Чуан тишелә…

Чуан тишелә…

13нче сентябрьдә Русиядә бердәм тавыш бирү көне. Күп кенә төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да төбәк җитәкчесе, төрле дәрәҗәдәге парламентларга халык вәкилләре сайланасы. Җәй булгангамы, коронавирус шаукымы белән куркып калгангамы, әллә бу Татарстанның электән калган үзенчәлегеме, сайлау алды кампаниясе тыныч үтә. Артык бәхәсле дебатлар, шау-шулар турында ишетелми. Әлбәттә инде президентлыкка иске кандидат Рөстәм Миннехановка алмаш булырлык көч әлегә горизонт сызыгында да күренми. Әнә шуңа күрә дә, аны инде бүген үк яңадан сайланасы президент дип раслап куям.

Июль аенда ук башланган Хабаровскидагы протест акцияләренә дә игътибар сүрелде. Экс-губернатор Фургалны кайчандыр заказлы үтерүдә катнашы булуда шикләнеп кулга алганнан соң башланган чуалышлар дәвам итә үзе. Әмма илнең Хабаровскидагы хәлләр белән кызыксынуы кимеде. Бу ялда да протест акциясе булган, әмма анда катнашучылар да кими башлаган, дип хәбәр ителә чыганакларда. Дөрес, активистлар тукталып калмаячакларын вәгъдә итәләр, салкыннар башлангач та, максатларына ирешкәнче урамга чыгарга ышандыралар. Аларның таләбе экс-губернаторга кузгатылган тикшерү, суд эшен ачык итү. Активистларның максатларына ирешү ихтималы чамалы, ләкин Хабаровскидагы хәлләр киләчәктә илдә демократик көчләрнең активлашуына ишарә булып тора ала. Көч структураларының куәтен ничек кенә үстермә, протест белдерү мөмкинлекләрен нинди генә катгый кануннар белән чикләмә, иртәме-соңмы – чуан тишелә. Хабаровск вакыйгасы коррупция, гаделсезлек чуанының өлгереп килүен тасвирлый. Фургал җинаятьчеме, юкмы, мин дә, хәтта аны яклап митинг-протестка чыкканнар да әйтә алмый, әмма бу эштә гаделлеккә шик тудыра торган вәзгыять кылынып ятканлыгы сизелә. Фургал үзе дә моны сәяси һәм икътисадый мәнфәгатьләр белән бәйли, тикшерүчеләр тарафыннан басым булуын, гаиләсенә янауларын белдерә. Түрәне яклап массаларның шулай күтәрелүе, аның чынлап та игътибарга лаек җитәкче булуын күрсәтә.

Гомумән, журналистларга да һөҗүмнәр, алардан наркоман ясарга маташу очраклары, тыныч митингка, хәтта ялгыз пикетка чыкканнарны да хөкемгә тарту хокук саклаучы ведомстовларның дәрәҗәсен күтәрми. Торган саен ышаныч кими бара. Оппозиционер Алексей Навальный белән килеп чыккан вакыйга моңа тагын бер дәлил. Алман табиблары аны агулаганнар, дип ышандыра. Рәсми Мәскәү әлбәттә моны танымый, Томск больницасында булганда агулану билгеләре юк иде, дип белдерә. Гомумән, һәрвакыттагыча бер-берсенә каршы килә торган белдерүләр ясала. Янәсе Навальный алкоголь кулланган, арыган булган… ише кеше ышанмаслык фаразлар артыннан, оппозициянең абруен арттыру өчен Навальныйны үз ишләре, яисә безгә санкцияләрне көчәйтү өчен безнең илдән киткәч агулаганнардыр, диләр… Ни генә булмасын, бу Русиянең абруен гаять нык какшатты. Илебезне моңарчы күрелмәгән масштабта чикләүләр көтә. Монысы моңарчы ахырынача ачылмый калган җинаятьләр кебек онытылмас чөнки. Андый җинаятьләр, үлемнәр күп булды бит. Бик күпне күрергә тырышкан туры сүзле журналистлар, сәясәтчеләр юк ителде. Көпә-көндез югалган кешеләр бар. Мин, мәсәлән, суга төшкәндәй юкка чыккан, урланган Сөлайман хәзрәтне оныта алмыйм. Аны эзләүче дә юк. Кыскасы, вәзгыятьне белеп торгач, күңелем тыныч түгел минем.

Әнә бит Беларусь нишләп ята. Властька җан-фәрман ябышкан Лукашенко куркыныч, пычрак алымнардан да курыкмый. «Мин минем илемне кисәкләргә бүлүләрен теләмим. Аны мин империя ватыкларыннан ябыштырдым. Намуслы кешеләрне суюларын теләмим» дип белдерде ул. Әйтерсең, Беларусь Лукашенконың шәхси милке… Барлык кануннарны бозып, 15 яшьлек улына автомат тоттырып, хәрби киемнән йөгереп йөргән ил башлыгына мин аптырап карыйм, сәламәтлек буенча. Ул илен хәзер, кайчандыр үзе баш тарткан юл – Русия белән берләштереп кенә кемдер булып кала ала. Әмма барыбер Беларуссия инде Лукашенконыкы түгел, ул анда озакка кала алмаячак. Әгәр шулай дәвам итсә, аңа барысы өчен дә җавап тотасы булачак.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии