- 12.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №2 (13 гыйнвар)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Менә тагын озын-озак яллар үтеп китте. Танышларым арасында зарланучылар шактый очрады: «Шул кадәр туйдырды бу яллар. Кунакка йөреп тә, кунак кабул итеп тә арыдык. Менә язын май бәйрәмнәрендә мондый каникул булса, нишләргә кирәген белер идек», – ди алар. Килешәм. Үзем дә арыдым бу бәйрәмнән. Әллә нинди язу-сызу эшләре планлаштырып куелып та, чиреге дә эшләнмәде. Теге танышларым әйтмешли, кунакка йөреп, кунак каршылап үтте дә китте. Инде менә газетабызның быелгы икенче санын әзерләп утырабыз. Журналист бит аралашып туплый язмаларын, әмма ил әле һаман йоклый кебек: бәйрәм шаукымыннан айнып җитә алмый, кемнең башы чатный торгандыр, кемнең башка хәсрәте бардыр… Рубльнең бәйрәмнән соң долларга карата тагын мәтәлә башлавы да, нефтьнең бер мичкәсе 31 доллардан да түбәнгә тәгәрәве дә (бу әле яхшы сыйфатлы нефть, безнең авыр нефть тагын да арзанрак) сизелми әлегә. Русия банкы 13нче гыйнварга валюталар курсын долларны 1 көн эчендә 65 тиенгә арттырып 76,6 сум, дип билгеләде. Ә евро 63 тиенгә артып 83,44 сумга җитте. Экспертлар нефть хакы төшү дәвам итәчәк, дип фараз итә.
БОРЧЫЛАСЫМЫ?
Доллар турында әйтә башласаң, күпләр миңа бу кызык түгел, миндә доллар юк, дип кул селти. Ә юкка, миндә булмаган доллар, минем кесәмдәге барлы-юклы рубльне бөтенләй очсыз кәгазьгә әйләндерә бара. Хәтта гап-гади ипигә кадәр шул мәлгунь долларга барып тоташа. Әнә 2016нчы елга ил бюджеты, нефть бәясенең бер мичкәсе 50 доллар, дип уйлап хисапланган. Русиядә бар нәрсә долларда хисаплана һәм шуңа барып ябыша шул. Нефть хакы 40 доллар булган очракта да ил икътисадына авырга туры киләчәк. Монда нефтьнең 30 доллар чиген үтеп, 20 долларга калу ихтималын фаразлаучылар да бар. Ә бу болай да тирәнәя барган кризисны тагын да кискенләштерәчәк. Чөнки Русиянең икътисады шул нефть-газ экспортына бәйле, Русия нефть энәсендә утыра. Җитештерү тармагы хәлләр әйбәт чакта да җайга салынмады. Русия һаман да СССР чорында корылган ресурсларны ашап, нефть доллары белән туклана бит.
БЕНЗИН КЫЙММӘТЛӘНЕРМЕ?
2016нчы елның гыйнварыннан Русиядә бензинга акцизлар үзгәрде. Бу исә бензин бәясе кыйммәтләнүгә китерергә мөмкин. Хәер, бензинга бәя тиз генә күтәрелмәячәк, дип ышандыра белгечләр. Аларның фаразларына караганда, бәя арту яз һәм җәй айларына туры килергә мөмкин. Әлеге төр ягулык, күп дигәндә, 2 сумга кыйбатланачак, дип «тынычландыра» алар. Башка елларда да шул 2 тәңкә дип ышандыралар, тик… Тагын шунысы гаҗәп: бензин хакы нефтькә халыкара бәяләр күтәрелгәндә дә, арзанайганда да – арта. Тегесен нефть хакына бәйлиләр, монысына башка сәбәпләр эзләп табыла.
КАЙЧАН КҮТӘРЕЛӘБЕЗ?
Путин узган ел ахырында 16нчы елны Русия өчен икътисадый күтәрелеш чоры, дип белдергән иде. Тик мин моны беренче тапкыр гына ишетмим. Мөгаен, икътисадый күтәрелеш вакыты ел саен кичектерелеп киләдер. Дөрес, Русия кайчан да булса бай, хөр мәмләкәткә әйләнер. Мин моңа бик ышанам, Путин да ышана. Тик Путин оптимистрак. Баксаң, аныңча, нефтьнең очсызлануы яхшыга икән. Ул Алман журналисты соравына шулай дип белдерде. Моннан 1 ел элек тә ул долларның кыйммәтләнүенә сөенгәндәй иткән иде: ул бюджетка файдалы, бюджет нефть экспортыннан артык рубльләр ала, диде. Тик бу ачышларның файдасын менә ил халкы да сизсен иде ул! Кибетләрдә бәяләрнең арзанаюы турында хәбәрне минем очратканым юк. Ә менә коммуналь түләүләр, электр энергиясенә, газга түләүләрнең артуы, җәмәгать транспортында йөрү хаклары арту турында гел ишетеп торабыз. Бәяләр арттырылган пенсияне узып чаба.
Җитештерүне җайга салу, коррупцияне авызлыкларга сәләтле гадел суд, хокук саклау системасын булдыру һ.б.лар гына илне мул тормышка ирештерә ала, дип уйлыйм мин. Хәер, мин ялгыша да алам, икътисадчы түгел ич мин, Путин исә икътисадый фәннәр кандидаты. Шуңа күрә долларның кыйммәтләнүе, нефтьнең арзанаю файдасы турында да ул яхшырак беләдер. Шулай да нефть арзанаеп, рубль кыйммәтен югалтып ил икътисады рәтләнмәс шул. Монысын мин икътисадчы булмасам да аңлыйм. Бүгенге икътисадый авыр хәлебезнең төп сәбәпчесе – Кырым.
2016НЧЫ ЕЛ НИНДИ БУЛЫР, дигән сорауга бер төрле генә җавап юктыр: ул җиңел булмас. Путин әле генә чит илләр журналистлары белән сөйләшкәндә, Русия халкы түзем, ул вәзгыятьне йөрәге белән аңлый, дип әйтте. Әйе, бездә халык сабыр. Чөнки күпне күргән өлкән буын өчен бары тик сугышлар гына булмасын. Ә яшь буынга берни кирәкми, әлегә өлкән буын кайгырта үзләрен, пенсия акчасын өзеп ярдәм итә, 2 эштә эшли. Инде үзләре дә балалар үстерүче яшь гаиләләргә булышмаган өлкәннәр бармы? Минем танышларым арасында андыйлар юк. Пенсионер әби-бабайлар балаларына төп таяныч бүген, бигрәк тә авыл җирендә.
Инде Кырым да, Украина да онытыла бара. Менә Сүриядәге сугышта гына җиңеп чыга алсак… Аннан тагын башка дошман табылганчы, безнең иминлегебезгә янап, безне юк итәргә хыялланган Америка, Көнбатышка тиешле отпор биреп алга таба да яшәсәк – без бәхетле. Ура, патриотизм…
Тик менә шушы хакта көн-төн сөйләүче телевизорларның тавышы ишетелми башламас микән?! Чөнки телевизорлар урынын суыткычлар алыштыру вакыты җитәргә мөмкин. Ә суыткыч патриотизмы белән телевизорныкы кискен аерыла. Өстәвенә, бездә тыелган ИГИЛ террорчылары арабызга кереп үч алырга керешмәсен. Янаулар турында хәбәрләр ара-тирә ишетелгәли.
Алла сакласын инде. Алла сакласын дигәннән, безне Путин да сакласын инде. Юкса, Оренбург трассасында буранда калган кешеләр ярдәм көтә алмыйча өшеп үлә, Новосибирскида 6 мең кеше 20 градуслы салкында җылысыз кала… катаклизмнар, фаҗигаләр күп. Ә менә аларны булдырмый калу, вакытында ярдәм оештыру кыенрак. Путин өлгерми, ә урындагы түрәләр эшләми. Боярлар яман. Исерекләр бәйрәменә әйләнгән Яңа ел каникулларында бигрәк тә сакланырга кирәк. Путин бар проблемаларны белеп бетермәскә мөмкин. Шулай да бүген бар өмет Аллаһта һәм Путинда.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии