Әүлияләштерелгән хакимиятле буласыбыз бар…

Әүлияләштерелгән хакимиятле буласыбыз бар…

Мин газетабызның икенче битендә, гадәттә, ил-көн вакыйгаларына бәя бирәм, җүләр законнарны тәнкыйтьлим, тилемсә сәясәтчеләрне фаш итә идем. Ләкин алга таба ничек эшләргә, газетабызны нинди юнәлештә алып барырга, һич кенә дә анык фикер әйтә алмыйм. Чөнки Русия Думасы интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар һәм фейк-хәбәрләр өчен җәза бирү турында канун кабул итте. Роскомнадзор мондый мәгълүмат урнаштырылган сайт җитәкчесеннән язманы бер тәүлек эчендә алып куюны таләп итәчәк, югыйсә, сайт томаланачак. Иң куркынычы – хәбәрне бәяләү шкаласы юк. Димәк, гаепләүчеләр өчен тулы иҗат иреге…

Беренче төр язмаларда сүз түрәләрне тәнкыйтьләү турында булса, ә менә фейк-хәбәрләр – имеш-мимеш, ягъни дөреслеге аныкланмаган яңалыклар. Әлеге кануннарны бозган өчен җәзасы да саллы: әйтик, хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнәчәк. Бер ел эчендә беренче шундый язма өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала.

Канун өлгесенең беренче вариантында ФЕЙК-хәбәрләр тарату өчен бер мең сумнан биш мең сумга кадәр штраф салу каралган иде. Депутатлар аны физик затларга 30 меңнән 100 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бердәм Русия депутаты Анатолий Выборный сүзләренчә, бер мең сум күләмендә штраф кеше өчен берни түгел, ә 100 меңлекне ул гомер буена исендә тотачак. ДәүДумада әлеге канунны 327 депутат яклады, 40ы каршы, ә берсе битараф калды.

Русия Президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы Федераль җыенга бу кануннарны кире кагарга һәм яңадан эшләргә җибәрергә тәкъдим итте. Ләкин Федераль җыен аны инде бу чәршәмбедә үк тикшерәчәк. Иманым камил, канун кабул ителәчәк. Тик әлегә ул канун көченә кергәнче вакыт бар, мин дә ни уйлавымны яшермичә әйтеп кала алам. Дөрес, күңелдә өмет бар: илне тоташ репрессияләр чоңгылына, цензурага өстерәп төшерә торган мондый канунны, бәлкем, Владимир Путин имзаламас, һәм шуның белән үзенең төшеп барган рейтингын күтәрә алыр…

Әгәр инде канун кабул ителсә, репрессияләр механизмы хәрәкәткә киләчәк, һәм илдә уйлый белгән, үз карашлы кешеләргә яшәү кыенлашачак. Русиядә аерым, болай да өстенлекле шартларда яшәгән түрәләр катламы барлыкка киләчәк.

Хакимиятне сүгәргә ярамый, ә менә халыкны ярый… Чөнки соңгы вакытта түрәләр, депутатлар берсен-берсе уздырып халыкны мыскыллый.

Хәтерләсәгез, бер министр 3500 сумга ай буе рәхәтләнеп типтереп яшәп була, дип белдерде. Икенчесе балаларга, сезгә дәүләт түгел, әти-әниләрегез бурычлы, тапмасыннар иде, диде. Тагын берсе ана капиталын күпсенә: баксаң, ул 30 яшьтән узган аналар өчен кирәк түгел, алар баланы акча өчен тапмый…

Менә тагын бер ахмак белдерү. Монысы Бердәм Русия фиркасе вәкиле, Волгоград Өлкә Думасы депутаты Гасан Нәбиев булды.

64 яшьлек депутат Волгоград Думасындагы утырышта аз керемле кешеләр үзләре гаепле, дип белдерде. 8 мең сум пенсияне 2004нче елдан 2016нчы елга кадәр «Газпром трансгаз Волгоград» ширкәтендә директор булып эшләгән Нәбиев әфәнде фикеренчә, (хөрмәтле укучым, тотынып утыр!) алкашлар һәм әрәмтамаклар гына ала.

– Бездә 6000 кеше эшләде. Аларның пенсиясен сорасаң, 7–8 мең түгел, 16–17 мең, хәтта 20 мең сум. Станок артында торган эшчеләрнең, эретеп ябыштыручыларның, слесарьларның менә шундый пенсия…

Совет чорында әрәмтамаклык, алкашлык өчен эшкә бар, дип куалар иде. Кешеләр нормаль эшләгәндә, нормаль хезмәт хаклары ала иде, ә хәзер аларның пенсияләрен шул ук әрәмтамаклар, алкашлар ала. Шуңа күрә нибары 8 мең сум гына. Ә кемнәр әйбәт эшләгән 20–25 мең… аз керемлеләр үзләре аркасында шундый хәлгә калган.

Әнә шундый үтә акыллы депутат Гасан Гилалович белән сөйләшеп утырасым килде. Мин аңа үз тормышымнан, үзем күргән вакыйгалар турында сораулар бирмәкче идем. Минем абыемның хатыны, җиңәм 62 яшендә бу дөньядан капыл чирләп китеп барды. Гомере буе фермада, авылда бил бөкте. Кулына 7 мең сум акча килеп кергәч, пенсия алган саен елый иде. Гасан әйткәнчә, ул эчеп тә йөрмәде, эш тә калдырмады… Абый үзе дә гомере буе агроном булды. 8 мең сумнан чыкты бугай. Һәркем илне талау белән шөгыльләнгәндә, колхоз тагарагына якыннар да, буш калмаска тырышып, колхозны талады һәм эшләүчеләр өчен пенсия фондына взнослар күчереп азапланмаганнар. Менә абый-апаларымның пенсияләре шулай аз булды.

3 ел элек бертуган тагын бер абыем пенсиягә чыкты. Гомере буе авыр йөк машиналарында эшләде. Пенсиягә чыкканда куана: әйбәт чыкты 12 мең сум булды, ди. Кайда икән ул 20–25 мең сум?!

Аннан элеккеге директор үз эшчеләре өчен мактана: янәсе алар 16–17 мең, хәтта 20 мең сум алалар икән. Әлбәттә, 8 мең булганчы, 20 мең – яхшырак, тик гомере буе станок артында басып торган, зыянлы хезмәт, сварщик булган кешенең пенсиясе 16 мең сум гына булырга тиешме, гомере буе намус белән тырышып эшләгән эшче бүген шул 16–20 мең сум пенсиясенә типтереп яши аламы?!

Инде килеп Бердәм русияле иптәш Нәбиевның үз керемнәрен саныйк: 2017нче елда милек турында тапшырылган декларациясендә ул 13,8 миллион сум эшләгәнен күрсәткән. Аның 3 фатиры бар. 2016нчы елда тагын да баерак булган – 56,5 миллион сумлык керем алган. Бу иптәшнең пенсиясе күпме икән, бу хакта мәгълүмат тапмадым. Һәрхәлдә, намуслы эшләгәннәргә бүләк ителгән 16–20 мең сум түгелдер, 8 мең дә… алкаш, әрәмтамак булмагач…

Менә шушындый сәясәтчеләргә ни дип әйтәсең? Инде менә киләчәктә мондыйларны тәнкыйтьләп булмаячак. Алар кагылгысыз…

Аннан соң фейк-хәбәрләр турында. «Безнең гәҗит» журналист тикшерүләре үткәрә, төрле даирәләргә журналист сораулары юллый. Кызганыч, күп очраклар җавапсыз кала, моңарчы булган, һәм бар да төгәл язылган законнар үтәлми, аларны эреле-ваклы түрәләр санга сукмый. Бу очракларда без мәгълүматны каршы як фикереннән башка урнаштыра идек. Һәм моңа тулы хакыбыз бар иде. Ә хәзер? Аны расланмаган, ялган хәбәр, дип тануның бернинди кыенлыгы юк. Кем раслап торсын үз гаебен?!. Элек тә бар иде тыюлар, ләкин аны суд аша гына эшләп була иде. Хәзер суд кирәкми, ниндидер түрә үзе генә дә хәл итә алачак.

Хөрмәтне тыюлар белән казанып буламы? Менә мәсәлән, «Безнең гәҗит»не яратмаучыларны нишләтергә? Шулай ук канун чыгарып хөкем итәргәме?..

Аптырамыш бу дөнья. Юкса, законнар болай да җитәрлек, һәм алар инде еллар үткән саен кырыслана бара иде. Яла ягу, намусыңны пычрату, цензурасыз лексика куллану һ.б.лар катгый җәзалана…

Инде түрәләр кимчелексез әүлияләргә тиңләнә икән, ни өчен алар халыкны мыскыл итә ала соң? Халыкны да яклый торган канун бармы? Мәсәлән, аз керемлеләрне алкашлар, әрәмтамаклар дип атаган депутатка авызын үлчәп ачтыра торган канун кайда? Юк, алар ирекле.

Рәсми статистика буенча 20 миллион ватандашымның хәерчелек чигендә булуын, бу санның арта баруын аңламыйм. Нәбиев фикеренчә, Русиядә 20 миллион әрәмтамак, алкаш бар микәнни?! Әле бу бит рәсми саннар. Хәерчеләрнең реаль саны күпкә артык, диләр экспертлар.

Аңлашыла, бу канун шулай ашыгыч рәвештә бик вакытлы кабул ителә. Чөнки пенсия реформасы, салымнар арту, бәяләр күтәрелү ризасызлыкны арттыра. Сүриянең дә нигә кирәклеге, Украина фашизмы проблемалары да туйдыра башлады. Әнә Федераль антимонополия хезмәте башлыгы Игорь Артемьев та НТВ телеканалына торак коммуналь түләүләр хакы тиешле бәясеннән ике тапкырга артык, дип белдерде. Кайберәүләр, кирәгеннән артык, ә кай төбәкләрдә тиешеннән арзан түлиләр, диде ул.

Менә шушы гаделсезлекләрне күргән, 60 яшьтән пенсиягә чыгам да, бакчама китеп тавык үрчетеп яшәрмен, тынычланырмын, дип хыялланып йөргән абзый, чыгырыннан чыгып берәр социаль челтәргә сүгенеп язса, хакимиятне тиргәргә ярамый, алар әүлия дип, аны шунда ук хөкем итәчәкләр. Кыскасы, алда безне әнә шундый матур киләчәк көтә бугай. Бу канун Русияне, минем уйлавымча, якын дустыбыз Төньяк Кореяга тагын да якынайтачак. Алга, иптәшләр!!!

Ихтирам белән иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии