Илгә иминлек кайтсын!

Илгә иминлек кайтсын!

Әле кайчан гына 2022нче елны каршы алган идек, инде менә 2023нче елны сүтә башладык. «Безнең гәҗит» белән бергәләп сүтәбез аны, бергәләп тарих язабыз. Газетабызга да быел 20 яшь бит инде. 2003нче елның гыйнварында «Безнең гәҗит»нең беренче саны дөнья күргән иде. Беренче елда айга бер тапкыр гына чыкса, аннан соң атналыкка күчтек. 20 еллык гомер бала туып олы тормышка аяк басу дәвере ул. Менә газетабыз да үсте, ныгыды, кыюланды. Гәрчә, илебездәге кризис, икътисадый һәм сәяси проблемалар безгә дә зур каршылыклар тудырса да, почтаның гаять начар эшләве, ябылуы, таркалуы чабудан тартса да, әле яшибез. Кызганыч, тиражлар кими, бәяләр арта. Менә почтадан тагын бәяләрнең артуы турында кисәтү алдык, нәшрият-типография дә бәясен күтәрә. Ә редакцияне яшәтергә, үстерергә кирәк. Бу елдан-ел кыенлаша. 
Кызганыч, укучыларыбыздан зарлы шалтыратулар, хатлар бик күп килә. Яраткан газетабызны китермиләр, югалталар, бездә почтальон юк, почта ябылды, инде языла алмыйбыз, дигән зарларны ишетү безгә бик кыен. Әмма бу ачы хакыйкать. Почтаның Казандагы җитәкчелеге бу нисбәттән, бар да әйбәт, бар да тәртиптә дип күрсәтергә тели. Газетабызның 2022нче елның 14нче декабрь санында «Почта начар, эшләми!» мәкаләсе чыкты. Без Алабуга районы Поспелово бистәсенә барып, атнага 3 кенә көн берничә сәгатькә генә ачылып алган почта бүлекчәсенә әбиләрнең газета-журналларын, түләү кәгазьләрен, пенсияләрен алырга килеп йөрүләрен, бик кыен булуын үз күзләребез белән күреп, ишетеп кайттык. Ә Татарстан почтасыннан алынган рәсми җавапта пенсияләрне өйдән өйгә өләшеп йөрүләрен әйтәләр. Кызганыч, бу Алабуга районы өчен генә хас аерым мисал түгел, һәр районда шушы хәл. Әнә шуңа да «Безнең гәҗит» ел саен шактый укучыларын югалта. Мондый таркату, каршылыклар махсус планлаштырылып, эзлекле оештырыла сыман миңа. Чөнки бәйсез, ирекле сүз калмасын өчен эшләнә дип аңлыйм мин аны. Дөресен әйткәндә, үзгә фикер, дөреслекне эзләү, аерым даирәләргә ошамаган темалар, коррупцияне, башбаштаклык белән шөгыльләнүчеләрне фаш итү «Безнең гәҗит»тә генә калды да бугай инде. Әлбәттә, киләчәктә дә шулай булып калачакбыз. Әйтик, «Безнең гәҗит» Татарстан җитәкчесен соңгы чиккә чаклы Президент дип атаячак. Яңа сайланачагын да... Әлбәттә закон белән телебезне кисмәсәләр. Ирекле фикер ияләрен тел яшерергә мәҗбүр итә торган яңадан яңа законнарны иҗат итә торган аппарат – ДәүДума, ничек кенә булса да байлыкларын сакларга теләгән депутатлар армиясе бик оста эшли бит бу нисбәттән. Әнә шуңа да 2023нче елга якты теләкләр теләсәк тә, анда җиңеллек булыр дип өметләнмим әле мин. 
Гомумән, һәр елны авыр булды, дип озатабыз да, ә аннан соң аның киләсе елга караганда җиңелрәк булганын аңлыйбыз. 2022нче ел исә, чынлап та җиңел булмады. Аны сагынмабыз. Ковид, башка эпидемияләр белән интеккәннән соң килгән 22нче елда күңел тынычлыгы югалды, илнең иминлеген җуйдык. Украинадагы махсус операция, өлешчә мобилизация бик күп гаиләләрне, әниләрне, хатыннарны, балаларны кара кайгыга салды, исән генә була күрсеннәр, дип ут йотарга калды. Инде мобилизациянең икенче чираты булу ихтималы турында да сүзләр йөри. Гәрчә, аның хакында рәсми затлар әйтмәсә дә, инкарь итәргә тырышсалар да. Ләкин без иртәнге сүзнең кичкә ярамаганлыгына инандык бит инде, юк, булмас дип кистереп беркем әйтә алмас. Әнә шуңа да 2023нче ел җиңел булыр дип өметләнергә әлегә мөмкин түгел. Дөнья Русиягә карата кырыслана, кризис тирәнәя, махсус операциягә өстәлеп, ковид та әйләнеп кайтса, күңел тынычлыгы урнашыр дип әйтеп булмас.
Киләсе ел чистарыну, бәлаләрдән котылу, гөнаһларыбыздан арыну, аек фикер елы булса иде. 
Бик күп сәяси гаделсезлекләр кичәбез. Без исә дәшми кала алмыйбыз. Якларга, ярдәм итәргә, күңел күтәрергә тырышырбыз. Аллага шөкер, газетабызны бөтен Русиядә укыйлар. Камчаткадан алып, Кара диңгез буйларына кадәр яздырып алдыралар. Киләчәктә дә бергә булырбыз, дөреслекне, демократик казанышларны сакларга өлешебезне кертербез. Укучыларыбызның күп булуы, безгә дә көч, дәрәҗә өсти, безнең сүзне ишетергә мәҗбүр булалар. 
Яңа ел белән!!!
P.S. Бу газетабызның быелгы беренче саны. Алда тулы бер ел. Газетабызны ничек күз алдына китерәсез? Кай ягы ошамый, ни ошамый, шул хакта да безгә язсагыз, шалтыратсагыз иде. «Безнең гәҗит» алга таба да кыю сүзле, кыерсытылганнарны яклаучы, дөреслек эзләүче булып эшен дәвам итәчәк. Берүк вакытта гыйбрәтле язмалар, тәрбияви темалар да күз уңында булыр.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии