- 10.10.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023, №40 (11 октябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Бәхет ни ул? Бәхетле булу өчен ни кирәк? Бу сорауга кем ничек җавап бирә дә, кем ничек аңлый... Күп тә бетә, аз да җитә, дигәндәй, кемнең мәнфәгатьләре, теләкләре нинди бит. Зарлану хәтта оят та булган җитешле мохитта яшәүчеләр үзләрен бәхетсез хис итәргә мөмкин, шул ук вакытта баш төзәтергә аракы тапкан сукбай сәрхуштән дә бәхетле кешене табу кыен булу ихтимал...
Әлбәттә, Аллага шөкер, дип әйтә белергә кирәк. Рамил хәзрәт Юнысның бер очрашуыбызда миңа биргән үгет-вәгазе минем бу нисбәттән карашымны үзгәртте һәм шөкерана итә белү бик күп җиңеллекләр китерәсен аңладым. Мәсәлән, берничә ел элек ике бармагымны церкульдә өздерә язгач, бәргләнергә тиеш идем, юк, Рамил хәзрәт вәгазе искә төште. Үземне юаттым: Аллага шөкер, бу сынау баш бетәрлек түгел, сул кулым гына, аның да ике бармак очы гына, дидем. Уйлап карасак, зарланырга ничек оялмыйбыз, юкса, сау-сәламәт без. Ә янәшәбездә кояш яктысының, табигать төсләренең нинди булуын белмәгән, телсез-ишетмәүчеләр, урын өстеннән тора алмаганнар никадәр. Андый танышларым бар, алар зарланмый дөньядан, күбрәк без – сау сәламәт кешеләр зарланабыз... Тегесе ошамый, монысы ошамый...
10нчы октябрьдә халыкара психик сәламәтлек көне үтте. Шул уңайдан Budu сәламәтлек белән идарә итү онлайн-сервисы Русия төбәкләрендә махсус тикшеренү үткәргән. Русиянең кайсы төбәгендә яшәүчеләр киеренкелек кичерә дә, кайда тыныч яшиләр.
Белгечләр үз тормышларыннан канәгать булмаган 15 төбәкне барлаган. Сораштыручыларның тормышларыннан канәгать булуларын, эмоциональ киеренкелек кичерү һәм пошаманлык халәте буенча 10 баллы дәрәҗә белән бәяләгәннәр. Иң тынычсыз төбәк Түбән Новород булса, аннан Красноярск крае һәм Ростов өлкәсе. Пермь крае дүртенче, Омск – бишенче, ә ут күршебез Башкортстан алтынчы урында. Мәскәү белән Санкт Петербургта халык бераз бәхетлерәк: алар антирейтингта 7нче һәм 8нче урында. Ә Татарстанда алынган күрсәткечләр Новосибирск, Воронеж өлкәләренекеннән соң унынчы урында булып чыккан. Иң бәхетле халык Самара, Свердлау, Чиләбе өлкәләрендә икән. Бу хакта Life.ru яза.
Тикшерүчеләр шуны ачыклаган, русиялеләр сабыр, хәтта үз тормышларын бик түбән дәрәҗәдә дип бәяләүчеләр дә психологларга эчләрен бушатырга атлыгып тормаган.
Чынлап та халыкка психоз билгеләре ят булмаса да, әле Русиядә психологларга мөрәҗәгать итү популяр түгел.
Хәзер медицина учреждениеләрендә клиник психолог штаты булдыру турында сүз бара. Чөнки психик сәламәтлек үтә мөһим. Ул хәтта физик сәламәтлеккә караганда да зуррак игътибар итәргә тиешле прблема. Чөнки башта психик прблемалар барлыкка килә, ягъни башта җан сызлый, ә аннан тән авырта башлый. Юкка гына психик сәламәтлек көнен бөтендөньяда игътибарга алып 1992нче елдан билгеләп үтмиләрдер.
Бәхет дәрәҗәсен ачыклау тикшеренүләрен илләр арасында үткәрсәләр, мөгаен Русия анда тыныч тормышлы, мәшәкатьсез халык яши торган илләр исемлегендә адынгы була алмас иде кебек. Минем кызым студент программасы нигезендә Америкада эшләп кайтты, телен дә чарлады, дөньяны танып белү буенча да гыйлем җыйды. Каршысына килүче кешенең сүз дәшкәнче үк кем икәнеген чамалап була, дип тасвирлый ул андагы көннәрен. Гадәттә русиялеләр һәм украинлылар уйга баткан, мәшәкатьләре йөзләренә чыккан, ә америкалылар шул кадәр ваемсыз, битараф, аларның йөзенә карагач, диңгез тубыктан дип уйлыйсың, ди ул. Чынлап та чит илләрдә элекке союздаш республикалар кешеләрен тану кыен түгел, алар әсәренгән, күңелләре тынычсыз. Мәсәлән, узган ел Төркияне мобилизациядән качкан егетләр басты. Мин аларны шунда ук танып алып, русча эндәшеп ярдәм дә иткәләдем, чөнки телне белмиләр. Кая барырга, нишләргә, башлары каткан...
Шулай булгач, сүз башындагы фикеремә каршы да киләм. Юкка гына халыкта «Ялгыз килгән кайгы кайгы түгел, ил башына төшмәсә» дип җырламыйлар... Ә ил башына төшә торган кайгылардан русиялеләр дәверләр тарихында да беркайчан араланмаган. Безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез ниләр генә кичермәгән, хәзер дә иминлек юк. Инде сүз башындагы соравым: бәхет өчен ни кирәк, дигәндә, җавап бер – ул минем сәламәтлегем, гаиләмнең иминлеге, балаларымның тәүфигы гына түгел, илемнең бөтенлеге, хәрби хәрәкәтләрдә гомере кыл өстендә булган уллары өчен кан-күз яшьләре түгүче аналар булмау, иртәгәге көнгә ышаныч, эшсез калмагаем, ипотекам бар, авырсам, сәламәтләнү өчен тиешле шартлар булу... саный китсәм күп ул бәхет өчен мөһим шартлар. Ахыр килеп, үземнең татарлыгым белән горурлану, үз телемдә аралашып, белем алу... Кызганыч, минем илемдә мине бу бәхеттән мәхрүм иттеләр. Туган телдә белем алуны тыю – «полная дурь» дигән президент озак та үтмәде, дурь дип тормады, мәктәпләрне прокурорлар тикшерергә тотынды, татар телен укытмыйлармы... Шушы хакта сөйләшә башласаң, «Кто вам запрещает говорить на своем?» дигән сорауны ишетәм, манкортлар авзыннан. Юк, тыймыйлар, махсус указ юк. Әмма бүген мин туып үскән татар авылында да балалар урысча сөйләшә, өйдә гел татарча такылдап торуга карамастан, оныкларым урысчага каера. Чөнки мәктәп бүген тулаем урысныкы, мохит урысныкы. Шушы хәлдә бәхетлеме мин, юк. Бәхетле саный алмыйм үземне.
1552нче елның октябреннән килә шушы татарлыктан биздерү. Хәзер Явыз Иван башкисәрләренә каршы торган Колшәриф бабайларыбызны да искә алырга ярамый. Хәтер көне 2021нче елдан соң тыелды. Әнә Казанга терәлеп торган Биектау районында Жириновский аллеясы булдырылган хәтта. Татарны сифлис, авырулар булган Монголиягә сөрергә чакырган Жириновскийны татар олыламый, тагын кем зурласын – Жириновскийны онытырга ярамый, татарлыкны ярый...
Хәтер куркыныч әйбер ул, манкорт кирәк бүгенге Русия өчен. Үз телен, үз денен оныткан масса кирәк. Татарга, мәсәлән, Сабантуе җиткән. Анысы да урысча хәзер. Бераз шыңгыр-шыңгыр көйләребезне сузып алсак, ташып ашкан. Юкса, Хәтер көненә нибары берничә дистә татар килә иде. Ә минем өчен ул Казаныбызны саклап шәхит киткән бабаларыбзны искә алу, зыярат кылу булды, мин аны калдырмадым.
Ярамый, татар, хәтереңне оныт син, дип кычкырып әйтелми, әмма бар гамәлләр шуны тормышка ашыра. Минем оныкларымның балалары татар телле, Хәтерле булыр, дип мин бу дөньядан тыныч күңел белән китә алмам ахыры.
Бәяләр, инфляция, гаделсезлек... Өметсезлек дөньясында яшәп психик яктан сәламәт калып буламы?!
Димәк, мин үзем өчен, гаиләм өчен Аллага шөкер, дип әйтерлек сәбәпләр тартып чыгара алсам да, тулаем бәхетем өчен, сөенерлек сәбәп таба алмыйм. Ә яшисе килә гадел, имин, һәр милләт тигез хокуклы булган мәмләкәттә. Әмма сыгылмыйк, изге аманәт-бурычыбыз – шундый гаделсез шартларда да үзебез артыннан акыллы, тәртипле, иманлы татар тәрбияләп калдыру, ягъни Хәтерне оныттырмау. Иң зур җәрәхәтле хәтеребез безнең 1552нче елга барып тоташа, 12нче октябрь Казан ханлыгының дәүләтчелеген югалткан көне. Аны беркем дә онытырга тиеш түгел, онытырга кушсалар да...
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии