«Безнең гәҗит» «балалый»

«Безнең гәҗит» «балалый»

«» газетасы сәхифәләргә бик бай. Башка басмалардан аерыла торган сыйфаты – аның һәр бите аерым газета сыман. Бу укучыларыбызга бик ипле: теләгән, яраткан сәхифәсенең кайда урнашканын белеп тора һәм иң элек шуны укый.

Безнең укучыларыбыз да бик актив, кайбер сәхифәләр «тулып ташый» башлады. Һәм уйлашканнан соң аларның кайберләрен «башка чыгарырга» булдык.

Инде менә яңа газеталарның беренче саннары укучыларына китте. Китермәсәләр почта таратучылардан сорагыз.

Узган ел языла алмаучылар алар белән почта бүлекчәләрендә реклама папкасыннан таныша ала. Инде үзегезгә үк алдырасыгыз килсә, бары тик редакциягә 2–111–060 телефонына шалтыратып яки 89046714090 телефоны аша адресыгызны СМС аша юллап соратырга, я редакциягә килеп алып китәргә мөмкин. Чөнки бу ярты еллыкта чыга торган саннарны почта аша яздырып алып булмый. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә редакциягә мөрәҗәгать итеп кенә соратып ала ала. Чөнки бу басмалар Татарстанда гына тарала.

Шуны да онытмагыз, бу газеталар «Безнең гәҗит»не алыштырмый һәм аңа хилафлык китерми. «БГ» алга таба да шулай ук эчтәлекле булып чыгачак.

Тагын бер мөһим хәбәр: 12нче майдан 22нче майга кадәр абунәчеләр декадасы булачак. Һәм редакциябез акциядә катнашып барлык газеталарына да бәяне төшерә. Хәер, бу газеталар болай да иң арзанлылар. Каталогны караганда игътибар итегез, шундый форматтагы газеталар арасында андый очсызлар юк.

Бу газеталарның ташламалы бәяләрен күрсәтәбез.

1. «Могҗизалы дөнья». (Индексы — 16215. Каталогта 84 бит). 2 айга бер чыга, язылу хакы – ташламалы бәя белән, өй адресына – 32 сум 40 тиен. Газета 16 битле. Тормышыбыздагы серле, гаҗәп хәлләр турында. Сәер вакыйгаларга дини, дөньяви гыйлем ярдәмендә аңлатмалар бирә.

2. «Серләр гәҗите». (Индексы: 16109. Каталогта 87 бит).

Бу газета мавыктыргыч хикәя-повестьлардан тора. Ә авторлар – укучылар үзләре. 32 битле роман-газета. 2 айга бер чыга. Бәясе — акция вакытында – 22нче майга кадәр 54 сум. Ә 22нче майдан соң 60 сум торачак.

3. «Шифалы гәҗит» (Индексы: 16080. Каталогта 89 бит).

Дару үләннәрен кайчан җыярга, алар белән ничек дәваланырга, иң мөһиме, ничек авырмаска өйрәнербез. 16 битле. Айга бер тапкыр чыга. Бәясе – 64 сум 80 тиен.

4. «Мыштым тема» (Индексы: 16108. Каталогта 84нче бит).

Балаларны ничек инсафлы итеп тәрбияләргә, җенси темаларга ничек сөйләшергә? Үзебезне борчыган яшерен сорауларга җавап бирә алучы акыллы киңәшче-сердәш булачак бу газета. 2 айга бер чыга. Бәясе — 32 сум 40 тиен. 16 битле.

4. «Безнең гәҗит»кә язылу хакы да арзаная: алдагы 10 көн дәвамында ул 256 сум 50 тиен торачак. Ә болай аның үз хакы — 270 сум.

22нче майдан соң бу газеталарга ташламалы язылу мөмкинлеге булмаячак.

Комментарии