Русиядә түләүле имидж

Ай шау-шулы бу дөнья! Ни турында язарга белмәссең… Пистолетлы депутатлар канга батышып сугыша… Дәүләт пенсия реформасын үткәрәм дип, ни кыланырга белми… Шулай үз эчебездә, ил күләм проблемаларга чумып, вак-төяк шәхси эшләребезне дә зур итеп хәл итеп яшәп ятканда, Русия дус була алмаган, дөресрәге дус булырга мәҗбүр итеп азапланган күршесен югалта ахыры: шаулый, анда чын революция…

Болар турында газетабызда миңа бирелгән урын җиткәнчә, сөйләшеп алыйк дигән нәтиҗәгә килдем. Дөресрәге мин сөйлим, ә сез, фикерегез булса, кушылырсыз. Интернет форумда минуты-секунды белән язып та куеп була. Шуңа күрә сөйләшик дип әйтә алам.

ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДИГӘН ТЕАТРДА ЙОДРЫК СУГЫШЫ. Әтәчләнүчеләрнең икесе дә «Бердәм Русия» фиркасеннән: Чечнядан Әдам Делимханов һәм Алексей Журавлев. Журавлев Чечняда Русия армиясенә каршы сугышкан чечен хатын-кызына һәйкәл куелганга аптырый. Әле аның ни рәвешле мәйданга менеп басканын тикшертергә тели. Ә Делимханов моның өчен коллегасына дәгъва белдергән. …Һәм сөйләшә торгач, Дума бинасында ук сугышып киткәннәр. Низагны тән сакчылары читтән генә күзәткән, арага кермәгәннәр. Йомыш белән кергән чит кеше аерып караган, әмма үзенә яхшы ук эләккән: теше коелган, бите ертылган, чырае карарлык калмаган, үзен больницага озатканнар. Шул чакта Делимхановның кесәсеннән пистолет төшеп киткән. Шушы урында Пушкинга кушылып җырлыйсы килә: «Ә пистолеты аның гади түгел, алтын пистолет…» Тик Пушкинның «Алтын балыгыннан» аермалы буларак, алтын пистолет та ата, алтын пистолет та үтерә. Һәм бу низаг, минем карашка, тиешле бәя алырга тиеш иде. Беренчедән халык мәнфәгате өчен тырышырга тиешле дип сайланып куелган депутатлар чын бандитларча, мәсьәләне йодрык төйнәп хәл итә һәм кесәдә алтын пистолет йөртә. Дума бинасына ничек алып керә ул утлы коралны? Әгәр утырышта бәхәс чыгып, нервылары түзми, пистолетын чыгарса… Әнә шундый вәсвәсәле уйлар белән мин вакыйгага тиешле нокта куелуны көттем. Тик юк, спикеры Сергей Нарышкин, сугыш чукмарлары депутат исеменә лаек түгел, дип белдерсә дә, Делимханов белән Журавлев икесе дә мандатларын тапшырырга җыенмауларын әйтәләр. Аннан Нарышкин да алга таба сүз куертып маташмады, баксаң, аныңча уйласак, депутатлык этикасы комиссиясе карый торган тема да түгел икән бу. «Кем гаепле, кем хаклы, кем әйткәндәй, толыпны кем урлаган? Парламентта тикшереп тормаячаклар», – диде ул. Әйе шул, кирәкле карарларны кабул итәргә комачау иткән оппозицион депутатлар гына этиканы боза. Тәмәке төпчеген чүп савытына салмасаң, аны бу комиссия карый торгандыр. Ә менә монда сугышканнар бит. Әле пистолет килеп чыккан…

Инде бу вакыйгага 1 атна вакыт үтте. Бар да тынычланды. Чечен депутатын Мәскәүдә бәяли беләләр. Аларның пистолетлары да бар, әле ул алтыннан койган… Путин да ярата бүгенге Чечня җитәкчелеген. Әйбәт төбәк ул. Татарстан кебек үк, партия, Кремль ниятләрен раслап, сайлауларда бердәм булып имза куялар. Этика, илкүләм имиджга суга торган башка хилафлыклар кебек үк, бу әтәчләнгән депутатлар эше дә йомып калынды.

Тик мин шуны аңладым: сентябрь аеннан акчалары бермә-бер арткан депутатлар («РӘХӘТ ЯШӘСЕН, ДЕПУТАТЛАР!!!» (2013, №45 13 ноябрь) начар яшәмәгән ахыры, зарланган булалар тагын. Путин, жәлләп, айлык акчаларын 161 мең сумнан 253 мең сумга күтәреп куйды. Тик бу депутатларның сугышканнарын белмәгән булсам, пистолетның алтыннан да булу ихтималын белми каласы икәнмен.

Хәер, депутатлар, эш югында сүз булсын, АТА КАЗЫГЫЗ КҮКӘЙ САЛАМЫ, дигәндәй, үзләренең супер-пупер «зыялылыклары» белән безне гел сөендереп торалар. Бу нисбәттән ДәүДума театрында иң атказанган артистлар Жириновский җитәкчелегендәге труппада. Труппа җитәкчесе үзе дә гаять кызык, сүзләреннән чәчләр үрә тора. Аңа бәйләнеп тә тормыйлар, тулы бер халыкны юкка чыгарырга теләсә дә, аны юньсез дип атаса да, берни булмый үзенә. Әле менә шул труппада «уйнаучы» Владимир Таскаев яңа тәкъдим белән чыкты. Бу закон проекты ДәүДума аркылы үтсә, гадәти көнкүреш сугышы төрле милләт вәкилләре арасында булса, икенче төрле статус аласы икән. Ягъни, урамда берәрсе берәрсен кыерсытса, мин башта аның милләтен белергә тиешмен. Әгәр ул татар түгел икән, мин кыерсытылганны яклап, чит милләт вәкилен якаласам, миңа хана: төрмә…

Танылган тележурналист үзенең телетапшыруында Госдума диясе урынга, ДУРДУМА дип ялгышкан иде… Нигәдер шул искә төште.

Алтын пистолетлы депутатлар белән тулган ДәүДума булганда, иң кыйммәтле универсиадалар, олимпиадалар бездә үткәндә, иң кыйммәтле метроларда, юлларда йөргәндә, иң кыйммәтле фатирларда яшәгәндә, коррупция бездә беркайчан да бетмәс. Метролары, фатирлары, юллары яхшы булганга кыйммәт түгел, ә урлашулар күп булганга кыйммәт Русиянең. Газетабызның 3нче «Азатлык» радиосы битендә Сочида үтәсе олимпиаданың ни өчен кыйммәт булуы турында да язма бар. Бу хакта фильм да төшергәннәр. Газетабызның интернет сәхифәсендә аны карарга да мөмкин. Анда сүз дәүләт заказын билгеләгәндә түрәләрнең 50шәр процентын кире ришвәт рәвешендә бирүләрен таләп итүләре турында. Хәер, Сочига кадәр барып йөрисе юк, үзебезнең Татарстаныбызда гына да мисаллар җитәрлек. Кайсы районда хакимият башлыгы рөхсәтеннән башка «чебен оча» ала?! 50гә 50, хәтта 80гә 20, дигән кушаматлылар да бар дип сөйлиләр. Ягъни, бирелгән акчаның 50 яки 80%ы кире тапшырылырга тиешле. Дөрес, бу ришвәтчелекне фаш итүе бик кыен. Беренчедән, халык үзе дә бик курка, әле яшисе дә бар бит… икенчедән карга күзен карга чукыймы дип тә куясың? Минем уйлавымча, бу илдә ришвәт алмаган бер генә кеше дә юк сыман. Коррупциягә каршы көрәш бүлекләрендә дә шул ук кешеләр утыра бит. Федерация Шурасының Конституцион законлылык комитеты рәисе урынбасары Александр Савенков сүзләренчә, ришвәтченең типик портреты түбәндәгечә: бу кеше югары белемле, аның янында көчле адвокатлар командасы, аның элемтәләре киң һәм тирән, ул зур административ ресурска ия, һәм ул ялгыз түгел, аның ярдәмчеләре бар. Милли антикоррупцион комитет мәгълүматларына караганда, коррупция эшләренең 90%ы дәүләт заказлары, төбәк һәм муниципаль фондларны һәм бюджет акчасын бүлешү белән бәйле. Бары тик 10%ы гына көнкүреш тормышына кагыла. Бу теге яки бу белешмәләрне табу, больницаларда, белем бирү оешмаларында бирелгән ришвәтләр…

Әле яңа гына Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне үтте. Халыкара үткәрелгән чараларга Русиядә дә кушылдылар. Күп төрле киңәшмәләр узды. Хисаплар тотылды. Бүген белгечләр фаразына караганда, быел гына да ришвәтчелек, акча юу аркасында милли икътисадка 10 миллиард сум зыян киләчәк. Эш бармый түгел, бара үзе, тик нәтиҗә генә юк. Быелның 9 аенда гына да узган елның шул чоры белән чагыштырганда, судка тапшырылган эшләр 21%ка артыграк. Узган ел 8 мең кеше гаепләнсә, быел 10 мең коррупционер теркәлгән, дип белдерә ДәүДума депутаты Ирина Яровая. Хокук саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге Русиядә ришвәтнең уртача күләме 10 мең доллар икән.

ЭХ БУ ИМИДЖНЫ КАЙДАН АЛАСЫ?

Инде менә шушы яссылыкта Русиягә дәрәҗә турында уйларга кирәк. Әле күптән түгел генә Русия Президенты Владимир Путин Сахалинда губернаторның имиджын күтәрү өчен 680 миллион сум акча бүлеп бирелүенә җенләнгән иде. «Моннан да зуррак ахмаклыкны уйлап табып булмый. Әгәр бу акчаларны балалар бакчалары төзелешенә сарыф итсәләр, имидж да күтәрелер, рейтинг та яхшырыр иде», – диде ул. Диде, әмма чарасын күрмәде. Аның каравы үзе дә шул ук ысулны кабул итәргә булды. Узган дүшәмбедә «РИА-Новости» агентлыгы ябылды. Аның урынына «Русия бүген» дип аталган «Халыкара мәгълүмати агентлык», икенче төрле әйткәндә Русиянең имиджын күтәрү буенча пропаганда конторасы булдырылды. Аны данлыклы пропагандист Дмитрий Киселев җитәкли. Ул ВГТРК (Бөтенрусия дәүләт телерадиокомпаниясе) холдингы генераль директоры урынбасары, күптөрле телетапшырулары белән ил башлыкларын, Путинны идеаллаштырган, чит илләрнең дошманлыкларын фаш итәргә тырышкан журналист. Әгәр чит илләргә Русиянең чын йөзен күрсәтергә сәләтле кеше эзләсәк, Киселевтан да отышлы журналистны таба алмассың. Дмитрий Киселев тапшыруларын караганым бар, чит илләрдә дә булгалыйм һәм реаль чынбарлыкны үз күзләрем белән күрәм. Алдашалар бездә, алдашалар. Кеше бүген хакыйкатьне интернеттан, чит илдә булса үз күзләре белән күрә ала. Мин үзем почмакта торган зомбитартманы бөтенләй диярлек карамыйм. Чөнки вакытым әрәм. Ул инде минем баш миемне «эшкәртә» алмый. Президент белән килешәм, имиджны өстәмә акчалар исраф итеп күтәреп булмый, аның өчен кешеләрнең тормыш-яшәү шартларын яхшыртырга кирәк. Бүген яңа мәгълүмат агентлыгы безгә дошман саналган «Азатлык», «Америка авазы», Би-БИ–СИларны томалап, чит илдәгеләрнең безгә карата карашын үзгәртә алырмы? Юк, шуңа күрә Путинның бу яңа имидж күтәрү гамәле бая әйткән Сахалин губернаторының үз дәрәҗәсен күтәрү өчен генә миллионнар исраф итүеннән аерылмый. Минем рәтле эшем булмаса, үзем шапшак, ялкау булсам, үземне күпме генә мактамыйм, менә мине мактагыз, дип кемгә генә акчалар бирмим, барыбер шул булдыксыз бер имгәк Илфат булып калачакмын, дәрәҗәм үсмәс. Русиядә менә шуны аңламыйлар күрәсең.

Катгый законнар кирәк, коррупцияне авызлыкларга, гаделлек урнаштырырга, чын сүз иреген булдырырга, менә шул чакта безне мактарлар, безнең дәрәҗәбез үсәр.

Ә бүген тагын НИНДИ ПРОБЛЕМА БАШЫМА ТӨШӘР дип көтәсең.

Әле пенсия яшен арттыралар икән, дип шау тынмады, инде пенсия җыемнарының туплау өлешен 2014нче елның 1нче гыйнварына кадәр кайсы фондка күчерәсен хәл итәргә кирәк иде. Юкса, ул югалырга мөмкин. Инде бу срокны тагын 1 елга озайтырга телиләр. Белгәнегезчә, 1967нче елдан соң туганнарга пенсия фонды 6% туплау җыемы да ала иде.

Минемчә, бу экспериментлар, кеше башын бутау, аның сәясәт белән кызыксынуын киметү өчен дә эшләнә. Митинглар, сүз иреге дә торган саен кысыла бара. Куркалар Русиядә. Әнә бит гыйбрәтле үрнәкләр күршеләрдә генә. УКРАИНА ГӨЖ КИЛӘ. Мәйдан гөрли. Президентлары ниһаять Русиягә сыенырга теләп, Европага арты белән борылмакчы иде, халык урамга чыкты. Мәскәү ничек кенә мөлаемрак күренергә тырышса да, яратмыйлар анда Русияне. Украина Президенты Янукович та хисаплап бетерә алмады. Мәйданда көч куллану халыкны тагын да кыздырды гына. Украина Русия белән түгел Европа белән булырга тели. Һәм бу идея тарафдарлары көчлерәк.

Украина – ул Русиянең көзгесе. Киев мәйданнары Мәскәүнекенә охшаш булырга мөмкин. Бүген Мәскәү Кремле шуңа да Украинадагы вәзгыятьне шөбһәләнеп күзәтә. Иртәме, соңмы, бездә дә ирекне менә шулай көчле итеп даулый башларга мөмкиннәр. Чөнки Кремль бүген халык сүзен, халык теләген күрми, ишетми. Власть коррупция сазлыгына чумган, диләр. Реакция юк. Инде төп катлам – урта хәллеләрнең дә тормышлары начарая, байлар белән ярлылар арасында аерма арта, диләр, ишетмиләр. Власть бүген тирәсендә яраннары командасын булдырып, үз мәнфәгатен генә кайгырта. Шул властьны яклаган депутатлар, ни өчендер кесәләрендә пистолет йөртә, әле пистолетның да алтынын тыгып йөри.

Мөгаен, бүгенге вәзгыть өчен җаваплы түрәләр, ул ил башындамы, республика җитәкчесеме, әллә район хакимеме, нәни генә бер авылның «главасы» яки оешманың директорымы… белеп торсыннар иде: гаделсезлек капчыгы тулып ташырга мөмкин. Революция инфекция белән бер, таралырга тора торган күренеш. Ә мин ил башларының, түрәләрнең аңына килеп, гадел система булдырып, тыныч, имин, мул тормышта яшәвемне телим. Киләчәгем, балаларымның якты бәхете өчен борчылам. Чит илләрдә яшәүчеләргә кызыгып яшисем килми, үз ватанымда яшәвем белән горурланасым килә. Имидж шушы була инде ул Сахалиндагы иптәш Губернатор һәм Ил башлыгы Владимир Владимирович!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  Русиядә түләүле имидж, 5.0 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии