Яңа күрәзәче…

Редакция киләсе яртыеллыкта газетабыз тиражын фаразлау буенча “Күрәзәче” дип аталган конкурс игълан итә. Кем фаразы дөреслеккә якынрак, шул җиңүче булачак. Беренче җиңүчегә – 1000 сум акчалата бүләк, икенчегә – 500 сум, өченче урынга 2010 елның икенче яртысына редакция хисабыннан газета бушлай килеп торачак.

Моның өчен әлеге купонны кисеп алып, артындагы анкета сорауларына да җавап биреп, 25 декабрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча юлларга кирәк (почта мөһере шушы датадан соңрак булса, хатлар кабул ителми):

420080. -80, а/я. 162

Фараз итү җиңелрәк булсын өчен, бүгенге тиражыбызны искәртәбез. Гомуми тираж – 21800.

Әйдәгез, үзебезнең алдан күрүчәнлек сәләтен сынап карыйк әле. Бәлкем, бездә күрәзәче сәләте яшеренеп ятадыр…

Мин уйлаган гомуми тираж: _______________ данә.

(Анкетаны тутыру мәҗбүри)

Хөрмәтле укучым! Сез, бәлки, моңарчы “Безнең гәҗит” газетасын укымагансыздыр, бүген аны беренче тапкыр күрәсездер. “БГ” редакциясе 2 санын 72 мең тираж белән чыгарып, Октябрь бәйрәмнәре уңаеннан халкына бүләк ясады. Газетабыз кемгәдер ошамагандыр, кемдер, инде аңа язылырга почта бүлекчәсенә барырга җыенадыр… Максатыбыз – язылырга өндәү түгел. Бары үзебез белән таныштыру гына иде. Чөнки дөньяда шундый газета барлыгын белмәгән идем, дип аптыраучылар очраштыргалый. Әле бүген генә бер юрист шалтыратты. Узган саныбыз кулына эләккән дә беренче тапкыр укып чыккан. “Бер генә дә укылмый торган язма юк. Кыю да икәнсез. Минем практикада инде ул хилафлыклар, гаделсезлекләр… Кызыксындырса, таныша аласыз”, – диде. Әлбәттә, кызыксындыра. Гаделсезлекләр яныннан битараф үтеп буламыни ул?! Алдагы саннарда шундый резонанслы эш турында язарга җыенабыз да инде.

Даими укучыларыбыз белә: газетабызның һәр саны шушындый. Максатыбыз – кеше газетаны кулына алгач, аннан аерыла алмасын, әле укып чыккач та уйлансын. Кайчак күршең, туганың, үзең турында да уйлану, эшеңә, тормышыңа бәя бирү комачауламый. Һәм укучыбыз, чынлап та, уйлана. Редакциягә ишелеп килгән хатлар шул хакта сөйли. Газетабызны укытучылар аеруча ярата. “Безнең гәҗит”не тәрбия сәгатьләренә алып барып укыйбыз, балалар белән дискуссияләр оештырабыз”, – ди алар.

Газетабыз сәхифәләргә бик бай. Сезнең киңәшләрне истә тотып, ел саен яңартабыз, кайберләрен кыскартабыз. Әйтик, бу юлы котлауларның язмышы хәл ителәчәк. Аңа каршы булучылар шактый. Шуңа киңәш өчен тагын сезгә мөрәҗәгать итәбез. Ниләр ошамый, менә шулар хакында безгә уңайсызланмый сөйләсәгез иде. Анкета сорауларыннан тыш та, бәлки, аерым, җәелеп китеп сөйләрегез бардыр. Рәхим итегез. Максатыбыз – халыкчан, халык мәнфәгатен кайгыртучы газета иҗат итү. Девизыбыз да бит: “Халык өчен эшлибез, халык турында сөйлибез!” Ә моңа сезнең ярдәмнән башка ирешеп булмый. Анкета сорауларына даими укучыларыбыз гына түгел, газетаны яңа укып караучылар да битараф калмас дип өметләнәбез.

Анкета булгач, аз гына ярыш рәвешендә эшләргә тырышабыз. (Шартлары 1нче биттә). Язын да (газетабызның 14 май саны) анкета-фараз таратып, “Күрәзәче” конкурсы оештырган идек. Җиңүчеләрне иртәрәк игълан итәргә уйласак та, нәкъ менә шушы зур тиражлы санны көтәргә булдык. Күбрәк кеше күрсен өчен. Безнең яңа тиражны иң дөрес фаразлаган “күрәзәчеләребез” менә кемнәр:

1 урын икәү булу сәбәпле, аларны 500әр сум акча һәм киләсе яртыеллыкка подписка белән бүләкләргә булдык.

Фирая МӨХӘММӘДИЕВА. Саба районы, Иләбәр авылы (21700 дип фаразлаган)

Лилия МӘҖИТОВА. , Бакырчы авылы (21700)

2 урын. Фәридә МОТАВАЛОВА. Актаныш районы, Меңнәр авылы (21777). 500 сум акчалата бүләк

3 урын. Халидә ГОМӘРОВА. Саба районы, Алан-Елга авылы (21650). Киләсе яртыеллыкка подписка.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Анкета

Газетабызны тагын да кызыклырак итү максатыннан, шушы анкетаны да тутырып, редакциягә салсагыз иде. Исем, фамилия, атагызның исеме __________________________________ __________________________________________________________Яшегез____ тулы адресыгыз, телефоныгыз (булса) ______________ __________________________________________________________

Кайда һәм кем булып эшлисез? __________________________________________________________ __________________________________________________________

“БГ”дагы нинди сәхифәләр Сезгә ошамый?___________________ ____________________________________________________________________________________________________________________________________

Котлауларны бастыру газетаны бизиме, әллә ул кирәк түгелме? __________________________________________________________

Безгә теләк-киңәшләрегез ___________________________________

__________________________________________________________

Газета соңарып килмиме?___________________________________

Нинди газеталар яздырасыз __________________________________ ____________________________________________________________________________________________________________________

Почта бүлегенең адресы (рус телендә), телефон номеры (белсәгез)_________________________________________________

Бәйрәм уңаеннан татар авылларында зур тираж белән таратылган газета сезнең авылга килдеме? _____________________________

P.S. Бәяләрне, киңәшләрегезне, тәнкыйтьне дә ничек уйлыйсыз, шулай күрсәтсәгез иде.

Комментарии