- 12.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №26 (7 июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Татарстанда татарларның 90,9%ы якыннары белән русча сөйләшә. Бу – Төньяк Осетия гуманитар һәм социаль тикшеренүләр институты күрсәткече (“БГ”, 30 июнь, 2010 ел). Татарстандагы этнология бүлеге дә моннан ике ел элек тикшеренүләр уздырган иде.
Татарстан фәннәр академиясе Тарих институтының этнология бүлеге мөдире, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова татар телен өйрәнүгә этәргеч юк дип саный. Алар уздырган сораштыру да шуны раслый. Социологик тикшеренүләр 2005тән алып, 2008 елга кадәр ике дулкында узган. Беренче дулкын Казан шәһәрендә укучылар һәм аларның ата-аналары арасында, ә икенчесе 2007-2008 елда республика күләмендә оештырылган. Анда да укучылар, укытучылар һәм аларның ата-анасы катнашкан. “Без татар теленең укытылуы, ул телне ни дәрәҗәдә белүләре, өйрәнү этәргече һәм укыту әсбаплары проблемасы турында сораштык. Республика күләмендә нәтиҗәләр әле тулысынча эшкәртелмәгән һәм шуңа бу хакта әйтә алмыйм. Ә Казанга килгәндә, алар билгеле”, – ди Габдрахманова.
Аның сүзләренчә, 85% татар, 75% рус республикада милли телдәге мәктәпләр ачуны хуплаган. Шулай ук татар теленә дәүләт статусы бирелүен дә күбесе уңай кабул иткән. Татарлар арасында бу – 80% булса, русларның яртысы уңай бәяләгән. “Әмма тел реформасына 20 ел булуга карамастан, безнең тикшерүләр күрсәткәнчә, республикада алай зур үзгәрешләр сизелми. Мисал өчен, Казанда 8% руслар гына татарча укый, яза һәм сөйләшә белүләрен әйтте. Тагын 9%ы ирекле сөйләшүләрен, әмма уку-язу өлкәсендә проблемалар булуын белдерде. Татарлар арасында хәл уңайрак. Уртача 75% әзме-күпме татарчаны белүен сөйләде”, – ди ул.
“Татарларның тел ягыннан ассимиляциясе бер тенденциягә әйләнә бара. Балаларга: “Татар, рус яки инглиз теле кирәкме?” – дигән сорау биргәч, беренче урынга чит телне куйдылар. Чөнки бу киләчәктә яхшы эшкә урнашу, тормышта үз урыныңны табу өчен кирәк, диделәр. Рус теле төрле милләтләрнең үзара аралашу теле дип, аны икенче урынга чыгардылар. Ә аннан соң гына татар теле килә. Кызганычка, татар теле киләчәктә уңышка ирешү гаранты итеп кабул ителми. Һәм бу татар теленең югала баруының төп сәбәбедер дип саныйм. Без рус телле аудиториядә яшибез”, – ди ул.
“КИЛӘЧӘК”НЕҢ КИЛӘЧӘГЕ БАРМЫ?
Татарстанда 2010-2015 елларда мәгарифне үстерү максатында төзелгән “Киләчәк” дәүләт программасына каршы чыгучылар аваз салды. Казанның рус мәдәнияте җәмгыяте президент Рөстәм Миңнехановтан «мәгарифне татар милләтчеләреннән яклавын» сорый. Алар Президентка бу турыда хат юллаган.
Җәмгыятьнең рәисе, социолог Александр Салагаев узган атна ахырында Казанда үткән Евразия форумында мәгарифне үстерү “Киләчәк” программасын татар милләтчеләре төзегән дигән фикерен белдерде. Ул моны программада рус этнокультур мәктәпләре искә алынмый дип аңлата. Милли республикаларда җирле халыклар өстенлек ала, шуның аркасында милли фиркаләр туа, милләтара каршылыклар чыга, нәтиҗәдә, “рус бунтлары” чыга.
Казанның рус милләтчеләрен куркуга салган “Киләчәк” программасын әзерләү эшен Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиев башлады. “Азатлык” радиосына биргән интервьюсында: “Хәзер зур эшкә тотындык. Аны Рөстәм Нургали улы дәвам итәчәк, чөнки бергә башладык. Шул ук вакытта бу күп акча да таләп итәчәк. Яңа белем программасы – башлангыч һәм урта мәктәпләрдә балаларны укыту программасы ясыйбыз. Бу әле беренче программа булачак”, – дигән иде. Ул, гомумән: «Телне гаилә, мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәп кенә саклаячак”, – дип белдерде.
Казанның рус җәмгыяте язган хатта әйтелгәнчә, “Киләчәк” мәгариф программасы Татарстанда русларны милләт буларак исәпкә алмый, аларга рус этнокультур компонентлы сыйныфлар ачарга һәм рус телен тирәнтен өйрәтүгә мөмкинлек бирми. Татарстандагы меңләгән мәктәпнең белемне русча гына бирүен алар “этнокомпонентлы”га санамый.
Ландыш ХАРРАСОВА, Саша ДОЛГОВ,azatliq.оrg
P.S. ТЕЛСЕЗ ТЕЛЛЕНЕ ТЕЛСЕЗ ИТӘ
“Азатлык” радиосы әзерләгән әлеге язманы газетабызда шул килеш кенә дә урнаштырырга булыр иде. Әмма үзем дә аңлатма өстәми түзә алмадым.
Бу хакта телетапшыруларымда күп тапкырлар шау күтәрдем. Мәгариф тармагы түрәләренә соравымны биргәләдем. Ләкин һәркем җаваптан качты, ә җәмгыять проблеманы аңламады. Ул риторик сорау гына булып кала иде. Ә проблема җитди. Минемчә, бүгенге хәлебезнең бер сәбәбе шундадыр. Чөнки шул буын үсеп җитте.
90нчы еллардагы милли күтәрелеш озак бармады. Ач булсак та, милләтебез, дидек. Һәм татар гимназияләре ачылгач, балаларыбыз белән шунда юнәлдек. Автобусларда кысылып, балаларымны интектереп, ярты Казанны үтеп бардым татар гимназиясенә. Заманалар үзгәрде. Безнең татар-инглиз гимназиясе гап-гади мәктәп булып калды. Түрәләрнең һаман да “папа-мама”, “бабуля- дедуля” булуларын, аларның балалары инглиз, яһүд мәктәпләрендә укыганны күрепме, ата-аналар да татар теленең кирәксезлеген тоя башлады. Һәм мәктәпләрдә күзгә төтен җибәрү, астыртын реформа башланды. Бездә әле фәләнчә татар гимназиясе бар дип масайган вакыттан ук, күп татар мәктәпләрендә, күп сыйныфларда хисап һәм класс журналлары гына тәрҗемә ителеп татарча тутырыла. Ә фәннәр русча укытыла. Бу башка предметлар өчен әллә ни куркыныч түгелдер, ә менә татар телен кабергә илтә… Сыйныфка татарча сөйләшкән бала да, бер авыз сүз белмәгәне дә җыела. Һәм телсез теллене – телсез итә…
“Киләчәк”нең нияте изге, сөенәм. Ләкин Элеккеге Президентның, телне гаилә, мәктәпкәчә тәрбия һәм башлангыч мәктәп кенә саклаячак, диюе белән килешмим. Бу гына аз. Башлангыч мәктәпкә кадәрге тормыш ничә ел да, аннан күпме яшисе, нинди мохитта тормыш итәсе?…
Инде тәкъдим ителгән тармакны өлешләп бүлеп шәрехлик.
Бүгенге ата-аналардагы үзаңны совет мәктәпләре сугып сындырды инде. Элгәре буынныкын, әби-бабайларныкын ачлык, Сталин золымы җимергән. Совет мәктәбендә татар телен укытып алдым. Йөрәгемне саклар өчен армиягә качтым. Бик сирәк ата-ана гына, баламны татарча өйрәтәсез, рәхмәт, дип әйтте. Баламның башын катырма, диючеләр күп булды. Шулай булгач, гаиләдәге болай да инвалид милли үзаңны бүген Русия мәктәбе төбе-тамыры белән йолкып ата. Һәм тамырсыз милләт үсеп килә. Димәк, Президент өметләнгән таяныч ышанычсыз булып чыга.
Татар булыр өчен иң элек түрәләрдән сорарга кирәк. Алар балалары, оныклары белән татарча сөйләшәме, балалары татарча беләме? Менә алар сөйләшсә, татар теле бетмәс.
Ә рус хокуклары кысыла, дип лаф оручы шовинистлар хаклы. Аларның бүген телләре генә бар. Әмма бу тел дә аларныкы гына түгел, безнеке дә. Сөйләм теле генә милләт ясый алмый. Ул милләт гермафродитка әйләнә. Ләкин рус шовинистлары диагнозны дөрес куймый, алар милләтнең миллилеген башка милләтләрнең хокукын кысу сәясәте бетергәнен аңламый. Балтыйк буе, Азия илләрендәге рус хокукын яклаган булалар тагын. Үз илебездә ватык милли вәзгыять хөкем сөргәндә.
Йомгак: телебез бүген-иртәгә генә бетмәс, иншалла. Ә менә, гомерем булса, финишны күрергә өлгерәчәкмен. Башкорт туганнар кебек булса идек, юк, без андый түгел. Алар бит әнә, башкортча сөйләшмәсә сөйләшмәсен, барыбер башкорт дип аңга сеңдерә, ышандырырлык риваятьләр казып чыгаралар, иренмиләр, акча кызганмыйлар. Ә бездә бүген татарлыктан оялу хисе булдырырлык вәзгыять, тәрбия хөкем сөрә.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии