Акчаны Аллаһ бирә

Акчаны Аллаһ бирә

башлыгы Кадыровның туган көне уңаеннан, Грозный шәһәре көнен зурлап бәйрәм иттеләр. Бәйрәм вакытында , Чечняга акчаны Аллаһ бирә, дип белдерде.

бу хакта Чечняны финанслау турындагы сорауга җавап биргәндә әйткән. «Аллаһ бирә. Белмим. Акча каяндыр килә», – ди Рамзан .

Грозный шәһәре бәйрәменә актерлар Кевин Костнер, Хиллари Суонк һәм Эва Мендес, шулай ук скрипкачы Ванесса Мэй килде. Ванесса Мэйга бер чыгышы өчен генә дә 500 мең доллар акча түлиләр.

«Росстат» мәгълүматларына караганда – Чечня Русия иң нык финанслаган регион, ягъни үз көнен үзе күрә алмаучы республика. Бәйрәмгә кадәр Чечняның экономик үсеш һәм сәүдә министры Абдулла Магомадов Русиянең Төбәкләрне үстерү министрлыгына республиканы дәүләт программасына кертүне сорап проект җибәргән.

Рамзан Кадыровны туган көне белән Кавказ мәнфәгатьләрен яклап, Мәскәүдә татарлар төзеткән Җәмигъ мәчетен җимереп татар факторын бетерүче мөфти Равил Гайнетдин дә тәбрикләгән. Гайнетдин котлавында Рамзан Кадыровның Ислам динен әйдәп баруы әйтелә.

Татар заманы электрон газетасының әлеге хәбәренә өстәп шуны да әйтик, Рамзан Кадыровны Татарстан җитәкчелеге бәйрәме белән котламады. Хәер, Рамзан тарафыннан әтисе дип игълан ителгән Владимир Путин даХуҗалар иле», 2011, 28 сентябрь) котламады бугай. Ә менә «грандиоз» бәйрәмнәргә түгелгән акчаның Кремльдән бирелеп тә, ник шулай әрәм-шәрәм ителүенә хисап, «ата» кеше тарафыннан, шулай ук, соралмады. Һәм ул 35 яшьлек «үги улы» Рамзаннан аермалы буларак, үзенең 59 яшен бик тыйнак уздырды, гәрчә бөтен Русиянең Премьер-министры булса да…

Үзең һәм илең хәерче булып, җитештерүең таркау, акча керемең бушлык булган шартларда безнең түрәләр генә шундый купшы бәйрәмгә заказ бирә ала. Ил казнасы бәйрәмнәр өчен бай, ә менә авылларыбыздагы татар мәктәпләре, больницалар өчен юк. Аларны оптимизацияләп, акчаны янга калдырырга кирәк. Рамзан кебекләр җитәкчелек иткән республикаларны туйдырасы, аларның туган көннәрен шаулатып үткәрәсе бар бит.

Әлеге шаулы бәйрәмне Үзәк ТВ бөтен илгә күрсәтте. Дөрес, анда Рамзан Кадыровның туган көне белән бер очтан, шәһәр көнен дә билгеләп үттеләр…

СУГА БАТУЧЫНЫ КОТКАРУ – АНЫҢ ҮЗ ЭШЕ

Казна ярлы. Шуңа күрә Русиядә тагын яңа реформа – Финанс министрлыгы илебез халкына зур сюрприз әзерли. Ул гамәлгә куелса, илдә бәла-казалар килеп чыкса, ил бюджеты зыян күрүчегә матди ярдәм итмәячәк. Кеше үз иминлеген иминият компанияләре аша гарантияләргә тиеш. Ягъни янган урман эчендә калса да, аңа юкка чыккан милке өчен компенсация булмаячак.

Мондый чыгымнарны киметү турында хөкүмәт узган елдан бирле уйлана. Былтыргы гадәттән тыш корылык вакытында Русия казнасындагы 450 млд сум «янды» һәм бу акчаның күп өлеше ярдәм рәвешендә зыян күрүчеләргә түләнде, дип хәбәр итә «Утро.ру». МЧС хәбәренә караганда, узган ел 1,25 млн гектарда 30 меңнән артык янгын очрагы теркәлгән. 10 меңләп кеше тораксыз калды.

Әмма янгыннар, бигрәк тә урман яну былтыргы кебек коры елга гына хас бәла түгел. Ә сәбәбе гади – совет чорында корылган структураны вату-җимерү. 2000нче елда Әйләнә-тирә мохитны саклау дәүләт комитеты бетерелеп, Урман хуҗалыгы федераль хезмәте корылды. 2006нчы елда яңа Урман кодексы гамәлгә керде. Ул урман хуҗалыкларын (лесхозларны) һәм урманнарның дәүләт сакчыллыгы хезмәтен таркатты. Шушы реформага кадәр Русиядә урманнарда янгын куркынычсызлыгын 70 мең урманчы һәм бу хуҗалыкның 130 мең башка хезмәткәре тәэмин итә иде. Хәзер хезмәткәрләрнең гомуми саны нибары – 12 мең кеше. Бүген урман хуҗалыгында эшләүчеләр конторада кәгазь кыштырдатып кына утыручылар булып калды.

Хәтта МЧСның урман янгынын сүндереп маташуы прокуратура тарафыннан финанс чыгымнарын максатчан файдаланмау буларак бәяләнергә мөмкин. Чөнки коткаручылар халык һәм җитештерү объектлары иминлеге өчен генә җаваплы.

Урманнарны саклауга акча торган саен азрак бирелә. Арендаторларга тапшырылган участокларда саклау бөтенләй оештырылмый.

Димәк, инде алга таба хуҗасызлык аркасында килеп чыгарга мөмкин булган бәла-казалар өчен дә халык үзе җавап тотарга тиеш буласы. Урманнан ут төшә дип курыксаң, йортыңны иминият компаниясенә акча түләп иминиятләштер. Дөрес, узган ел ук бу өлкәдә мәҗбүри иминиятләштерү кертмәкчеләр иде. Әмма Финанс министрлыгы, гражданлык кодексына каршы килә дип, аны кире какты.

Инде менә законлаштырмакчылар. Закон проекты 2011нче ел ахырына ук Дәүләт Думасы каравына тәкъдим ителер дип фаразлана.

Иминиятләштерү дәүләтнең проблемалардан тоташ котылу чарасына әверелергә мөмкин. Быел җәй Иделдә «Булгария» көймәсе батып күп санлы корбаннар булгач та, РФ транспорт министры пассажирларны мәҗбүри иминиятләштерү идеясен тәкъдим иткән иде. Бу инде илебездә «Булгария» кебек черек теплоходлар, җимерек самолетлар, иске поездлар проблемасы хәл ителә дигән сүз. Дәүләт зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү, җавап тотуны суга батучының, самолеттан мәтәлүченең, янучының үз җилкәсенә аудара. Имниятләштер, без түгел, иминият компаниясе каплый чыгымнарны. Ә менә бу иминиятләштерүнең халык җилкәсенә өстәмә чыгымнар булып төшәсен халык кына түгел, шул ук түрәләр дә яхшы белә. Әмма аларның урманнарны саклау хезмәтен тиешенчә оештыру, самолет, диңгез-елга транспорты паркын, тимер юлларны яңарту турында уйларга гына вакытлары юк. Хакимияттә калырга кирәк. Сайлаулар, аны оештырасы, иң мөһиме, эшләгән кыяфәт күрсәтә белергә һәм проблеманы хәл итәргә өйрәнергә… Реформалар әйбәт үтә, бер мәгариф реформасы гына да ни тора?! Бүген балалар шул реформатор түрәләргә «рәхмәт укып», таңнан күзләрен ертып ачып, 10ар км ераклыктагы авылга белем эстәргә ашыга. Иртәгә, «рәхмәт» әйтеп, йортлары иминлеге өчен бар халык өстәмә акча түләр… Шәп яшибез, һәм шулай сайлауларга әзерләнәбез. Бердәм булып иң бердәм партияне сайларбыз…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии