Ай эчәбез, кайда безнең шешәбез?

Ай алҗыдык бу бәйрәмнәрдән! Кунакка да барып карадык, үзебезгә дә килделәр. Үтми генә бит көннәр. Инде бар да артта. Теләсә нәрсә ашап (кунакта күрмәгәндәй сыйланасың бит ул) бозылган ашказанын савыктырасы, авырайган тәнне элеккеге “сылу” хәленә кайтарасы бар. Уф, дибез, көзгегә карыйбыз да… Ай, дибез, кесәне капшап. Әле чираттагы хезмәт хакына кадәр күпме яшисе…

Менә русияле шундый уйлар белән эш атнасын, яңа эш елын башлады. Эш елы дип әйтү арттыру инде ул. Өлкән буын хәтерлидер, элек бәйрәмнәр ялларга туры килеп озаеп китсә, ял көнен отпускка кушып куялар иде. Моннан һәркем разый. Кемнең отпускысын озаграк үткәрәсе килмәсен. Ул бит бар дөнья саташып эчүгә сабышкан бәйрәм түгел, үзеңнеке генә. Халык эшли, ә син аларга карап куана-куана ял итәсең… Ә хәзер беркем эшләми. елның өчтән берен ял итеп, бәйрәм итеп үткәрә. Әледән-әле яңа бәйрәмнәр иҗат итәләр. Тик күбесе чын бәйрәм төсен генә ала алмый. Менә бу Яңа ел каникуллары да ни өчен шулай озын, аңлашылмый. Заманында болай да эштән туктаган завод-фабрикаларны законлы туктатып тору максатыннан оештырылган каникул түрәләргә ошап китте. Ник ошамасын, кыш уртасында, бураннан качып җылы якларга очып, диңгездә җәй күреп кайта ич алар. Тик гади халыкның андый мөмкинлеге булмагач, эчә инде, соңгы акчасы беткәнче… Ә менә май бәйрәмнәрен шулай озын итсәләр, бар да табигатьтә кайнашыр иде. Русияле бит тамак туйдыру өчен бакча тота, ял итү өчен түгел. Юк, монысы кышын җәйне сагынучы түрәләргә файдалы түгел.

Әле беркөн Петербург телеканалыннан тапшыру бара. Бер депутат мандатын эләктергән әй яклый кышкы каникулны. Халыкның бу ялларга каршы булуына тәмам аптыраган теге. “Заманында 6 көнлек эш атнасы иде. 5 көнлеккә күчкәч, берәү дә бунт күтәрмәде. Ә монда риза түгелләр. Заманында Яңа ел бәйрәменнән соң 3сендә эшкә чыккач, күпме җәрәхәтләр була иде”, – дип аңлатырга тырышты бу дәү корсаклы депутат (исемен күрми калдым. – авт.). Тик бу белми ахры, бездә җәрәхәт алырлык производство, завод-фабрикалар калдымыни әле ул?! Элек ничә кеше җәрәхәт ала торган булган икән каникул булмаганлыктан? Ә хәзер шушы ялларда таушалып бетеп эшкә чыккан кеше нишли икән, җәрәхәтләре булмый торгандыр инде… Менә инфекцион больницалар ничек эшләгән бу каникулда? Алкоголь, сыйфатсыз азык белән агулану, шартлаткычлар белән яну-пешү очраклары турында ләм-мим ул.

РФ баш санитар табибы Геннадий Онищенко сүзләренчә, бәйрәм эзсез үтмәгән. “Эхо Москвы” радиосына ул Русиядә ел саен 75-80 мең кеше алкогольдән агуланып үлә, диде. Бу ике Чукот автоном округына тиң. Уйлап карагыз, ел саен ике Чукот халкы кадәр кеше кырыла?! Монда Яңа ел каникулларының да роле зур. Моңарчы эчми торганнар ялларга түзми, яңадан рюмкага үрелә. Шундый күпме танышларым бар. Бер тамчы да капмый түзә, ә менә Яңа елда “сына”. Аннан айлап айный. Бәхетсез балалар, аналар… Ә май аенда булса бу каникул, алай килеп чыкмас иде.

Хәер, каникул кесәгә һәм сәламәтлеккә генә сугып калмый, ил бюджетына да хәйран кагыла. ФБК консалтинг компаниясе хисабына ышансаң, илнең сәрхушлегеннән Русия быел 600-700 миллиард сум акча югалткан. Айныган кеше: “Моны без эчеп бетердекмени?” – дип аптырар, әлбәттә. Юк, эчеп бетермәгән. Эшләмәгәч, байлык килми ич.

– Нефтькә югары булуга карамастан, Русия яшәү дәрәҗәсе буенча дөньяда 52нче урында гына. Кыскасы, без хәерче ил. Ә менә ял итәргә оста, бәйрәмнәребез шәп уза. Бу Яңа ел каникуллары безнең илгә акланмаган, гафу ителмәслек купшылык, – ди ФБК компаниясенең стратегик анализ департаменты директоры Игорь Николаев. Баксаң, әлли-хөлли эшләгән, сырхау җитештерү, хезмәт күрсәтү туктап калу нәтиҗәсендә, ун көн эчендә Русиядә 600-700 миллиард сумлык товар һәм хезмәт күрсәтелми. Бу зур акча. Эшләүче 30 миллион русияленең уртача айлык дигән сүз. Башка чыгымнарыбыз да җитәрлек. Әнә арткан пенсияне түләр өчен генә дә 700 миллиард сум акча кирәк.

Хәер, минем өчен Яңа ел каникуллары зыянлы булмады үзе. Бардым, күрдем. Алайса вакыт җитми. Яңа елны авылымда каршыладым. Һәм тагын аптырашта калдым. Пермьдәге “Хромая Лошадь” төнге клубының кайтавазы районындагы нәни генә Түбән Оры авылына да килеп җиткән икән. 30 декабрь кичендә Арчадан килеп, авылым клубын бикләп киткәннәр. Янгын сүндерүчеләр ХVIII гасырда мәдрәсә итеп төзелеп, хәзер клуб буларак озак еллар хезмәт иткән бинаны ошатмаган. Янгыннарны кисәтү сигнализациясе юк икән. Аңа 28 мең сум акча кирәк. Ут чыбыклары да дөрес түгел. ХVIII гасырда мәчет белән мәдрәсә төзеткән байлар каян белсен инде ХХI гасырда Пермьдәге төнге клуб янасын һәм 150дән артык кеше һәлак буласын?! Белсәләр, Түбән Орыда да гасырларга җитәрлек бина төзетеп калдырырлар иде. Ут чыбыклары да дөрес түгелдер инде, килешәм. Мәдрәсәне, узган гасырның 60нчы елларында икенче катын сүтеп, түбә ябып, клуб ясаганнар. Коммунизм төзүчеләр дә ХХI гасырда төнге клублар буласын күз алдына китермәгән. Шулай булса да авылыбызда мәдәниятне гөрләтеп тотарга ярдәм итә иде әле бу клуб. Ишелә башлагач, үз көчләре белән төзәтеп тә куйганнар иде. Кемгә кирәк хәзер мәдәният?! Яптың куйдың, эшең бетте.

Яңа ел чыршысын кая куярга белмәгәч, авылыбызны гөрләтеп яшәүче үз артистларыбыз, бертуган Искәндәр белән Зөлфәт Сибгатуллиннар үзләренең капка төбенә куярга тәкъдим иткән.

Менә без дә, соңарып булса да, кайтып җиттек. Яңа елны каршы алдык та төнге сәгать бердә Түбән Орының баш чыршысы янына чыктык. Аппаратлар көйләнгән, кулыма микрофон тоттырдылар… Авыл халкы җыелган… Сценарий буенча үтмәде бу бәйрәм, ләкин күңелле булды. Биедек, җырладык, чана шудык, ярыштык, җиңдек, җиңелдек. Клуб директоры Суфия Сәетова призлар әзерләп куйган. Кыш бабай белән Кар кызы да килеп чыкты каяндыр. Җеннәр дә бар иде… Авыл халкы таң алдыннан гына таралды.

Икенче көнне буран котырды. Көч-хәл белән юлга кузгалдык. Яңа Кырлай авылын узган гына идек. Берәүләр туктап тора. Машинадан төшкәннәр дә кул күтәрәләр. Берәр нәрсә булгандыр дип, туктадым. Туктаганыма рәхмәт әйтеп, татарча Кыш бабай резеденциясе кайда икән, дип сорады сәфәрчеләр. Күрсәттем. Кырлайда икәнен белә идем. Кузгалып киткәч әле үземне битәрләдем дә. Үзем шушы районныкы дип саналам, ә Кыш бабай белән исәнләшеп чыгарга вакыт тапмаганмын, дим. Әле ярый кермәгәнмен. “Азатлык” радиосыннан укыдым: Кырлайдагы Кыш бабай татарча сөйләшмәгән икән ул. Рус Кыш бабайлары белән дөнья тулган. Шундый уйлар белән Казанга кердем. Ә анда йөри торган түгел, әнә “Ашыгыч ярдәм” машинасы да баткан. Ах, мин әйтәм, кем-кем, бу бит инде батарга тиеш түгел, берәрсенә ярдәм кирәктер, аракы эчеп агуландымы икән, нишли инде бичара, дип борчылам. Каникулның соңгы ике-өч көнендә буйлап үз машинамда да, таксида да җилдерергә туры килде. Тик бер генә урында да кар чистартучы машинаны күрмәдем. 10 гыйнварда соңгы утырган таксисттан сорыйм:

– Озак эшлисеңме бүген?

– Көнозын, – ди.

– Берәр җирдә кар чистарткан күрдеңме?

– Юк. Юллар тар, йөри торган түгел. Бөтен нервылар бетте. Акча кирәк, югыйсә өйдән дә чыкмас идем, – дип тозлап-борычлап сүгенергә тотынды шоферым.

Шәһәр хуҗалары мәгълүмат агентлыкларына матур хисап бирә. “Фәлән мең тонна кар чыгарылды. Казан урамнарында гына да 300дән артык техника эшли”, – диләр. Күпме кар түккәнеңне бер Аллаһы Тәгалә генә язып бара бит. Һәр тонна акча дигән сүз. Беразга түзсәк, ул язга үзе дә эри инде.

Әле менә тагын шәһәрдә йөреп кайтып кердек. Өй кыекларындагы озын боз сөңгеләренә карап, өшеп китәм. Кешеләрнең аны-моны уйламый өй кыегы астыннан баруларын күрсәм, кисәтәм, читкәрәк чыгарга киңәш итәм. 5 катлы йортлардан башыңа сөңге төшеп кадалса нишләрсең?! Безнең илдә үзеңне-үзең сакламасаң, син кемгә кирәк?! Әнә бит Пермьдәге “Хромая лошадь” төнге клубындагы фаҗигадән соң авылымдагы мәдәният йортын да ябып куйганнар. Аңарчы беркемнең беркемдә эше булмаган. Арча районында ничә мәдәният йортында бар икән ул сигнализация? Менә монда да берәрсе үлсә, бөтен ил кузгалып боз чабарга керешер иде. Алла сакласын инде. Мондый фаҗигаләр була, ләкин, бәхеткә, ел саен түгел. Безнең илдә яшен яшьнәми торып, мужик чукынмый шул.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии