Картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә…

Картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә…

Кеше бу тормышта шул кадәр көчсез. Әллә нинди планнар корасың, ә үзең 5 минуттан ни буласын күз алдына да китерә алмыйсың. Моның шулай икәненә мин узган атна ахырында тагын бер кат инандым. Без планлаштырабыз, ә Аллаһы Тәгалә хәл итеп куя. Әлеге үтә күңелсез хәбәргә әле дә ышанасым килми. Инде җеназасында булсам да, Утар Аты авылы урамнары аны озатырга килгән халык, машиналар белән тулы булганын күрсәм дә…

Арча районы Утар Аты авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Илгиз Гайнуллин 52 яшендә китеп барган. 18нче декабрьдә, кызлары, кияүләре, оныклары, туганнары янәшәсендә 53 яше тулган көнен билгеләп үтәсе булганнар. Тик Казанда республикабыз муниципаль хезмәткәрләренең Бадминтон спартакиадасы узган шул, шунда Илгиз дә катнашасы иткән, йөрәге авырып торуга карамастан. Нишлисең, артык актив иде шул яшьтән үк. Һәр эшкә артык җаваплы карады. Хәтта кирәгеннән артык җаваплы, дияр идем. Менә йөрәге күтәрмәгән. Хәләл җефете Суфиясын, кызлары Динә белән Зиләсен, кияүләрен, 3 оныгын (иң нәни кызына әле 2 генә атна) ятим калдырып, арабыздан китеп барды…

…Илгиз минем яшьлек дустым. Арчада эшләгән елларымда гел бергә була торган идек. Аның белән концертлар куеп йөргән, төрле маҗараларга тарып, кызык табып яшәгән чаклар. Гел шаяртып, кызык эзләп, башкаларны көлдереп йөргәнгә, дусларыбыз аны да мине дә «яртышар дурак, икебез бергә – бер дурак», дип кушамат та тактылар. Риясыз шат күңелле чаклар иде шул ул. Гомер буе истән чыкмый торган бәхетле чор… Очрашкалаганда гел шул елларны сагынып искә алып, юксына идек. Ул безнең туебызда шаһит булды. Бик күңелле итеп туебызны алып арды. Илгиз өздереп гармунда уйный, кирәк булса, аның кулындагы гитара телгә килә, ә үзе җырлый, ул арада шаян тапкыр сүзләре белән көлдереп тә ала. Аның янәшәсендә күңелсез түгел иде шул. Андый кешене ничек онытасың…

Арча районында элеккеге хакимият башлыгы чорында бер-ара бар республиканы уздырып мәктәпләр ябу шаукымы башланды. Гөрләп эшләп торган мәктәпләрнең язмышы кыл өстендә калды. Илгизнең дә Кушлавыч мәктәбендә директор чагы. Минем янга телевидениегә килгән иде ул. Туфан абый Миңнуллин ярдәме белән Тукай белән бәйле авылдагы мәктәп сакланып калды, бүген дә эшли дип беләм. Ә Илгиз узган ел Утар Аты авыл җирлегенә башлык итеп сайланган. Аның уңышлары турында ишетеп белә идем. Халык бик яраткан аны. Ничек яратмасын, ди?! Нинди генә гозер белән килмәгәннәрдер, элеккечә якын итеп дәшелгән селсәвит Илгиз янына, ә ул гаять игътибарлы кеше иде.

Бер генә ел эшләсә дә, хезмәтләре хисапсыз. Илгиз бер атнага Казанга курсларга укырга киткән булган, ә китәр алдыннан гына грант буенча авылдагы урам утларын алыштырткан. Үзарасалым акчасына юллар салдырып, җан атып йөргән. Зиратка юлны тәртипкә китерәсе булган… «Әле 1 атна гына элек минем яныма кереп авылларны яңарту планнары белән уртаклашкан иде, планнары зурдан иде. Ә бүген ул юк», – дип сөйләде җеназага килгән Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев та.

Хатыны Суфия сүзләренә караганда, аның 40 яшьтән кан басымы сиздерә башлаган. Ә 2013нче елдан йөрәгенә дә дару эчкән. Тик Илгизгә үзе турында уйларга, үзен кайгыртырга вакыт кына җитмәгән шул.

Аңа ярышта катнашырга ярамаган. Нишләтәсең, язмышы шул – табиблар коткарып кала алмаган.

Безнең илебездә кампаниячелек көчле бит. Ул һәвәскәрләр арасындагы спорт ярышларын, кодрәтемнән килсә, тыяр идем. Юк, мин спорт яклы, ләкин сәламәт физкультура яклы. Үзем дә каты авырулардан шул спорт ярдәмендә генә аякка бастым. Спортны ара-тирә генә искә төшергән гади кешеләрне спартакиадаларга җыясы түгел, ә бәлки табигатькә күмәк спорт бәйрәменә дәшәсе. Әйтик, чаңгыда йөрергә, физик көчәнеш бирми торган ярышларда катнаштырырга. Шул рәвешле сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга. Кызганыч, без зурдан кубабыз һәм анда мәҗбүри катнашырга тиеш, дигән таләп куела… Спартакиадалар дип ду кубасың икән инде, катнашучыларның яшен чикләргә, һәм әлбәттә катнашучыларның сәламәтлеген тәфсилләп ачыкларга. Илгиз теннис ярата иде, ләкин бадминтон спартакиадасында катнашмаса, дусларча гына спорт очрашуларында уйнаса, бәлкем, бүген әле безнең арада булыр иде. Бу мондый ярышларны оештыручыларга да, анда катнашучыларга да бер сабак булса иде.

Илгиз турындагы хәбәр бик тиз мәгълүмат чараларын колачлады. Мине Илгизнең үлеме бер тетрәндерсә, икенчесе – интернеттагы форумнарда кешеләрнең мәгънәсезлеге, хәтта кайберәүләрнең белер-белмәс үзләренчә әшәке нәтиҗәләр чыгарып куюлары җанымны телде. Моны күреп үзем дә сөйләшүгә кушылырга мәҗбүр булдым. Чиновниклар эш вакытында уен уйнап ята янәсе… Илгиз беркайчан да эшлексез булмады, эре була белмәде. Шундый булса иде бар чиновниклар да.

Гомумән, Илгизнең гаиләсе дә үрнәк. Хатыны Суфия мәдәният йортында эшли. Авылның һәр бәйрәмендә Суфия гына түгел, Илгиз дә сәхнә түрендә булган. Аңа хөрмәт җеназа вакытында да күренде. Зираттагы озын чиратка тезелеп этешә-төртешә, бер уч туфрак салырга дип кабер янына килеп җиткәндә, уч белән генә дә ләхет тактасының яртысы күмелгән иде инде. Әле мин чиратның яртысында гына идем. Минем бу кадәр халык катнашкан җеназаны беренче күрүем. Янымда торган өлкән укытучы (исемен сорарга онытканмын) безнең Илгиз президентмыни, дип куйды горурланып, халыкның күплегенә ишарәләп. Ә мин исә, президентларга, мин килергә тиеш дип, мәҗбүри килүчеләр дә булырга мөмкин, ә монда якын дустын, хөрмәт иткән кешесен соңгы юлга озатырга дип һәркем үзе килгәндер, әле күпме кеше, ишетми калып, аһ итәр, дидем.

Тыныч йокла яшьлек дустым Илгиз!!! Гаиләңнең, туганнарыңның, якыннарыңның тирән кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел булсын.

P.S. Мин зиратка керсәм, һәрчак кушу-алу белән шөгыльләнә башлыйм: ничә яшьтә бакыйлыкка күчкәннәр… Утар Аты авылы зираты да, минем авылымныкына охшаш: Илгиз Гайнуллин соңгы сыену тапкан аллеяда пенсия яшенә җитеп вафат булучылар бармак белән генә санарлык икән. Ә безне Русия җитәкчелеге, Кремль сәясәтчеләре озак яши башладык, дип ышандырмакчы. Кайчан озак итеп яши башларбыз икән соң без?! Илгизгә дә әнә пенсиягә чыгарга, яңа канун буенча 13 кенә ел калган иде. Өлгермәде 60ка да җитәргә. Әле өлгермәүчеләр тагын да күбәер. Димәк, Русия бюджеты түләнмәгән пенсияләр хисабына ныклап баер. «Картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә» дигән гыйбарә актуальләшә бара. Картлары да кимен куймый, кеше саны, гомумән, кими җәмәгать…

P.S.S. Узган атнада Русиядәге соңгы вәзгыятькә анализлы күзәтү ясаган идем. Бу пенсия реформалары, илебездәге аптырата торган үзгәрешләр турында уйлый-уйлый баш та арыган ахыры. Икенче биттә, ил җитәкчелегенең рейтинглары турында сөйләнгән баш мәкаләмнең 2нче абзацында, Дмитрий Путин дигән кешене Дмитрий Медведев, дип укый күрегез. Ашыгычлык белән, механик рәвештә Путин белән Медведевны берләштереп куйганмын, бит. Гафу үтенәм… Хәер, укучыларыбыз аңлагандыр, минем ялгышымны гафу да иткәннәрдер. Алар бит инде әллә кайчаннан бирле икесе бер кеше кебек. Тандем, дип сөйләшә торгач, берләштереп кую да гаеп ителмәс…

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии