2050нче елга татар стратегияле булырмы?

2050нче елга татар стратегияле булырмы?

Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге кызып-кызып бер мәсьәлә тирәсендә гәп куерта. 2050нче елга кадәр Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итәсе бар бит. Аны төзү бурычын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. Эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде. Хәзерге вакытта стратегиянең эскизы әзер. Аны җәмәгатьчелектән килгән фикер-тәкъдимнәр белән тулыландыру бара, диләр Бөтендөнья татар конгрессында. Стратегия 30нчы августта, Татарстан республикасы көнендә кабул ителәчәк.

Инде әлеге стратегия турында фикер алышулар, очрашулар, хәтта төбәкләргә чыгып татарлар белән сөйләшүләр оештырыла. Ниһаять, мин фәкыйрегез дә чакырулы булып, Бөтендөнья татар конгрессының киңәшмәләр залында бу хакта сөйләшүдә катнашып кайттым. Татарстанның радио-телевидение, басма һәм электрон матбугат татар журналистлары, мөхәррирләр, бүлек җитәкчеләре катнашкан очрашу Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә узды. Васил Шәйхразиев сөйләшү ахырында, төшерә, яза торган камераларны сүндерүне сорап, безне бераз өтәләп тә алды:

– Инде бу стратегия турында 4 ай сөйләшү бара, әмма журналистлар пассив. Менә бүген дә аның белән таныш булмаган кешеләр килгәнлеге сизелә, киләсе очрашуларда хәзерлеклерәк, эшлеклерәк сөйләшүләр, үзебез эшләгән мәгълүмат чараларында җитдирәк эшчәнлек оештыра алсак иде, – диде ул.

Килешәм, теманы тирәнтен аңлап җиткермәү, игътибарны читкә юнәлтергә маташу чалымнары сизелде коллегаларыбыз арасында, әмма бу очрашу җитди тонда узды, дип саныйм. Инде журналистларны битәрлибез икән, бәлкем шушы стратегияне таныту, аңлату, аны конструктив юнәлештә мөкәммәл җитешле итеп кабул итү эшендә, каядыр районнарга, халык белән очрашуларга йөргәнче үк, иң элек журналистлар белән очрашырга, эшне журналистлар белән сөйләшүдән башларга кирәк булгандыр. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, 4 айдан соң да зыяны булмас. Инде һәркайсыбызга урыннарыбызда стратегияне чынлап та милләт үсеше өчен яраклы, файдалы булырлык алгарыш программасы итәргә иде.

Дөрес, мин бу стратегиядә купшы, бөек чакыруларны күбрәк күрәм. Алар бик дөрес, ифрат дәрәҗәдә кирәкле чакырулар, өндәмәләр. Ләкин артык пафоска кереп киткән очракта эшләребезнең нәтиҗәсе көткән өметләрне акламаска мөмкин. Глобаль планлашуга килгәндә, стратегиядә Русиянең федератив дәүләт икәнлеге бөтенләй искә алынмый, бәлкем, ярамыйдыр, дигән фикер дә туа. Кызганычка каршы, РФ ул бүген декларатив атама гына булып кала бара. Русия Федерациясе чын мәгънәсендә эшләсә, тел, милләт проблемалары да бүгенгедәй авырттырып баш калкытмас иде.

Ярар, әле бу стратегия турында сөйләшүләр кызар, тәкъдимнәр булыр, дип өметләнәм. Форсат бирелгән икән, тырышып карыйк, татарлыгыбызны үстерү үтә мөһим бурыч бит. Бездән күреп, башка милләтләр дә үсәргә тотыныр һәм Русия чынлап та федератив юлга аяк басарга мәҗбүр булыр, дип хыялланыйк. Әлеге фикер алышуларда, «Безнең гәҗит» укучылары да актив катнашыр, дип уйлыйм. Ә без, аларны туплап, конгресска җиткерербез.

Мин үзем әлеге стратегиянең озак вакытлы чорга күз атуына бераз уңайсызланам. 2050нче елга әллә кем бар, әллә кем – юк. Хуҗа Насретдин әйтмешли, аңарчы әллә ишәк үлә, әллә Хуҗа… Мин мәсәлән, ул чакта, исән булсам, 88 яшьтә булам инде. Һәм бүгенге вәзгыять өчен хисап бирерлек дәрәҗәдә була аламамдыр. Бары оялырга гына туры килмәгәе… Стратегик планның колачлау чорын ерак араларга да алырга ярый, ләкин вакларгадыр, без бит әле бүгенге Русиядә киләсе елга ни буласын да күз алдына китерә алмыйбыз. Әйтик, моннан ел ярым элек кенә мәктәпләребездә татар телен укытуны җинаятькә тиңләп, прокуратура тикшерүенә дучар булыр дип күз алдына китерә ала идекме?!

Минем бу шигемә каршы Васил Шәйхразиев, үз аңлатмасын бирде, бирүен. Без балаларыбызны, оныкларыбызны татар итеп тәрбияләргә тиешбез. Аларга татар әкиятләрен сөйлибезме, дип оялтты да әле. Әйе, ул хаклы. Тиеш, ләкин шартлар… Аллага шөкер, минем балаларым чын татарлар. Кияү, киленнәрем дә, шөкер, татар телле татарлар. Менә шул татарлардан туган оныкларым, күбрәк өйдә тәрбияләнсәләр дә, урысчага каермакчылар. Улым-оныгымның теле татарча ачылып, телевизор карап урысчага күчте. Әйе, ата-аналар балаларын шул ТВ колына әйләндерде. Татар әкиятләрен оныттык. Аларга бүген «Маша-Медведь»лар кызык, мәгънәсез, антитәрбия бирә торган эчтәлектә булсалар да. Моңа кем гаепле? Мин үземне, гаиләмне гаепле дип санамыйм. Без тырышабыз, мәсәлән, оныкларым урысча эндәшсә – «чукракланам», татарча сөйләшсә генә ишетәм. Белмәсә, әйтеп җибәрәм. Оныкларым минем белән татарча гына сөйләшергә кирәклеген беләләр, аңлыйлар. Ләкин, мохит бар бит. Бүген «Шаян ТВ» эшли, ләкин, ни хикмәт, карамыйлар. Телевизорны шуңа көйләп куям, бераздан, икенчегә күчкән була. Димәк, ул күңелсез. Тоныклыкны балаларга көчләп тагып булмый шул. «Шаян ТВ», ким дигәндә, моннан бер ун ел элек кирәк иде инде, тоташ телсезлек афәтенә кадәр үк. Әмма балалар матбугатына, балалар телевидениесенә акча калмады, спортчыларга кирәк иде. Хәзер дә соң түгел, мәрхүм Туфан Миңнуллин әйткәнчә, театрдан чыккан халык сугышмый, ә менә стадионда сугышалар. Заман таләпләренә җавап бирерлек татар телестудияләре, мульт-киностудияләр, телеканаллар, аларга чын профессиональ кадрлар җәлеп итеп һәм эш, нәтиҗә дә таләп итәргә кирәк. Юкса, бүген татар теленә кагылышлы күп проектларны карыйм да, нәтиҗәсен күрәм дә, әйбәт итеп акча үзләштергәннәр, дияргә кала.

Менә бу конгресстагы очрашуда да татар милли көрәше турында шактый гына сүз булды. Аны үткәрү тәртибе, бүләкләү, популярлаштыру… Әлбәттә, ул милли спорт төребез, аны үстерергә кирәк. Әмма татарча сөйләшмәгән Сабантуйда татарча көрәштә татарча аңламаган кеше көрәшеп «татарымыз» үсештә була аламы?! Гомумән, Сабантуйларыбыз да татарныкымы инде ул? Дөнья буйлап мәйдан җыябыз дип мактанабыз да, ә авылларыбызда Сабантуйлар кайчандыр була иде, дип сагынып искә алганнарын тыңлыйбыз. Асфальт Сабантуйлары чын мәйдан була алмый ул, урысча үткән бәйрәмнәрне дә милли бәйрәм дип әйтә алмыйбыз. Әле һаман шул ук Сабантуйларның «праздник плуга» түгеллеген исбатлый, аңлата алмыйбыз, «конца концов»… Менә бу татар халкының үсеш стратегиясе дә җыр-бию, Сабантуйлары турындагы программага гына кайтып калмасын иде.

Мин бүген гомумирәк сүз алдым. Васил Шәйхразиев шелтәсенә җаваплавым иде бу. Алга таба тәгаенрәк тәкъдимнәребезне, татар милләтенең чын алгарыш программасын булдыру өчен фикерләребезне газетабызга да язарбыз, шулай ук тәгаенрәк формада, стратегия белән шөгыльләнүче коллективка да тапшырырбыз. Газетабызда бу стратегия турында хәйраннан сүз бара, бәхәсләр дә күренә. Инде хатлар да килә башлады. Тик стратегия тирәсендәге сөйләшү гап-гади «пар чыгару», сүземне әйттем, ишетүләре мөһим түгел, дигән принципны күздә тотмасын иде. Конкрет ни кирәк? Сафсатасыз, эшлекле тәкъдимнәр, ә шул тәкъдимнәребез аңларлык булса иде.

Бүгенгә шулар җитеп торыр, киләсе санда дәвам итәрмен.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

P.S. «ӨЙГӘ ЭШ…»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов фикеренчә, Татар халкының үсеш стратегиясе шигарен барлык татарларга да аңлавы кыенрак. «Кем мин – татар булмагач» дигән исем астында язылган документның асылын бары тик татар телен яхшы белгән кеше генә аңлый, «булмагач» сүзе тискәре хисләр уята, – дип белдерде ул. Аның фикеренчә, татарның үсеш юлларын билгели торган документ «Алга!», «Без булдырабыз» кебек шигарьләр мисалында чәчрәп торырга тиеш.

Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле «Безнең гәҗит»челәр?

Комментарии