- 10.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №45 (11 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Мисыр илендә Русия туристлары һәлакәткә очраган самолет белән бәйле фаҗига турында шау-шу кызганнан кыза гына бара. Һәм әлеге һәлакәтнең сәбәпләре дә ачыла төшә бугай. Дөрес, әлегә анык кына җавап табылмаган сораулар бик күп кала, әмма шунысы: ул инде финишка якынлаша һәм торган саен террор белән бәйле булу версиясенә якыная бара. Димәк, мин газетабызның узган санында язганча, бу «Когалымавиа» ширкәтенең бәрелгән-сугылган иске самолетта кеше ташуы белән бәйле булмаганга охшаган. Гәрчә, күп корбаннарга сәбәпче булган кайсы гына һәлакәтне тикшереп карама, күп очракка фаҗига кандырча техникага барып тоташа. Менә бу аэробус та, 18 ел хезмәт иткән, кулдан кулга күчеп йөргән иске машина иде… Димәк, минем искегә сылтарга тырышуым да гаеп ителә алмый. Хәер, бик күпләр, мин уйлаганча фараз кылды, чөнки кабатланам: фаҗигаләр тарихы моңа дәлил.
ТЕРРОРЧЫЛАР КОРБАНЫ?
Русиягә бу фаҗигане теракт белән бәйләү файдага түгел иде. Шуңа күрә башка төрле сәбәпләр эзләргә теләү нияте дә сизелмәде түгел. Бу, Бөекбританиянең, беренчел нәтиҗәләр билгеле булганчы ук, Мисырга очышларны туктатып, аннан үз гражданнарын ташуга керешүләренә, Русия реакциясе нинди булуыннан ук күренде. Лондонны каты бәгырьлелектә, спекуляция белән шөгыльләнүдә, мыскыллау-мәсхәрәләүдә гаепләргә ашыктылар. Янәсе, Лондон Русияне Көнбатыш белән чәкәләштерергә омтыла һәм бу нисбәттән, ил өстенә килгән тирән кайгыны да файдаланалар.
Тик Лондон гамәл кыла башлаганның икенче көнендә үк, Русия Мисыр белән ике арада очышларны чикләү турында үзе дә сүз башлады. Бүген бу илгә буш самолетлар пассажирларны алып кайтырга гына оча. Әле 70 меңләп русиялене алып кайтасы бар. Аларның багажлары аерым самолетларда кайтарыла. Мондый рейсларны Казан һава аланы да кабул итте инде. Шөкер, 224 кешенең гомерен вакытсыз өзгән фаҗига әлегә беренчесе. Әмма, Бөекбританиягә ияреп, Русиянең дә махсус хезмәтләре пошаманга калу – куркыта. Димәк, Мисыр җирендә чынлап та куркыныч. Мин моңа ышанам: үземнең дә биредә ял иткәнем бар һәм бу ил халкының хәерчелегенә, наданлыгына шаклар катып кайттым. Бу илдә бар нәрсәне дә сатып алып була (димәк, һава аланындагыларны да. Британия разведкасының моңа дәлиле дә бар инде). Биредә, синең хокукларыңны беркем сакламый. Тәртип сакчылары, киресенчә, синең үзеңне кыерсытып, талап китәргә мөмкин.
Экскурсиягә баргач, гид белән дуслашып киттек, ул минем мәчеткә кереп дога кылганымны күрде дә, янымнан китмәде. Һәм, моңарчы үзе үк сөйләгәннәреннән ваз кичеп, бу ил турында гаять куркыныч вәзгыять турында сөйләде. Биредә тулаем наданлык хөкем сөрә. Полициядә бернинди белеме булмаган, беркая да эшкә урнаша алмаган егетләр эшли. Югары белем алу җиңел түгел. Мәктәпләрдәге белем бирү дәрәҗәсе ташка үлчим. Укый-яза белмәгәннәр белән ил тулы… Кабиләчелек, кланлык хакимлек итә. Мисырда мөселманнар гына түгел, христианнар да яши. Менә алар арасында да каршылыклар юк түгел икән…
Кыскасы, бу илдә ял иткән отелеңнән читкә чыгып йөрү – һәрчак куркыныч булды, һәм булачак та. Урамда сине ярым ялангач балалар сырып ала, алар сине тарткалый-тарткалый хәер сораша. Нидер бүләк итә: аны мәҗбүриләп кулыңа тоттыра да, инде акча сорый. Бирмәсәң, шул тирәдә генә йөргән полиция хезмәткәре дә сине килеп талаячак… Дөягә, яки көймәгә утырып йөрергә тәкъдим итүләр, аннан сине төшермичә, озак әйләндереп йөреп, шул ара өчен акча таләп итү… Дөядән егылып төшсәң дә, аларга берни булмый, ә көймәдә сине суга ташлап та калдырырга мөмкиннәр… Болар, безгә, килгәч тә, гидларның биргән инструкциясеннән. Кыскасы, биредә килгән кунакларны яратмыйлар, аларны талау инстинкты гына хакимлек итә. Ә Мисырның башкаласы Каһирә тоташ чүп базын хәтерләтә. Урамнан абайламыйрак барсаң, өстеңә кәрҗине белән сасыган чүп килеп төшәргә мөмкин. Чүп савытлары, гомумән, бу илдә юк. Аны тәрәзәдән генә аталар. Илне төче су белән туендыручы бердәнбер Нил елгасы чүпкә күмелә бара. Диңгез дә табигый сыйфаты аркасында гына чистарына ала әлегә. Шапшак мондый кавемнең мөселман булуларына шик туа, хәтта. Хәер, Фиргавеннәрнең зирадларын музей итеп экскурсия оештыручыларны мин һич тә аңлый алмыйм. Менә шул илдә, арзан булганга, башлыча, русиялеләр, Украина, Белоруссия гражданнары гына ял итә дә инде. Чөнки безгә сервис та мөһим түгел – иң мөһиме: коенганчы эчәргә. Үзем шаһит булдым: самолетта барганда да, кайтканда исерек масса очты. Ә тегендә, диңгез буенда, лыкынганчы эчтеләр урысча сөйләшүчеләр…
ҮЧ?
Русиягә теракт файдага түгел, дидем. Менә ни өчен. Чөнки бу тыелган Ислам республикасы, ИГИЛ террорчылары белән бәйле. Бу фаҗига шул Сүриядәге террорчыларны бомбага тоту өчен үч булу ихтималына охшаган. Русия Президенты Путин террорчыларны өннәрендә юкка чыгарырга кирәк, дип ышандырса да, террорчы гади гына кеше түгел: ул фанат, психикасы кыекланган, барына да әзер булган, үлемне, үзе белән бергә булмаганнарны юк итү вакытында үзе дә һәлак булырга хыялланган – «башы киткән» кеше. Аның өчен идея мөһим. Һәм алар, Путин уйлаганча, бер урында гына, өннәрендә генә тупланып, безне авиация ярдәмендә юк итегез, дип тормый. Террор бүгенге заманның гаять куркыныч коралы. Бүгенге технологияләр атом бомбасыннан саклый ала, ә менә террордан – юк. Ул вирус, эпидемия таратучы бомба кебек, хаос, ыгы-зыгы тудырып, гаять куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Рәсми Мәскәүнең Сүриядә үз белдеклеләнеп сугышта катнашуы, минем өчен баштан ук куркыныч фаразлар уйларга мәҗбүр итте. Безгә терроризмга каршы аерым-аерым түгел, бар прогрессив дөнья белән берлектә генә көрәшергә кирәк. Ә Русиянең Сүриядәге хәрәкәтләрен Көнбатыш өнәмәде, анда безне тыелган ИГИЛ көчләрен юк итүдә генә түгел, Мисырның бүгенге хакимиятенә оппозициядәге, шул ук террорчыларның да дошманнары булган якны тар-мар итүдә дә гаепләделәр. Һәм менә без болай да авырткан башыбызга (проблемаларыбыз җитәрлек бит: Кырым, Украина, кризис…) тагын бер өстәмә тимер тарак алдык бугай. Тыелган ИГИЛ террорчылары сафында Русия гражданнары да сугыша. Тарихи һәйкәлләрне җимерүчеләрдән, балаларны, үз идеяләре белән килешмәгәннәрне суючылардан торган шул куркыныч Ислам республикасында икенче дәүләт теле урыс теле, дип тә әйтәләр. Русия иминлек хезмәте Мисырдан ватандашларыбызны тиз арада кайтару турында чаң кага икән, мин вәзгыятьнең катлаулы булуына шикләнмим. Хәер, инде уяулык таләп итә торган имеш-мимешләр Казаныбыз тулы. Интернет форумнарда ниләр генә юк, кем нидер ишеткән… Нидер булган… Хәтта кайдадыр, «Без килдек» дигән плакат та элеп киткәннәр, имеш… Мин мондый имеш-мимешләрнең чыганакларын актарып тормадым, ышанмыйм. Коткы да таратасым килми. Террорчыларның максаты: менә шулай коткы аша паника тудыру.
ИМИН БУЛСАК ИДЕ
Җәмәгать, уяу булыйк, коткыларга бирешмик. Иминлек хезмәтләренә аеруча нык сизгерлек телик. Һәм алар, кайчандыр, мөфтине шартлату, аның урынбасарын үтерү чорындагыча, булмаган урында проблема тудыру белән шөгыльләнмичә, ватандашларыбызның иминлеген тәэмин итә алса иде. Ә без, шушы илнең гражданнары, аларга ярдәм итик. Шикле күренешкә, шикле әйберләргә тап булсагыз, иренмәгез, тиешле урыннарга хәбәр итегез. Русия имин, тыныч, алга таба коррупциядән арынган, бай, мул тормышлы, хөр мәмләкәт булыр! Бирсен Ходай! Ә без шуны максат итеп куеп яшик!
ИКЪТИСАДИ ЗЫЯН
Инде Мисырга очышларны туктатуның безнең туристик ширкәтләргә котчыккыч афәт булганын да истән чыгармаска иде. «Газета.Ru» хәбәренә ышансаң, Мисырга ай саен 140 миллион долларлык путевка сатылган. Соңгы елларда, кризис сәбәпле, туристлар саны кимесә дә, анда быел гына да миллионнан артык кеше ял иткән.
Мине тагын бер хәбәр сагайтты: ял итү өчен очышлар башка илләргә дә тыелырга мөмкин. Бу Русияның үз курортлары – сервисы яман, бәясе кыйммәт булган Сочи, хәзер инде «үзебезнең» Кырымны күтәрү өчен файдаланылмыймы?! Бездә алдын-артын уйламый кисеп ташлау гадәте дә бар. Мисырга очышлар элеккечә берничә айга гына чикләнмәс ахыры, бу юлы озакка сузылыр. Әмма турагентлыклар тарафыннан сатылган путевкалар бар. Агентлык ул акчаларны инде Мисырга, чартер рейсларга түләп куйды. Туристларның акчалары ничек кире кайтарылыр да, турагентлыклар ничек рисвайлыкка калмас? Әлегә бу сораулар буенча уйланучылар аз.
ДЕПУТАТЛАР ХАЛЫКНЫ «КАЙГЫРТА»
Диңгезне күргәнем юк, күрмәячәкмен дә, шуңа миңа барыбер, дип куючылар да булыр, әлеге мәкаләне укыганда. Ә юкка… Русиядә яшәүче һәр ватандашыбыз үзенең ялын, үзе теләгәнчә оештыра алырга тиеш. Аның моның өчен матди мөмкинлеге булырга тиеш. Кызганыч, бездә халык барына да разый һәм аның өчен иң шәп ял – бакчасында бәрәңге, кишер, кыяр үстерү: шулай берочтан тамак мәсьәләсе дә хәл ителә. Кызганыч, бу бүгенге чынбарлык. Әнә әле яңа гына хезмәт хаклары тагын арттырылган (хәзер ул 500 мең сумга якын) депутатлар халык турында тагын бер кат «кайгыртып» алдылар бит. 2016нчы елның 1нче гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 6204 сум булачак. Әле ул 5965 сум. Киләсе елгы яман да каты «арттырылган» хезмәт хакы минималь яшәү минимумы өчен кирәкле акчаның 53,6 процентын тәшкил итәчәк, дип яза «МК». Ә 2009нчы елда ул 77,7%, 2014нче елда 64, 2015тә 55,5% булган.
Бу, хәтта, 1948нче елда ук кабул ителгән Кеше хокуклары турындагы Европа конвенциясенә дә каршы килә. Анда минималь хезмәт хакы илдәге уртача хезмәт хакының 50%ын тәшкил итәргә тиеш, диелгән. Бүген Русиядә уртача хезмәт хакы 32 мең сум, дип күрсәтелә (үз хезмәт хакларыгызны, танышларыгызныкын барлагыз, мондый «уртачалар» күпме?)
Депутатлар үзләренә акча тапты, ә менә халыкка – юк. Тик халык канәгать булырга бурычлы… Русия ДәүДумасының хезмәт һәм социаль сәясәте буенча комитет рәисе урынбасары Михаил Тарасенко моны бик матур аңлатты: иң яхшысы – һавадагы торна түгел, кулдагы песнәк. Әле ярый монысын эшләделәр, алайса бөтенләй барып чыкмас иде… Рәхмәт.
Барыбызга да сәламәтлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии