Күрәзәче булырга туры килә...

Күрәзәче булырга туры килә...

Бик буталчык заман җитте бит әле. Иртәнге акыл кичкә ярамый, кичкесе, иртәнгә. Вәзгыятьне чамалап кына беләсең, Әйтерсең, һәркайсыбыз күрәзәче... Җаваплылыкның үзе булырга тиешле кешеләрнең сүзләре ышандырмый, телевизор, радио нидер сөйли, әмма без тотып карый торган тормыш турында түгел. Бу мәкаләне укыганчы газетабызның өченче битенә күз салыгыз әле. Череп байыйбыз икән бит. Ничек баемыйсың, шуның кадәр акча алгач... Быел апрельдә русиялеләрнең уртача хезмәт хакы 10,4 процентка арткан һәм 71204 сумга җиткән. Татарстан калыша: безнең уртача айлык эш хакыбыз 53600 сум гына. Болай дәвам итсә, озакламый айлык керемебез 100 мең сумга җитте, дисәләр дә, аптырамабыз. Дөрес, бу очракта күрәзәчелек итеп ятасы юк, тотып кына карыйсы. Үз кесәләребезне капшап, таныш-белешнең акчаларын сорашып баккач, нәтиҗә чыга: шыттыралар, дип куясы килә. Юк минем таныш белешләрем арасында 53 – 71 мең сум хезмәт хакы алып эшләүчеләр. Шундый мәкалә тәкъдим итеп, «Безнең гәҗит», аның журналисты Фәнзилә Мостафина «шыттыра» дип уйламагыз. Автор Росстат туплаган статистика мәгълүматларын гына җиткерә. Рәсми мәгълүматлар шундый бит.

Безне күрәзәче булырга мәҗбүр иткән тагын бер вакыйга: 23 – 24нче июнь хәлләре кемне генә тетрәндермәде икән. ЧВК «Вагнер» исеме белән танылган гаскәр фетнә оештырды. Бернинди каршылыксыз Ростовны кулга төшереп, Мәскәүгә юл тотты. Билгеле булганча, әлеге гаскәрдә күбесе төрмә җәзасын хәрби хезмәткә алыштырган, ялланган кичәге җинаятьчеләр. Русия гражданнар сугышы алдында калды. Яшермим, ЧВК җитәкчесе Евгений Пригожин да, аның отрядындагы сугышчылар да миндә ышаныч уятмый. Төрмәгә эләккән җинаятьчеләрне тәртибе, махсус законнар нигезендә генә амнистиялиләр юкса.

Шунысы гаҗәпләндерә, фетнәдән соң 5 көн үтүгә Владимир Путин әлеге фетнәчеләр белән очрашкан. Моны 2 атна узды дигәндә генә беләбез. Ә аңарчы без Путин авызыннан да фетнәчеләргә карата катгый янаулар ишеттек. Федераль телеканаллар Пригожинның тетмәсен тетте. Аның офисында 10 миллиард сум акча таптылар. Пригожин исемендә берничә паспорт булуы ачыкланды. Пригожин Белоруссиягә китәчәк, диелде...

Берсе дә дөрес булмады. Акчасы да, хокук сакчылары тарафыннан конфискацияләнгән техника да Пригожинга кире кайтарылды.

Путин белән очрашуда Пригожин үзе генә булмаган. Отряд командирлары да катнашкан, 35 кеше булган. Алар Путинга тугрылыклы булуларын аңлатканнар, ә Путин вагнерчыларга эшкә урнашуда булышырга вәгъдә биргән. Президент сүзчесе шулай дип белдерде.

Әлбәттә, биредә сүз тыныч тормыштагы һөнәрләр турында түгелдер. «Вагнер» Украинада бик кирәк. Әгәр бу гаскәр таркалса, Украина фронты үтә авыр хәлдә калырга мөмкин иде. Мобилизацияләнгән егетләрнең хәрби осталыгы вагнерчылар белән чагыштырырлык түгел бит. Пригожин үзенең кирәклеген белә, әнә фетнә белән дә көчен күрсәтеп алды.

Шөкер, фетнә бәла-казаларсыз тәмамланды. Әмма мин Русиянең ниндидер бер куркыныч чик алдында калуын тойдым. Мондый куркыныч беттеме, тотрыклылык, бүгенге хакимиятнең көче ныкмы? Никтер бу сорауларга җавап бирергә кыенсынам хәзер. Путин да моңарчы булган эзлекле какшамас позициясен үзгәртте. Ул бит хыянәтне кичерә алмый иде. Кремль тирәсендә бөтерелгән Михаил Ходорковский (Ят агент) мисалы мәсәлән. Оппозициядәге башка фигурантларның да хәлләре мәгълүм. Ә бу очракта фетнәчеләр белән очрашу һәм килешү... Пригожинга тугрылыклылыгын исбатлау өчен кирәк булды микәнни бу фетнә?! Минемчә, бүген Кремль Пригожин һәм аның гаскәреннән башка, вагнерчылар кремльдән башка яши алмый. Евгений Пригожинга мөнәсәбәт нинди генә булса да, ул дәүләтнең сугышчан куәте булып тора бүген. Мәсәлән, рәсми мәгълүматларга караганда, Русия 2023нче елда саклану ихтыяҗларына 4 триллион 981 миллиард 606 миллион сум акча тотарга тиеш. Ә Владимир Путин 27нче июньдә ЧВК «Вагнер» бюджеты турында менә ниләр әйтеп ташлады: «2022нче елның май аеннан 2023нче елның маена кадәр «Вагнер» компаниясенә 86 миллиард 262 миллион сум түләнгән. Шуннан акчалата 70 миллиард 384 миллион, өстәмә түләүләр – 15 миллиард 877 миллион, иминият түләүләре – 110 миллиард 179 миллион сум», – диде президент. Җәмгысы 200 миллиард. Бу оборона бюджетының саллы өлеше...

«Вагнер» Белоруссиягә китә, дигән хәбәр булды. Бармый ул анда, мондый бюджетны бары тик Русия казнасы гына күтәрә ала. Шунысы аңлашыла, Русия акчасына ныклы йодрык хасил булган. Украинадагы җиңүле адымнар да, 23 – 24нче июнь фетнәсе дә бу йодрыкның бик каты булуын дәлилли. Бүгенге вәзгыятьтән чыгып уйлаганда, Русия бу йодрыктан баш тарта алмый, гомумән баш тарта ала микән!

Тагын бер сорау күрәзәчелек итәргә мәҗбүр итә: махсус хәрби операция беткәннән соң бу йодрыкны кая куясы, һәм иң мөһиме – 24нче июнь фетнәсе кабатланмасмы? Менә бу хакта бүген беркем дә әйтә алмый. Гомумән, җавапсыз сораулар бихисап. Кем әйткәндәй, илдәге вәзгыять турында сорасалар, «без поллитра не разберешься» дисәң генә инде. Аңламыйм бу вәзгыятьне: ертык-портык гамәлләр, әйтелгән әмма онытылган вәгъдәләр чорыннан һич савыга алмыйбыз.

Тәмам буталанып бетте шул дөнья: ана – улны, ата кызны танымас хәлгә җиттек. Ахырзаман дими, ни дисең инде бу вәзгыятьне. Әнә милләтебезнең, Татарстаныбызның хурлыклы улы Илназ Галәвиев суд хөкем карары белән разый түгел. Гасырларга, тарихларга язылып калырлык «геройлык» кылды бит ул. 2021нче елның 11нче маенда Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене атып үтерде. Чебен үтерәмени?! Татар дип аталырга тиешле милләт вәкиле бит әле. Ул гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде.

«Герой» моның белән ризалашмыйча, апелляциягә биргән. Аның эше 7нче август көнне Түбән Новгород шәһәрендә кабат тикшереләчәк. Бу бала зомбилыкның типик үрнәге: бер гаепсез кешеләрне кызганмаса да, һичьюгы үз яшьлегенең гүзәл чорын да күрергә өлгермичә үтәчәк тимер рәшәткә артындагы гомерен жәлләгән булса, мондый фаҗига булмый калыр иде. Әле аның бик перспективалы хыялы турында бәян иткәне булды. Үз вәхшилеге, кан кою турында бестселлер язып ятмакчы, дан казанмакчы. Коеп куйган Джек Потрошитель инде менә. Татарга да шундый потрошительләр кирәк иде бит. Гафу итегез, минем әнием иләс-миләс холыксызларны «Тавык мие эчкән нәрсәләр» дип бәяли иде. Монда бу тасвирлама гына аз кебек тоела. Бу тасвирлама Илназ адресына гына кагылмый. Бөтен җәмгыять тавык мие эчкән сыман миңа. Аны безгә интернеттан, киноэкраннардан, телевизордан ушаты белән башларыбызга тутыралар. Ул баштагы мәлдә генә уңыш китерә ала. Ә аннан зомбилык башланырга мөмкин.

Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии