Башкортстанда бәйрәм, котларгамы?

Башкортстанда бәйрәм, котларгамы?

11нче октябрьдә ут күршеләребез Башкортстан моннан 32 ел элек кабул ителгән суверенлык декларациясе туган көнен билгеләп үтте.

Миңа бик күп, гасырлар дәвамында тарихта бәхәсләр тудыра торган шаукымлы елларның шаһиты булырга туры килде. Шул вакыйгаларның берсе – 30нчы август һәм 11нче октябрьдә, телләре охшаш булган бердәй халык яшәгән күрше ике республика бер-бер артлы мөстәкыйльлек турында декларацияләр кабул итте. Татарстан иртәрәк эшләде бу эшне. Ул бу нисбәттән, һәрвакыттагыча новатор да булды. Төбәкләр генә түгел, федераль үзәк саналган рәсми Мәскәү дә Казанны зур игътибар белән күзәтте. Хәтерлим, Казан кырмыска оясына таяк тыккан кебек иде. Һәр тыкрыкта, һәр ишегалдында митинглар... Халык Татарстанга аерым, үзгә статус таләп итте. Мондый теләкне татар булмаган милләтләр вәкилләре, хәтта урыслар да күпчелектә яклады. Һәм бер айдан шундый ук документны Башкортстан парламенты да кабул итеп алды. Без, татарстанлылар ут күршеләребезгә битараф түгел идек, аларның безнең тарафлы булуларын теләдек. Чөнки халык СССРның таркалу куркынычын аңлады, бердәм дус булып яшәгән мәмләкәтне югалтудан, чын мәгънәсендә, курка иде. Бу 1991нче елның мартында уздырылган Бөтенсоюз референдумында да расланды. Анда Балтыйк буе илләре, Молдова, Әрманстан, Грузия генә рәсми төстә катнашмады. Референдумда сайлаучыларның 80 проценты катнашып, шуның 76,4 проценты Советлар Союзын саклап калырга теләгәнлекләрен белдерде. Хәтерлим, бу чын демократия вакыты, демократик, ачык төстәге сайлаулар чоры иде. Ләкин ПУТЧ – август фетнәсе оештырылды, ел ахырында СССР таркалды: референдум нәтиҗәләрен искә дә алмый, президент канәфиләренә утырасы килгән шул чактагы Союздаш республикалар җитәкчеләре СССР дигән бөек илне бүлгәләде, үз ханлыкларын булдырды. Федерализм турындагы хыяллар челпәрәмә килде.

Суверенлык парады чорында Татарстан телевидениесендә сәяси тапшырулар редакциясе җитәкчесе, «Атна» мәгълүмати-аналитик программа авторы буларак Уфадагы гамәлләрне дә күзәттем, анализладым. Ләкин Башкортстанда Татарстандагы кебек бердәмлек, күтәрелеш күзәтелмәде. Кабул ителгән декларациясе дә аларның Татарстанныкыннан аерыла иде. Татарстан үзен Федераль үзәк белән килешү төзүче, халыкара субьект дип игълан итсә, ә рәсми Уфа үзен Русия субьекты дип белдерде. Анда телләр турында да анык позиция булмады. Татар теле бөтенләй игътибарсыз калдырылды, шул рәвешле күпчелекне тәшкил иткән халык буларак, татарлар кимсетелде.

Алга таба да Казан белән Уфа бер юнәлештә фикердәшләр булып тәрәкият итә алмадылар. Башкортстанда татар белән башкорт арасына чөй кагу кискен төс ала барды. Шакировчылардан башланган сәер уенны Мортаза Рәхимов тагы да үстереп җибәрде. Кыскасы, Уфада башкортлаштыру буенча рәсми даирәләрдә дә фикер әйтергә генә түгел, гамәлләр кылырга да оялмадылар. Без исә грантлар хисабына тарихны иҗат итүче «галим»нәрнең ачышларына каршы дәшмәдек, күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыштык. Шул рәвешле татарча сөйләшүче «башкорт диалекты» барлыкка килде, хәтта ул «галим»нәрне тыңласаң, Татарстанда да татарлар аз яши булып чыга иде.

Татартсан Чечня сукмагын да сайламады, тыныч, имин юлны сайлап, икътисадын куәтләү белән мәшгуль булды. Татарстандагы вәзгыять аерыла иде, бездә сүз иреге башка булды. Бер генә мисал: Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов минем «Атна» программасы журналистларын ошатмады, һәм ул тапшыруымда Татарстан журналистларын «Б...к чәйнәп йөрүчеләр» дип белдерде. Аның бу «канатлы» сүзе минем программадан юл алды. Бу республикада ирекле бәйсез мәгълүмат чаралары да оеша алмады. Татарстан журналистикасы аерылып тора иде, дәүләткә бәйле булмаган мөстәкыйль газета-журналлар, радио-телевидение саны буенча Татарстан бүген дә лидер. Кыскасы, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев республиканы прогресс юлыннан алып китә алды. Нәтиҗә күз алдында: Татарстан кебек үк көчле, бай Башкортстан донор булудан туктады, ул бүген дотациядә яши, Мәскәүгә кулын сузып тора. Юкса, Башкортстанда завод-фабрикалар Татарстаннан ким түгел иде, әле өстенлекле тармаклары да бар иде. Әлбәттә төбәкләр белән федераль үзәк арасындагы алыш-биреш, донор республикаларны ишәйтү максатына эшләми: Татарстанга да җиңел түгел. Әмма шуны әйтергә кирәк, ут күршеләребез җитәкчеләре белән уңмады. Бу Мортаза Рәхимовка беренче чиратта кагыла.

Инде Татарстанның 30нчы августы да мөстәкыйльлек көне дип аталмый. Бәйрәмгә бәйрәм ул, әмма аның төгәл аныкламасы акрынлап үзгәрде: ул шәһәр көне дә диелә, республика көне дип тә әйткәлиләр... Татарстанда гына түгел, күрше Башкортстанда да.

Хәер, бүгенге вәзгыятьтән чыгып фикер йөрткәндә бәйрәм рухы күтәренке була да алмыйдыр. Башкортстанның быелгы 11нче октябре моны анык күрсәтте.

Инде сүзем ахырында, нинди булса да, 11нче октябрь ут күршеләребезнең тарихи бәйрәме. «Безнең гәҗит»не Башкортстанда да бик күп укыйлар (Рәхимов чорында аны Башкорстанда тараттырмау чаралары да шактый оештырылды). Форсаттан файдаланып бәйрәм белән котлыйсым һәм татарны башкорт итеп күрергә теләгән әкиятче хәсрәт галимнәргә искәртәсем килә: без тугандаш ике халык. Тарих иҗат ителми ул. Мин Әнгам Атнабаевның иҗатына мөкиббән киткән кеше. Аның «Мәсьәлә» шигыре сүземә ноктаны анык куяр, дим.
Син башкорт дип, син татар дип,
Әрләшмәек, туганнар.
Бу халыклар гомер бакый
Бергә тормыш корганнар.
Син башкортмы, син татармы –
Анда түгел мәсьәлә,
Башкорттан да, татардан да
Урыс туа – вәт, бәла! –
Менә кайда мәсьәлә!

Ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии