, аллергия авырулары, яман шеш ник арта дип аптырыйсы юк. Чөнки без үзебезне үзебез чүплибез. 
Уйлап кына карыйк: гап-гади полиэтилен пакет 500 елдан соң гына тулысынча таркалып бетә. Шул вакыт дәвамында дөньяны агулап тора. PET шешәләр дә 500 ел чери, ә менә аларның көнкүреш химиясендә кулланыла торганнары мең елдан соң гына юкка чыга. Алар вак кисәкчекләргә уала һәм җәнлекләр, балыклар ризыгына әйләнә. Коточкыч хәл, диңгез өсте, елгалар шул шешәләр белән тулы. 
Балалар өчен кирәкле подгузниклар да бик куркыныч чүп булып тора. Аларның да таркалу вакыты 500 ел. Тампоннар да шундый гомерле. Коктейльләр эчә торган көпшәләр 100 ел чери, бер кат кулланыла торган стакан 50, полиэстерол кием 200, хәтта гап-гади сигарет фильтры да 10 ел таркала, чөнки аңа пластик кушыла. Балыкчылар игътибарына: кармак җебе 600 ел чери. 
Котчыккыч саннар. Бу хакта һәркем белергә тиеш. Баласына, дустына аңлатырга. Бу Казан, Русия проблемасы гына түгел. Ләкин үзебездән башлыйк. Менә шушы хәлләрне белгән хәлдә, мине Илсур Метшин сөендерде. 
– Әлеге проблеманы хәл итәргә кирәк, юкса чүпкә батачакбыз. Бу – көн кадагындагы мәсьәлә. Хәзерге вакытта чүп күләме шәһәр өчен куркыныч тудыра. Күп кеше Казанда яшәүне, балаларының оныкларының сәламәт атмосферада үсүен тели икән, без моны бергәләп аңларга тиеш, ә бу проблема хакында җиткерү – җитәкчеләрнең эше. Шуңа безнең өчен бу мәсьәлә якын елларда иң мөһимнәреннән берсе, – дигән ул.
Инде бу ниятләр сүздә генә калмасын дип телисе кала. Белдерүгә скептик карашлылар җитәрлек анысы. Әнә «Бизнес Online» газетасын укучылар арасында фикерләр каршылыклы: «Безнең контейнерлар торган мәйданда түбә дә юк, чүп кар астында кала, ул су белән тирә-якка тарала». «Чүпне аерудан ни мәгънә, әгәр аны бер машинага төяп алып китәләр икән», «Яңа тарифлар билгеләү өчен кулай алым булырга мөмкин бу» дип язганнар анда комментарийларда.
Аңлы, кайгыртучан булсак иде. Аңлатыйк, үрнәк күрсәтик.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
P.S. Сүз уңаеннан искәртәм, газеталарыбызга ташламалы язылу өчен санаулы көннәр калды. Форсатны кулдан ычкындырмагыз. Әле газеталарыбызга ташламалы язылу мөмкинлеге бар: «Безнең гәҗит» 36 сум 60 тиенгә арзаная – 720 сум, «Серләр гәҗите», «Шифалы гәҗит» газеталары 35 сум 10 тиенгә арзаная – 273 сум 90 тиен була. 
Интернетта «Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсе һttp://beznen.ru яисә һttps://podpiska.pocһta.ru аша Русиянең теләсә кайсы почмагыннан язылып, Татарстанда яшәүче туганнарыгызга, ә Татарстаннан читтә таралучы П3320 индекслы «Безнең гәҗит Русия» газетасын Русия киңлекләрендә яшәүче якыннарыгызга бүләк итәргә мөмкин. 
«Безнең гәҗит»нең Русиядә тарала торганы «Безнең гәҗит Русия» дип атала. 
2024нче елдан «Безнең гәҗит Россия» айга бер тапкыр, калын булып А4 форматында чыгачак.
Язылуда проблемалар туса, шалтыратыгыз: (843)239-03-53, кесә телефоны – 89270390353.

Комментарии