- 11.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №39 (6 октябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Киләсе яртыеллыкта укыйсы газета-журналлар өчен язылу турында уйлар чак җитте. Бу уңайдан “Безнең гәҗит” укучыларына сөенечле хәбәрләр җиткерә. Киләчәктә дә без газета битләрен рекламалар белән тутырмаячакбыз, журналистларыбыз урыннарга барып тикшергән кыю язмалар, мавыктыргыч мәкаләләр, укучыларыбыз хатлары белән баетырбыз. Иң мөһиме, без бәяләрне, почта, типография чыгымы артуга карамастан, күтәрмәдек. Язылыр өчен газета сайлаган вакытта, бәяләр белән кызыксыныгыз. Быел матбугатка язылу хаклары бик нык артты. Ә без, бәяне күтәрми, шул форматтагы иң арзан газета булып калдык.
Тагын бер яңалык: укучыларыбызның кызыклы язмалары “Безнең гәҗит”кә генә сыярлык түгел иде. Шуңа киңәергә торабыз. Киләсе елда эксперимент рәвешендә яңа газеталар да чыгачак. Алар бик арзан. Язылып карагыз, күңелегезгә ошаса, 2011 елның икенче яртысына язылырсыз, ошамаса юк.
“Безнең гәҗит” форматын үзгәртми. Киресенчә, халыкчанрак булырга, турыдан-туры элемтәләр аша хәбәрләшеп, тагын да эчтәлеклерәк газета чыгарырга тырышачак. Аңа Татарстанда 6 айга язылу хакы – 261 сум. Мәгълүмат каталогның 75нче битендә. Шулай ук Русиянең теләсә кайсы почмагында чикләүләрсез язылырга мөмкин. Русия өчен индексы: 60074.
Хәер, “Безнең гәҗит”кә реклама кирәкми. Аны укучы үз итте. Ә менә безнең редакция тәкъдим итәсе яңа басмалар турында белүегез комачау итмәс. Астагы исемлектәге газеталарга язылсагыз, үкенмәссез.
1. “Могҗизалы дөнья”. (Индексы – 16215. Каталогта 81нче бит). Язылу хакы нибары 10 сум. 16 битле.
Тормышыбыздагы серле, гаҗәп хәлләр турында сөйли. Сәер вакыйгаларга дини, дөньяви гыйлем ярдәмендә аңлатмалар бирергә тырышырбыз.
2. “Мыштым тема” (Индексы: 16108. Каталогта 82нче бит).
Балаларны ничек инсафлы итеп тәрбияләргә, җенси темаларга ничек сөйләшергә? Үзебезне борчыган яшерен сорауларга җавап бирә алучы акыллы киңәшче-сердәш булачак бу газета. Бәясе – 3 сум 50 тиен генә. 8 битле.
3. “Серләр газеты”. (Индексы: 16109. Каталогта 85нче бит).
“Безнең гәҗит”тә татарча сериаллар бик популяр. Ләкин ул анда бик аз бирелә. Ә бу газета мавыктыргыч хикәя-повестьлар белән шыплап тулган булачак. 32 битле роман газета. Бәясе – 20 сум.
4. “Шифалы гәҗит” (Индексы: 16080. Каталогта 89нчы бит).
Бу һәркемнең өстәл газетасы булырга тиеш. Дару үләннәрен кайчан җыярга, алар белән ничек дәваланырга, иң мөһиме, ничек авырмаска? Бу газета ярдәмендә без сәламәт калырга, авырганда дәваланырга өйрәнербез. 16 битле. Бәясе -10 сум.
Әлеге газеталар апрель аенда чыгачак. Күргәнегезчә, бәяләре дә көлке хак. Кулыгызга тотып карагыз, бәлкем ошап китәр дә шул газеталар аша да дуслашырбыз. Табышмак әйтсәләр: “Үзе арзан, үзе файдалы, үзе ипле. Ни ул?”, беләм, ул – “Безнең гәҗит” газетасы оештырган кызыклы 4 яңа газета, диегез. Бу яңа газеталарны җыеп барып, гомерлек ярдәмче, юлдашчы итәргә мөмкин булачак. Без моңа ышандырабыз. Әгәр ошатмасагыз, язылу хакын кире кайтарырга вәгъдә итәбез.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии