Сталин бар һәм яшәячәк?

Сталин бар һәм яшәячәк?


Бүген мин, «Эх булса?!» дигән уфтануны еш ишетәм. Хәер, бу миңа балачактан таныш уфтану. Совет чорында да чатаклыклар җитәрлек иде. Анда бар да тигез иде дип, бүген ничек кенә сөйләсәк тә, түрәләр һәм аларның балалары начар яшәмәде. Моны үземнән һәм яшьлегемдә аралашкан яшьтәшләрем тормышыннан чыгып әйтә алам. Ул чакта да, менә шул гаделсезлекләрне күргәннәр Сталинны искә төшерә иде дә инде. Бүген дә шундыйлар сагына аны.

Инде үз чорының, берүк вакытта бөек юлбашчысы да, атаклы тираны да булган Сталинның үлеменә 60 ел. Мин Сталин иленең тулы фаҗигасен, трагедиясен китаплардан укып, кинолардан карап кына күзаллап бетерә алмаганмын икән. Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чын Ир вафатыннан соң кореялыларның ничек шашынуын күреп, илдәге күмәк психозның, ясалма сеңдерелгән патриотизмның гаять куркыныч булуын күз алдына китердем. Бүгенге Төньяк Кореяны узган гасырдагы Сталин иле белән чагыштырырга мөмкиндер. Ул чагында Сталин өчен үлгәннәр, утларга кергәннәр, суларга акканнар. Нахакка гаепләнеп төрмәләрдә, лагерьларда черегәндә дә Сталинны зурлап телгә алганнар. Күмәк террор бара, килеп алып китмәгәйләре дип һәркөн куркып яшиләр… Ә кеше шул мәхшәрне тудырган Сталин өчен үләргә дә әзер. Бу инде Совет пропагандасының, баш миенә хирургия ысулы белән микроидарәиткеч прибор урнаштыргандай, эш итә алуы.

Бүген Сталинның тиран икәнен аңламаучы сирәктер. Әмма, әле һаман да халыкның 36%ы аның шәхесенә уңай карый. Социологик тикшеренү нәтиҗәләре шундый. Сораштырылучыларның 68%ы Сталин яманга караганда яхшылыкны аз эшләмәде дип саный. Шунысы гаҗәп: бу саннар үзгәрми диярлек. Аның каравы битарафлык күрсәткече арта бара. Бүген 30% халыкка барыбер: Сталин яхшы булганмы, яманмы… 30% битараф, тагын 36% Сталинны ярата… Нәрсә-нәрсә, менә бу мине чынлап та борчылырга мәҗбүр итә.

Сталин, үлгәннәр турында яман әйтмиләр, дигән категориягә керә алмый. Аның авыру маньяк булуы аркасында, ватаныбыз миллионлаган гражданын югалтты. Бу тиранга, кылган җинаятьләренә тулы бәя биреп, нахакка рәнҗетелгәннәр алдында рәсми төстә баш иясе, Сталинны террорчы-тиран, җинаятьче итеп таныйсы урында, без битараф, яисә аны аклыйбыз. Сталин чорындагы ялган патриотизмнан ерак китәргә өлгермәгәнме, йә булмаса булган пафослы патриотлыкны да инде битарафлык чире алыштырдымы? Үткәнеңә, бүгенгегә, киләчәккә кул селтәү позициясе таралган илнең киләчәге куркыныч булырга мөмкин. «Миннән башка да хәл итәләр, миңа барыбер» позициясенең, шул битарафның үз башына ук, юан күсәк белән китереп сугу ихтималы барлыгын аңлатмау, минемчә, зур ялгышлык. Хәер, хакимият моны белә. Мин уйлаганча гына булырга тиеш, дигән тоталитар режим булдырылсын өчен битарафлар җәмгыяте кирәк. Бүген Төньяк Кореядагыча, яки Сталин чорындагыча психик авырулы ялган патриотизм булдырып булмый. Чикләр ачылды, бездә генә шәп тормыш, дип алдау мөмкин түгел. Ә менә битарафлыкны тәрбияләп була. Моның өчен, уйламый, укымый, зомбитартмаларга кереп утырган дәүләт телевидениесендәге шау-шу, иге-чиге булмаган мәгънәсез телесериаллар белән дөньясын оныткан кавем кирәк. Аның вакыты юк, зомбитартма йоткан һәм ул шул виртуаль тормышта яши дә, митингларга да чыкмый, протест та белдерми, сайлауларга да барса-бара, бармаса – юк. Бүген ашарга җитә, кибеттә аракы бар. Әлегә ул шул аракысы белән бәйрәм итә ала…

Сталинны хөрмәтләгән йә аңа битараф булган кешеләр, мөгаен, бу шәхеснең илгә нинди афәтләр китергәнен күз алдына китерә алмый торгандыр. Тоташ репрессияләр, акыл ияләрен юк итү, халыкны куркытып тоту өчен махсус оештырылган ачлык-ялангачлык, белән дуслашып, фашистик Германия белән дөньяны бүлгәләргә теләү, фашистларның борын төбенә килеп җиткәнен дә күрмәү, бар техниканы яраксыз хәлдә тоту һәм сугышны Совет халкының фидакарьлеге, батырлыгы бәрабәренә генә җиңү, немец солдатларын Совет армиясе солдатлары мәете белән тоткарлау… Саный китсәң, тиранлык галәмәтләрен санап бетергесез. Менә боларны акларга сәбәп таба ала микән бүген Сталинны алиһәгә тиңләп сагынып яшәүчеләр?! Әгәр илебез белән акыллы кеше идарә иткән булса… без бүген нинди илдә яшәр идек? Сталинны сагынучылар шул хакта да уйласа иде.

Хәер, Сталинга мәдхия укучылар зыялылар арасында да җитәрлек. Алар мин куйган сорауларга җавабын да үзләренчә бирә, янәсе, чоры шундый, илне какшатырга теләүчеләр җитәрлек, халык дошманнары арасында чын дошманнар да булган…

Әйе, кеше язмышлары безнең илдә чүп булды шул гомергә. Иң мөһиме идея, дәүләт… Аны кан-күз яшьләре, репрессия чаралары аша булса да яшәтергә кирәк булды.

Безнең бүгенге йортыбызның нигезе дә шул куркыныч еллар нигезенә тоташкан, дигән фикер кала миндә. Демократия, сүз иреге хакимияткә комачау итә. Аны кысарга, буарга кирәк, протест ниятләрен тамырыннан корытырга, ризасызларны юк итәргә… Мин генә идарә итәм, минем генә сүз!.. Русиядә хакимият вертикале принцибы шуннан чыгып корылды да инде. Ул ныгытыла бара. Әмма ул көннәрдән беркөнне ишелергә дә мөмкин.

Бүгенге илбашыбыз Владимир Путинның ышаныч рейтингы дәрәҗәсе һәм моннан 60 ел элек үлгән Сталинны яратучылар саны арасында әллә ни зур аерма юк. Бездә каты куллы патшаларны яраттылар, яраталар. Әле түзәр хәл бар, мөгаен. Шуңа күрә Сталинны фаш итү дә юк дәрәҗәсендә. Ятсын шунда тыныч кына. Аны сүксәң, үзеңә дә үзгәрәсе була ич. Халыкның аны сагынып яшәве кирәк. Ләкин, балачагымда да, хәзер дә ишеткән «Эх, Сталин булса…» дип әйтүчеләр, минемчә, Сталинны сагынмый, тәртип, гаделлек кирәк дигән фикерне генә күздә тота. Ә менә гаделлекне Сталин белән тәңгәлләштерү, монысы мине һәрчак аптыратты. Үз халкы белән сугыш алып барган кешене ничек гаделлек үрнәге дип тиңләп була?! Үзаң һаман да томаланган шул әле.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРХМАНОВ.

Комментарии