- 11.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Матбугат тагын бер җитди сынау алдында. Моңарчы Почта газета-журналлар тарату өчен ил казнасыннан 3 млд. сум күләмендә дотация ала иде. Һәм почта хезмәткәрләренең аңлатуларына караганда, шуның ярдәмендә газета-журналларга язылу хакы 2008нче ел дәрәҗәсендә саклана алды. Дөрес, мин газета мөхәррире буларак, бәхәскә керә алам, чөнки бәяләр, акрынлап булса да, үсте. Үзебезнең «Безнең гәҗит» мисалында әйтәм, бу бәяләрне укучыларга артык каты сиздермәс өчен, редакция торган саен билбауларны ныграк кыса барды. Эшне эчке резервларны исәпләп, чыгымнарны мөмкин кадәр киметеп оештырырга туры килә иде, чөнки язылу хакыннан кергән акчаның редакциягә тиясе өлеше торган саен кими барды. Почта гына түгел кәгазь, типография чыгымнары да күтәрелә торды бит. Әмма без киләчәккә зур планнар корып эшебезне үзебез теләгәнчә оештыра ала идек әле. Әйтик, безнең 10 еллык юбилей уңаеннан язылу хакларын артырмый калынаюыбыз да бик ошады укучыларыбызга. Чөнки узган елдан бирле һәр айның икенче чәршәмбесендә 16 битле урынына 32 битле калын газета тәкъдим итә башладык. Алга таба да шулай эшләргә иде ният. Ләкин, без уйлаганча гына барып чыкмый шул. Быелгы язгы язылу кампаниясенә әле каталоглар һаман да формалаштырылмый, чөнки почта үз бәяләр тарифын раслый алмый. Быел дотация булмаганлыктан ГАЗЕТАЛАРГА ЯЗЫЛУ ХАКЫ 2 ХӘТТА 3 ТАПКЫР АРТЫРГА МӨМКИН ДИП КУРКЫТАЛАР. Инде берничә ай дәвамында журналистлар җыелышып хөкүмәткә, Президентка, вакытлы матбугатны үтермәү чараларын күрүне сорап хатлар яза, имзалар җыя. Әмма хакимияттән әлегәчә анык җавап юк. Дотация акчасы редакцияләрнең үзләренә өләшенергә тиеш, дигән сүзләр дә булды, әмма рәсми карарлар һаман да кабул ителми. Хәер, аның механизмын да мин күз алдына китерә алмыйм. Ул ярдәм редакцияләргә, бигрәк тә безнең кебек бәйсез басмаларга барып җитәр микән?!
Мин моңарчы укучыларыбызга дәшмәдем. Бәлкем, мәсьәлә хәл ителер дип өметләндем. Әмма өметләр сүнеп бара. Язгы язылу кампаниясендә газеталарга, шул исәптән «Безнең гәҗит»кә дә язылу хакы бермә-бер артачак. Аның 500–600 сумга җитүе дә ихтимал. Дөрес, әлеге язманы әзерләгән вакытта «Ведомости» газетасы газета-журналларга язылу хакы төбәкләргә бәйле һәм арту 25 процент чамасы булачак дип хәбәр итте. Димәк, минем уйлавымча, тариф иң аз дигәндә 25 процентка күтәреләчәк. «Безнең гәҗит» мисалында бу 450 сум тирәсе булыр, дип уйлыйм: арту – 100 сум чамасы… Бу әле иң кулай вариант булса гына. Һәм ул бары тик почта чыгымнарын гына исәпкә ала. Типография дә кыйммәтләнә бит… Ярты елга язылу хакын шулай кинәт күтәрү бик күпләр өчен авыр хәл, ул укучыларыбызның матди хәленә зур зыян салачак.
Шуны истә тотып, укучыларыбызның мәнфәгатен яклап, без «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»КӘ УЗГАН ЕЛГЫ БӘЯЛӘРДӘН АЛДАН ЯЗЫЛУ МӨМКИНЛЕГЕН БУЛДЫРГАН ИДЕК. Әле алай гына да түгел, редакция бер яклы гына килеп, үз өлешеннән бәяләрне 9 сумга киметте. Ягъни 31нче мартка кадәр 2014нче елның икенче яртысы өчен 6 айга 339 сумга язылып кала аласыз. Аңарчы язылу хакы 348 сум иде. Кабатлап әйтәм, бу редакциябезнең тырышлыгы нәтиҗәсе һәм ул бары тик Татарстандагы барлык почта бүлекчәләрендә генә.
Баш мөхәррир буларак, тагын бер кат искәртәм: бары тик шушы март аенда гына 2014нче елның икенче яртысы өчен арзанлы «Безнең гәҗит»ле булып кала аласыз. Бу хакта башкаларга да хәбәр бирегез.
Килеп туган вәзгыять шартларында да без бер-беребезне югалтмабыз дип өметләнәм. Вакытлы матбугат, «Безнең гәҗит» бу сынауны үтә алыр, шәт Иншаллаһ. Бу сынау «БГ» кебек, дәүләттән ярдәм алмый, мөстәкыйль эшләүче, беркемгә дә буйсынмаучы, бәйсез басмаларга зур кыенлык тудырачак.
Киңәшемне тотарсыз, вәзгыятьне аңларсыз дип өметләнеп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
«Укучыларыбызга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен»,

Комментарии