Эзтабар-язучы вафат

Эзтабар-язучы вафат

6нчы июнь иртәсендә, озакка сузылган каты авырудан соң, 72 яшендә күренекле татар язучысы, эзтабар Шаһинур Мостафин вафат булды. Мәрхүмне туган авылында – Мамадыш районы, Арташ авылында җирләделәр.

Минем аның кебек якты, ачык йөзле кешене күргәнем юк. Ул һәрчак елмаеп исәнләшер, якын туганың кебек хәл-әхвәл сорашыр иде. Әле сине үсендереп мактап та җибәрә. Мине дә, бик шәп язасың, иң туры сүзле журналист син, сокланам, горурланам, дип күкләргә чөя иде. Андый комплиментларны башкаларга да жәлләмәгәндер ул. Җылы сүзгә кем генә мохтаҗ түгел соң, Шаһинур абыйның да очрашкан саен менә шулай рәхмәт укуы иңнәргә канат куйган икән. Кызганыч, шундый игелекле кешеләрнең берсе арабыздан китте.

Аның эше дә, тормышы да игелекле иде. Әсәрләре, мәкаләләре тәрбияви, гыйбрәт ала торган. Ул күпме сугыш каһарманнарының исемнәрен барлап бүгенге буынга кайтарды. Тарихны бүгенгә якынайтты. Шаһинур Мостафинның эзтабарлыгы аркасында, без дошман амбразурасын каплаган Александр Матросовның да татар булганлыгын белдек… Шәхсән, минем өчен ул бик күп, бик күп яңалык ачты. Минем өчен генә түгелдер. Милләтем, халкым, ватаным өчен горурлык хисләрен арттырырга булышты.

Шаһинур Мостафин редакциябез өчен дә бик якын кеше иде. Хатыны – корректорыбыз Фирая апа Маликованың, Шаһинур абыйның балалары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Редакциябез, күп санлы укучыларыбыз исеменнән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Шаһинур абый, син исән

Үлемнең тырнагы алды,

Шаһинур абый, сине дә.

Тырышсаң да күренмәскә

Явыз Әҗәлнең күзенә.

Нигә икән сиңа Ходай

Җибәргәндер яман чирне?

Батырларны даһи иттең,

Яраттың бит илне, җирне.

Хезмәтләреңне хөрмәтләп

Бетерә алмадык шул.

Кешеләргә кояш кебек

Һәрвакытта өләштең нур.

Шаһинур абый, хушлашмыйм,

Син минем өчен исән –

Күрешкәндәй төшләремдә

– Энекәшем, нихәл? – дисәң…

Зыялылар кими бара

Татарларның арасында.

Үзе ачкан тарихларда

Шаһинур зур урын ала…

Роберт ШӘЙМӘРДАНОВ

Комментарии