Сайлаулар: искечә мөмкин түгел…

Сайлаулар: искечә мөмкин түгел…

Чираттагы сайлаулар узды. Сүзем саннар, процентлар, кемнәр җиңүе турында түгел, өстәвенә бу язманы әзерләгәндә әле төгәл мәгълүматлар юк та иде. Алар мөһим дә түгелдер, һәр сайлауларның ничек узуын күзәткәннән соң, тулаем вәзгыять турында фикерләргә, киләчәккә караш ташларга мөмкин, дип уйлыйм мин. Менә бүген дә шул юнәлештә үз карашларымны бәян итәргә булдым.

Мин бу сайлаулардан тагын бер кат шуны аңладым: инкыйлаб хәрәкәте һәрвакыттагыча Мәскәүдән башлана. Узган гасырда да шулай булган, патшаны бәреп төшереп, хакимияткә денсез, имансыз, вәхши команда килгән һәм явызлыклар, репрессияләр аша коммунизм булдырырга вәгъдә иткән. Коммунистик идеаллар үзе яхшы нәрсә, әмма бу идеяләр авыру вәхшиләр кулында булса, монысы инде үтә куркыныч. Үз халкын тоташ куркуда тоту бәрабәренә салынган нигездә корылган җәмгыятьнең мәңгелек була алмаганын үз күзләребез белән күрдек: власть өчен көрәшүчеләр, бөтенсоюз халык референдумында бердәм булып яшәргә теләк белдергән нәтиҗәләргә төкереп биреп, СССРны ишеп аттылар, һәм яңа җәмгыять кордылар. Менә шул җәмгыятьтә яшәп ятыш. Адым саен гаделсезлек, хокуксызлык, коррупция… Кемдер эшләп-эшләп тә очын очка ялгап яши, сугыш чорларын кичкән, ачлык-ялангачлыкның, Сталин репрессияләренең ни икәнен үз күзләре белән күргән, фашизмны җиңәр өчен кан койган буын нәни пенсия акчасын коммуналь түләүләргә, ачтан үлмәслек азык-төлек табынына, какшаган сәламәтлеген торгызуга исраф итә. СССРны таркатып нигә ирештек: хәзер завод-фабрикалар биналарында базар эшли – Кытай токмачларын сатабыз.

Мин совет заманы баласы, элек альтернатив булмаган сайлауларга барып, якты киләчәк өчен бердәм булып тавыш бирәбез, дия идек. Ул бәйрәм була иде, әмма аларның күз буяу өчен оештырылганын хәзер аңлыйбыз да…

Тукта, алай дисәң – бүгенге сайлауларның мәгънәсе нинди соң?! Миллиардлар исраф итеп берүк кешеләрне бер сайлаулардан икенчесенә парламент, губернатор, президент канәфиләренә утыртудан ни мәгънә?! Сайлауларга дигән акчаны халыкның матди хәлен яхшыртуга тотсак яхшырак булмасмы, ә илдә, сайлап тормастан, патшалык хакимияте булдырырга… Барыбер хакимият вертикале урнашып бетте бит инде. Путинның турыдан туры халык белән сөйләшү тамашаларында күрәбез ич: канализация тишелсә дә, автобус йөрмәсә дә, Путин кирәк, барын да бары тик ул үзе генә хәл итә ала. «Вертикаль» шулай астан өскә таба баскычлап салынган һәм аның әгъзалары ни эшләргә дип өскә карап яшәргә күнеккән инде. Алай тыныч, үзең өчен иминсең. Иң мөһиме өскә яраклаш, ә халык түзә ул, сусыз, юлсыз, акчасыз, эшсез дә… Шуңа күрә губернаторларны, депутатларны «вертикаль» сайлый…

АЛАЙ ДА…

Сайлаулар саен кабатлый торган сүзем бар. Русиядә сайлауларның һәркайсы елдан ел катлаулана. Административ ресурсларны куллану кыенлаша, димәк инде курчак парламентлар да кими бара. Әлегә ул идарә системасы нык булган милли республикаларда эшли ала. Татарстанда, мәсәлән, «Бердәм Русия» фиркасенең Югары Совет бинасына яңадан кереп тулуы шуның белән аңлатыла. Чөнки милли республикаларда әлегә авыллар чагыштырмача нык, халкы күндәм, әйтик татар авылларында халык та күбрәк яши. Хакимият теләгәнне авыллар үти. Халык зарланса да, сайлау участогына барып, күрсәткән урынга тамгасын сала. Бу нигездә, шулай. Ләкин… Авылда да кәефләр алышына бара. Һәм бу алышынуда, әлбәттә, шәһәрләр әйдәп бара. Әнә Хабаровскида ЛДПР «Бердәм Русия»не кысрыклап килә. Мәскәү Думасына да оппозиция вәкилләре күпләп үтте, «Бердәм Русия»нең урындагы лидерлары төшеп калды, бик күпләр үз фиркаләреннән читләшергә, шуның белән авторитетын күтәрергә тырышса да.

Дөрес, әлегә хакимият «Бердәм Русия» кулында. Тик тагын бер кат «әлегә» сүзен кулланырга онытмаска кирәк бу урында. Аңлашыла, менә нигә власть оппозиция вәкилләрен парламентларга үткәрмәс өчен җан фәрман тырышты. Тик, катгый режим, көч куллану, митингларны куып тарату, анда чыгучыларны эзәрлекләү, туктаусыз кулга алулар да, үзгәрә барган кәефләрне тынычландыра, карашларны бастыра алмый.

Алдагы сайлауларның ничек буласын бүген күз аллап булмый. Тормышыбыз өчен икътисадчылар фаразлары да сөендерми. Кризис дәвам итә, инфляция алга ыргый, власть халыкка тагын нинди салым салыйк икән, дип баш вата. Бәяләр котырып үсә. Картлык көненә дәүләт гарантиясе дип вәгъдә ителгән теге 6 процент туплам өлешне халык кесәсеннән тартып алу, пенсиягә чыгу яшен арттыру гына җитми. Әле пенсия җыемнарына өстәмә яңа кертемнәр билгеләмәкчеләр иде – хакимият протест чараларының күтәрелеп китүеннән шүрләде булса кирәк, әлегә бу хакта тынып калды. Әмма, «беркайчан да – беркайчан», димә бездә. Казнага акча кирәк. Ә аны бары халык кесәсеннән генә җыеп алып була, чөнки товар җитештерү юк дәрәҗәсендә, промышленность, аграр сектор көчкә сулыш ала. Байлык олигархлар кулында. Ә алар казнаны баетуда бик юмарт түгел. Болай дәвам итсә, моннан 100 элек Ленин бабабыз Патша самодержавиесенең җимерелү сәбәбен тасвирлаганча, «Өстәгеләр искечә идарә итә алмый, астагылар искечә яшәргә теләми» килеп чыкмагае. Димәк, өстәгеләр акылларына килмәсә вәзгыять куркыныч төсмер алырга мөмкин. Әмма соңгы сайлаулар минем эчемә бераз җылы кертте. Революцияләрсез, кан коюларсыз да вәзгыять үзгәрергә мөмкин. Моның бердәнбер юлы – ирекле сайлаулар, тулы хөрлек, сүз иреге. Мәскәүдә, бик авырлык белән булса да, моңа таба бер адым ясалды сыман. Хәзер властька вәзгыятьне үзгәртү, кануннарның үтәлешен тәэмин итү, канун алдында бар да бертигез булырлык шартлар, бәйсез гадел хөкем, Конституцияне санлау турында уйлый башларга вакыт. Гаделсез, имансыз режимның гомере кыска. Моңа тарихыбыз шаһит.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Сайлаулар: искечә мөмкин түгел..., 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии