Кадерле дуслар!

Кадерле дуслар!

Газетабызның интернет сәхифәсе буенча фикерләрегезне бирегә язсагыз уңайлырак булыр. Админ эш итә торган терминнарны үзем алдан тикшерә алмадым. Шуңа андагы хаталарга артык игътибар итмәсәгез иде. Тагын 1–2 көннән ул төзәтелер.

Аңлашылганча, бу атнада инде сайт тест режимында яңа безнең.ру исемендә он-лайнда эшли башларга, һәм сынау үтәргә тиеш иде. Әмма язмыш башка эшләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр итте. Шуңа инде тест режимында бергәләшеп эшләргә туры килә. Яңаруны тагын да озакка сузу мөмкин түгел дип таптым һәм бүген без аны тоташтырдык. Шунысына игътибар итегез: интернет газетабызның иске варианты да шушы калыптагы сайтка күчереп тутырылган. Даталап кереп 2008нче елгы язмаларны да (сайт шул вакыттан тулылана) табып укырга була. Эзләү мөмкинлеге камилләштерелгән. Кем инде иске сайтны сагына, аңа да әлегә керергә була. Адресы: http://iske.beznen.ru/

Сайтта теркәлү

Һәм тагын күпләрне куркыткан теркәлү турында… Аннан куркырга кирәкми. Кушаматыгыз калсын, әмма теркәлгәндә таләп ителгән сорауларга җавап кына бирергә кирәк. Сезнең исемнәрегез беркайчан да укучыларга күренми һәм сер итеп саклана. Алайса теркәлүне цензура дип бәяләргә азапланучылар барлыгын әйттеләр башка форумнарда. Мәгънәсезлекне, кешеләрне пычратуны чикләү цензура түгел ул. Минем максатым – татарда да куркусыз, үз сүзен әйтерлек акыллы фикер алышу урыны булырга тиеш. Әмма теркәлү – киләчәк эше. Бүген теркәлү процессының әле камилләштерелмәгәнлеген аңлап аны кичектерергә булдык. Әлегә “Кертмичә булмый торган җир” ише командалар сораганны үтәп))) кенә язасы. Бу теркәлүгә охшаган ишарә генә. Дөресен әйткәндә, мин яшь кеше булмаганлыктан))) үзем дә бик белдекле компьютерчы түгелмен. Бу эшләрнең тәртибен бик үк аңлап бетермим. Әмма тора бара бары да җайланыр.

Ә ТВ бүлеге булачак. Эшлибез. Әлегә үз тапшыруларыбыз булганчы эшли торырга төрле тәкъдимнәр бар. Бәлкем, “Әйбәт гайбәт” тапшыруларының кайберләрен элеп куярбыз. Әлегә уйлыйбыз.

Игътибарыгыз, җитешсезлекләргә түзем булганыгыз өчен рәхмәт. Җанлы сайтны бергәләп эшлик. Киңәш-тәкъдимнәр, тәнкыйть безгә бик кадерле…

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Сайтта теркәлү тәртибе

Сайтыбызда теркәлү вакытында керү исемегезне латин харефләре белән генә язасы да емайлны кертеп калдырасы. Шул емайл адресына шунда ук яңа серсүз белән хат килә. Килмәгән икән, спамнар арасында карый аласыз, анда эләгүе бар.

Булды Изображение удалено.

Кыенлык килеп чыкса, yerdem@beznen.ru адресына хәбәр итеп була, булышырбыз. Кадерле дуслар!, 5.0 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии