Трамп белән ялгыштык

Трамп белән ялгыштык

АКШ белән өметләнелгән дуслыгыбыз челпәрәмә килергә тора бит әле. Трамп дигән хуҗаларына шул кадәр зур өметләр баглаган идек, югыйсә. Бөтен илебез белән бәйрәм иттек бит. Бу хакта мин үзем дә яздым. «Әкиятчеләр һәм әкият тыңларга яратучылар илендә» (2016, №46, 16 ноябрь), «АКШ президентлы, банкларыбыз банкрот, ә ярдәм ашыга алмый…» (2017, №3, 18 гыйнвар).

ШАМПАН ШӘРАБЫ ЭЧҮЧЕЛӘР БҮГЕН ДӘШМИ

Әй шул АКШтагы сайлаулар вакыты… Дональд Трамп җиңгәч Жиринивский ДәүДумада шампан шәрабы таратты. Халык урамнарга чыгып бәйрәм итте. АКШ ниһаять Русия җыруын җырлар, русиялеләр ниһаять типтереп яши башлар сыман иде дә (мин әлбәттә болай язмадым, бу эйфориянең озакка бармаячагы турында сөйләдем)… барып чыкмады. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр… Хак икән. Бөтен илебез «трамплашып» югары хисләр белән исерешкәндә менә сиңа мә, АКШ без яклаган рәсми Сүрия хәрби-һава ныгытмасына һөҗүм ясады. АКШ президенты Дональд Трамп әлеге һөҗүм, Сүрия гаскәренең вәхшиләрчә химик корал куллануына җавап, дип белдерә. Трамп сүзләренчә, химик корал куллану аның Бәшәр Асад режимына булган мөнәсәбәтен үзгәртергә мәҗбүр иткән. Баш күтәрүчеләр контролендә булган Хан-Шәйхун шәһәрендә 4нче апрельдә химик корал кулланылган дип фаразлана. Әлеге һөҗүмнең корбаннары 70тән артты.

Британия, Төркия һәм Япония АКШның гамәлен хуплады.

Сүриядә барган алты еллык сугыш дәвамында АКШ Сүрия гаскәрләренә беренче тапкыр һөҗүм ясады. Моңа кадәр АКШ «Ислам дәүләте» террорчы төркеме (Русиядә тыелган) позицияләренә генә һава һөҗүмнәре оештыру белән чикләнә иде.

Пентагон һава һөҗүмнәре планын берничә ел элек эшләгән булган, ләкин Барак Обама идарәсе Сүрия гаскәре белән турыдан туры низагка керми иде. Ул бары тик химик корал кулланылган очракта мондый һөҗүмнәр оештырылырга мөмкин дип кенә кисәтеп килде.

Русия Президенты Владимир Путин Американың ракета һөҗүме суверен дәүләткә каршы агрессия булып тора, дип бәяләгән. Бу хакта Путинның сүзчесе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Русия Сүрия күгендә очышлар иминлеген тәэмин итү турында АКШ белән килешүен туктата. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова белдерде. Әлеге адым АКШның Сүрия гаскәрләренә һөҗүменә җавап, диде ул.

Русия һәм АКШ 2015нче елдан бирле Сүриянең һава киңлегендә барлык очкычларның очышларын көйләү буенча хезмәттәшлек иттеләр. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта бер-берсенә ярдәм итү турында да килешенгән иде.

ТРАМП БЕЗНЕКЕ БУЛЫП ЧЫКМАДЫ

Менә сиңа мә… Әле АКШ иминлек көчләре Русияне, Америкадагы сайлауларга хакерлык һөҗүме ясауда һәм Трампны сайлатуда гаепли… Чынлап та без теләгән Трампны алыштырып куйдылармы әллә? Юк, АКШтагы вәзгыятьне – Трамп булсынмы, башкамы, бер генә кеше үзгәртә алмый. Русиядә генә ул аерым кешеләр мәнфәгатен искә алып кануннар үзгәртелә, хәтта Конституция дә турала. Бездәге менталитет дөньяга бармый. Юкса, Трамп ул шикле бәндә, ул безнеке түгел, диючеләр дә булды. Әмма эйфория акылларыбызны томалады. Менә Трамп килеп 100 көн дә үтмәде – кем икәнен күрсәтте.

Без 1 атна эчендә ике зур һөҗүмне кабул итеп алдык, һәм йотып җибәрдек. Ничек кенә ризалашмасак та, нинди генә протестлар белдерсәк тә – АКШ, аның президенты Трамп шулай беркем белән хисаплашмаячагын искәртеп алды. Өстәвенә без дус санаган Кытайны да үз ягына аударып маташа, Төньяк Кореяны да авызлыкламакчы… Төркия белән дә тагын суына башладык.

Икенчесе – Питербургтагы теракт…

Һәм минем башымда кабат-кабат сораулар хасил була: кирәк идеме безгә Сүрия, ягъни авыртмаган башка тарак. Гәрчә, стратегик яктан Сүриягә йогынтыбызның мөһимлеге булса да… Бәлкем, иминлегебез дә иминрәк булыр иде, терактлар куркыта бит. «Террорга урын юк. Безне куркыта алмассыз», дип митинглар оештыру гына, халыкны берләштерсә дә, террорчыларны да өркетми, иминлекне дә ныгытмыйдыр.

КОРРУПЦИОНЕРЛАРМЫ, ЮКМЫ?

Март башында Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия Премьер-министры Дмитрий Медведевның байлыгы турында тикшеренү фильмын чыгарды. («Мин синең аркаңны кашыйм, син минекен кашырсың…» «БГ» 2017, №10, 7 март)

Медведев Коррупциягә каршы көрәш фонды мәгълүматларына карата, 1 айдан соң гына, 4нче апрельдә генә аңлатма биреп, «чүп һәм кәгазь боткасы», дип белдерде. Ә Русия Думасы Медведевнең коррупциягә катышы булу-булманы тикшерүдән баш тартты.

Менә ниһаять фильмдагы тагын бер фигурант телгә килде. Әлеге тикшеренүдә, бизнесмен Алишер Усманов Медведев белән бәйле «Соцгоспроект» дип аталган фондка Рублевкада йорт һәм җир кишәрлеге бүлеп биргән, диелгән иде. Һәм менә Усманов Коррупциягә каршы көрәш фонды җитәкчесе Алексей Навальныйны, яла якканы өчен, мәхкәмәгә бирәчәге турында, белдерде.

«Навальныйның ялган белдерүләренә бик озак игътибар бирми йөрдем», – диде Алишер Усманов ТАСС хәбәрчесенә. Ләкин аны җинаятьләрдә гаепләп, активист «кызыл сызыкны» узды, ди бизнесмен. Усманов үз эшчәнлеген «кануннарга ярашлы алып баруын» белдерә һәм Навальныйның аны гаепләр өчен «рухи яктан хокукы» юк ди.

Оппозиция активисты үзенең «Твиттер»ында Алишер Усмановның мәхкәмәгә бирү хәбәрен болай шәрехли: «О, Алишер Усманов (отсидевший 6 лет ещё в Узбекской ССР) сообщает, что я «преступник» и он подаст на меня «заявление в органы».

Әлегә янаулар шулай матбугатта һәм интернетта гына. Судка кайчан барып җитәр, хәбәр юк. Суд – иң дөрес юлдыр. Кемдер кемнедер ниндидер хилафлыкларда гаепли икән, «аны чүп, компот» дип бәяләп кенә каласы түгелдер, ә бәлки яла якканы өчен хөкемгә тартыргадыр… Әлбәттә инде гаепсез булсаң, ягъни сиңа нахак бәла таксалар. Алишер Усманов, бәлкем үзен аклый да алыр, безнең Русия судларында бу бик мөмкин эш. Әмма минем әлеге фильмнан чыгып шул ук Алишер Усмановка соравым бар: ул нигә дип миллиардларын ниндидер шикле фондларга һәм затлы сарайлар, усадьбалар корылышына иганәче буларак тапшыра икән?! Мәсәлән, минем авылымда больницалар ябылып бетте, дияргә була. Әйтик, балалар йортларына, кодрәтле медицина үзәгенә шулай иганәлек итсә, Навальный да Алишер Усмановны мактап кына торыр иде, мин җинаятьче түгел, дип акланып та торасы булмас иде…

ВӘЗГЫЯТЬ КУЕРА

Кыскасы Русиядә бүген сәяси тотрыклылык какшый башлады. Навальный видеосы халыкны 26нчы март көнне Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда, Чаллыда да коррупциягә каршы митингларга алып чыкты. Шунысы: күп урыннарда бу митингларга рөхсәт бирелмәде, әмма алар үтте һәм анда яшьләр күп җыелган иде. Оештыручылар административ җаваплылыкка тартылсалар да, бу урам җыеннары тукталып калыр, дип уйларга мөмкинлек бирми.

Икенче яктан ерак юлларга йөк ташучылар ризасызлык белдерә. «Платон» системасына каршы протест белдерүчеләр Русиянең барлык төбәкләрен дә колачлап алган инде. Әлегә бу эшмәкәрләр сәяси дәгъвалар белдерми, шул исәптән Навальный тарафдарлары да илдәге сәяси корылышны үзгәртергә чакырмый, бары тик Медведевны җавапка тартуны гына таләп итә. Әмма хакимиятнең саксыз эшчәнлеге бу хәрәкәтне көчәйтергә, дәгъваларын үзгәрттерергә мөмкин. Митингларга чыгарга әзер торучылар бихисап: бу армиягә торак төзелешендә алданучыларны да, банкларда акчалары янганнарны да кертергә кирәк. Өстәвенә терактлар куркынычы тынгылык бирми…

АКЫЛЛЫ ТӘКЪДИМГӘ КОЛАК САЛЫРЛАРМЫ?

Татарстан Дәүләт Советына КПРФ фракциясе депутаты Артем Прокофьев йөк машиналарыннан юлларда йөрү өчен акча алу системасын гамәлдән чыгару турында канун өлгесен кертте.

Депутат, «Платон» системасының юлларны төзекләндерү өчен акча җыюны арттыру максаты тормышка ашмады, ул йөк ташучы ширкәтләргә дә зыян сала, ди. «Нәтиҗәдә транспорт хезмәтләренә бәяләр арта, үз чиратында бу башка товарларга да бәя артуына китерә», диелә канунга аңлатмада. Коммунистлар фикеренчә, «халыкның каршылык митинглары аннан баш тартырга кирәклеген күрсәтә».

Канун өлгесен башта Татарстан Дәүләт Советы караячак. Әгәр ул хупланса, документ Русия Думасына җибәреләчәк.

УРЛАНГАННЫ КИРЕ КАЙТАРЫРГА

Генпрокуратура түрәләрнең чыгымнарын эшләреннән киткәч тә контрольдә тотарга булыша торган канунга төзәтмәләр тәкъдим итә. Әгәр ул гамәлгә куелса, элеккеге түрә мөлкәтенең намуслы юл белән табылмаганы исбатланса, ул милек, хәтта хатыны исемендә булса да, тартып алынырга мөмкин, дип яза «АиФ».

Мондый канун кирәктер, ләкин нәтиҗәсе булыр микән. Булса да, сайлап алып, кемнеңдер сөяленә басканнарны бөтенләй юк итү өчен генә кулланылмаса.

Бүген түрәләр декларация дә тапшыра, туган тумачасын да рәхәттә яшәтә ала… Хәтта, әнә өстә телгә алганча, алар коррупциядә фаш та ителә… Әмма арба шул ук, вәзгыять үзгәрми.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии