Компенсация һәм… бәдрәф кәгазе

Компенсация һәм… бәдрәф кәгазе

Хәзер алдыңны – артыңны карап йөри торган чорда яшибез. Яңадан яңа законнар кабул ителә. Барысы да иркен сулыш алу өчен түгел, әлбәттә: артыгын сөйләмәскә, күп белмәскә мәҗбүр итә торганнар. Бигрәк тә журналистларга эшләү кыенлаша. Әле син кеше таный торган күз уңындагы шәхес булсаң, бигрәк тә. Интернет киңлекләрендә дә, социаль челтәрләрдә дә күренгән хәбәрләргә «ошый» дип лайклар куярга да куркыныч: төрмәгә кадәр барып җитүең бар.

СОЦИАЛЬ ЯРДӘМНЕҢ НӘНИЛЕГЕННӘН КӨЛМӘ

«Камчатка» дәүләт телерадикомпаниясе алып баручысы Александра Новикова Русиядә социаль түләүләрнең 3 процентка артуын хәбәр иткәндә, түзмәгән, көлеп үк җибәргән. Әле сөенгән, ярый әле турыдан-туры эфирда түгел идем, дигән. Әлеге язманы кемдер интернетка куйган һәм ул иң популяр хәбәрләрнең берсенә әйләнде. Алып баручы инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиациягә дучар ителгән гражданнар һәм ташламаларга хокуклы башка гражданнарга тиешле 1500 сумны бүлеп күрсәтте. 900 сумлап медикаментларга, 137 сум санаторийларга путевкаларга, ә калган 127 сум 70 тиен шәһәр яны яисә халыкара транспорт белән дәвалану урынына кадәр һәм кире кайту юлына тәгаенләнә, дигәндә журналист түзмәде, шаркылдап көлеп җибәрде. Коллегаларыннан гафу үтенеп, сез ишеттегез, чынлап та бик тырыштым көлмәскә. Калганы халыкара транспорт өчен… диде ул һәм тыела алмый бик озак көлде.

Айлык акчалата түләү 1нче февральдән индексацияләнде. Закон нигезендә әлеге ташлама акчалата да алына ала.

Моңарчы Камчатка өчен генә эшләгән телеканал алып баручысы Александра Новикованы Интернет ярдәмендә хәзер Камчаткада гына түгел, бөтен дөньяда таныйлар инде. Әмма журналист үзе моңа бик шат түгелдер. Русия дәүләт телерадиокомпаниясенең Камчатка филиалы директоры Алексей Костылев белдергәнчә, аңа әлеге язманы «Ютьюб»ка кем урнаштыруы мәгълүм. «Әлегә беркем дә җавапка тартылмаган. Гаеплеләр табылганнан соң, җавап бирергә туры килер. Ә Александраны җәзага тарту турында бернинди дә тәкъдим әлегә юк», – дигән ул «Медуза» басмасында.

Димәк, әлеге хәбәрне таратучыларга да, дәүләт тарафыннан билгеләнгән ташламалардан көлгән алып баручыга да ниндидер административ чаралар күрелергә мөмкин. Бу инде сүз башындагы «Алдыңны – артыңны карап йөр…» киңәшенең актуальлеген тагын бер тапкыр искәртә.

Путин Федераль җыенга еллык юлламасын тәкъдим итеп, анда ана капиталын арттыру турында белдергәч, икенче бер телеалып баручы Алена Водонаева да, аны социаль челтәрдә үзенчә шәрехләп, дан казанды. Бу хакта газетабыз берничә тапкыр язды. «Русиядә йә байлар, йә хайвани көтү генә бала таба. Хәерчелектә яшәп 3әр, 4әр бала тапкан гаиләләрне күрә алмыйм», – дип белдергән иде ул социаль челтәрдә. ДәүДумада аны штрафка тартырга чакырдылар. Дума спикеры Вячеслав Володин, ул русиялеләрне мыскыл итте, дип белдерде. Инде Водонаеваны полициягә чакыралар. Җинаять эше кузгалтырга җыеналар…

Менә бит, хәзер Русиядә «дөресен әйткән туганына ярамаган», дигән гыйбарә тулы куәтенә эшли башлады. Чынбарлыкны әйткәндә, кемдер гарьләнергә, үзен мыскыл ителгән, дип санарга мөмкин. Социаль түләүләрнең аз булуын әйткәннән, ни өчендер, башлыча, депутатлар хурлана…

Чираттагы хәбәрне язуым белән мин дә хөкем ителүгә тармасам инде… Хәер, мин бит булганны язам. Бәя дә бирмим. Чөнки ул болай да аңлашыла. Бик күпләр хәзер таныштырасы геройга афәрин дияр…

РӘХМӘТ ЙӨЗЕННӘН БӘДРӘФ КӘГАЗЕ

«РИА Новости» хәбәреннән күренгәнчә, Карелиядә ветераннарга түләүләргә компенсациядән канәгать булмаган пенсионер Сергей Андруневич (элеккеге ФСБ хезмәткәре) җирле парламент утырышына килеп, депутатларга бәдрәф кәгазе тапшырган. «Сезгә барлык хезмәт ветераннары исеменнән рәхмәт әйтергә телим. Сезнең индексация акчасына мин 2 бәдрәф кәгазе сатып ала алдым. Тиешле максатта файдаланырга, аны сезгә бирәм», – ди ир «ВКонтакте» челтәрендә таралган видеода.

Җирле матбугат мәгълүматларына караганда, сүз җәмәгать транспортына һәм элемтә хезмәтенә компенсация турында бара. Ул биредә инде 12 ел индексацияләнмәгән. Узган ел ахырында Карелия Конституция суды, моны канун бозу, дип тапты һәм хакимияткә индексацияләүне йөкләде. Нәтиҗәдә түләүләргә өстәмә 21 сум килеп чыккан.

ПЕНСИЯ АРТТЫ

Росстат хәбәренә караганда Русиядә пенсия 2019нчы елда 2018нче ел белән чагыштырганда уртача 6 процентка күтәрелде. Акчалата караганда ул 14163 сум. Инфляцияне исәпләп реаль үсеш размеры 1,5 процент булды, диелә Росстат докладында.

Рәсми мәгълүматлар буенча халыкның акча кереме дә 6,1 процентка күтәрелгән икән. Ил халкы 61978 млрд сум акча кереме алып, шуның 59844,5 млдр. сумын ашап бетергән. Халыкның кесәсендә саклана торган акча 13,7 процентка кимегән.

Бу рәсми мәгълүматлар. Ә шәхси мәгълүматлар һәркемнең кесәсендә. Пенсионерлар аны – пенсия, ә эшләүчеләр хезмәт хакы алганда белә, ай ахырында сизә. Балаларын, гаиләсен карау, тамак ягын кайгырту, медицина ярдәменә мохтаҗлык туганда кесә чыдасын гына… Ярый ла бераз кара көнгә калган запасың булса. Тик ул саега. Әнә рәсми статистика да «кара көнлек запас»ның ил-күләм кимүен таный.

КОНСТИТУЦИЯ ЯКЛАРМЫ?

«Свежидан да свежирак» буласы Конституциябез көтә бит әле. Менә анда индексацияләүләр язылып, илебезнең Төп кануны нигезендә расланасы. Ләкин, һаман да шул «тик», «ләкин»нәр сөйләм телебезне чүпли. «Бәхетсезнең авызы ашка тисә, танавы каный», диләрме әле…

Конституциядә индексация үзе һәм аның даимилеге генә гарантияләнә. Ә күләме, формалары һаман да шул аерым кануннар белән көйләнәсе. Әле эшләүче пенсионерларга компенсация эләгәсеме, юкмы, аңа җавап юк. Бу хакта РБК хәбәр итеп «сөендерә». Димәк, яңартыласы Конституциябезнең шәпләрдән шәпләр булачагы турында сүз чыкканда, дәшми калырга туры килер ахыры.

МЕДВЕДЕВ БУЛДЫРЫП БЕТЕРӘ АЛМАГАН…

Хисап палатасы министрлар кабинетының стратегик планнарын өйрәнеп, анда мөһим милли проектларның исәпкә алынмавын, гомумән, хөкүмәтнең стратегик планнары нәтиҗәле төзелмәвен билгеләп үтә. Башлыча, контроль, эшне башкару дисциплинасы аксаган. Министрлыклар арасында бәйләнеш, вице-премьерларның ведомстволарга йогынтысы йомшак булган. Икътисадый үсеш, төзелеш, элемтә министрлыкларының эше югары дәрәҗәдә оештырылмаган: Русия дөньяда икътисадый куәткә ирешү дәрәҗәсендә алга китә алмый, җимерек йортлардан котылу программасы тиешле дәрәҗәдә түгел, почта хезмәтеннән канәгатьсезлек белдерелә.

Бүгенге премьер Михаил Мишустин хөкүмәтне Президент указларын үтәмәүдә гаепли. Кайбер йөкләмәләрне үтәү вакыты даими рәвештә сәбәпсез кичектерелә, ди ул.

Әнә шуңамы, Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин алдагы 2 елда да зур алга китешләр булыр, дип фаразламавын белдерә.

Тик миндә тагын сорау туа: Хисап палатасы моңа кадәр кайда булган икән. Ничә еллар Медведев эшчәнлеген күзәтеп, мактап торды түгелме?! Бездә һәрвакыт урында утырганда, гаепләргә ярамый. Ә менә мин кемнеңдер урынына килгәч, аның хаталарын табып фаш итәчәкмен…

ПЕРСПЕКТИВА ШЕШӘ ТӨБЕННӘН КҮРЕНМИМЕ?

Илдәге гаделсезлекләрнең күплеге, хокукларны даулау кыенлыгы бик күпләрне үз эченә бикләнү, ягъни тынычлыкны шешәдән эзләүгә китерә. Русия сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн INTERFAX.RU сәхифәсенә һәр өченче русияле «шыпырт алкоголик» дип белдерде.

«Көн дә ай дәвамында берәр чәркә генә кабарга күнеккән кешенең бавыр маркеры, аның сәрхуш дәрәҗәсенә төшүен раслый. Андыйлар якынча илдәге халыкның 30 проценты. Мондыйлар статистикага эләкми. Алар беркая да мөрәҗәгать итми, үзләрен алкоголикка санамый. 1 стакан аракы эчтең, ятып йокладың, бар да әйбәт, дип саный. Әмма мондый «Шыпырт алкоголиклар»ның гомере 20 ел тирәсе. Үлемнең сәбәбе бавыр циррозы булмаска да мөмкин, бик еш кына йөрәк туктау белән бәйле була. Һәм бу очракларда үлем алкоголь белән бәйләнми һәм кеше алкоголиклар статистикасына кертелми, ди нарколог.

Аның сүзләренчә, теләсә кайсы илдә, аның сәяси һәм икътисади вәзгыятенә карамастан, халыкның 2 проценты наркологик клиникаларга дәваланырга эләгә.

Соңгы 10 елда җан башына спиртлы эчемлекләр куллану 18 литрдан 9,3 литрга кимегән. Ләкин өйдә көмешкә кайнату күләме арткан. Спиртлы химик препаратлар куллану да күп. Шуңа күрә эчкечелек кимеде, дип тынычланырга иртә.

Махмыры булмый, дип тәкъдим ителгән аракылар юк, бу ялган, ди нарколог. Русиядә бүген виски күп куллана башлаганнар. Монысы бигрәк тә зыянлы, ди ул. Анда сивуш майлары көмешкәгә караганда да күбрәк икән.

Кыскасы, мин газетабыз саен мөхәррир сүзе язарга темалар эзлим, яхшы, куанычлы, өметле хәбәрләр җиткерәсем килә. Тик, һаман да шул – «тик» комачаулый. Әле бүген хокук саклау органнарында җәзалаулар турында язасы идем. Анысын башка көнгә калдырыйк.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Компенсация һәм... бәдрәф кәгазе, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии