20 минутлык дәва

Бүген медицина темасына кагылып, дәвалау өчен киңәшләр биргәндә, һәрвакыт, белгеч белән киңәшләшеп алу кирәк, дип өстәп куялар. Табиблар да авырулар турында сөйләгәндә, вакытында табибка күренергә киңәш итә. Әнә 1нче телеканалда баручы «Җить здорово» телетапшыруында алып баручы Елена Малышева да кайчагында чынга ашмаган киңәшләре белән бергә, табибка гел күренеп торырга киңәш итә. Тик менә поликлиникаларда көтеп торалармы соң безне? Әле участок табибына да язылу бик кыен, башка белгечләрне әйтмим дә. Үзеңнең авырып китәчәгеңне 2 атна алдан планлаштырып булмый бит. Әгәр хәлең кинәт начарайса, сине деҗур табиб кабул итә үзе. Температураң булса, өйгә фельдшер да килә – моны үттем: нәтиҗәсе нуль.

Хәзер пандемия сәбәпле эш бөтенләй кыенлашты. Планлы авырулар, операцияләр кичектерелде. Кыскасы, таҗлы вирустан гына үләргә ярамый, башка авырулардан – рөхсәт, кебек тоела миңа.

Әнә шул матавыклардан куркып кеше чире азганын көтеп, узар әле, дип йөри дә инде. Инде бара калсаң да, тиешле игътибарга өмет зур түгел. Чөнки табибның вакыты җитми. Аның нормативлары бар. Түләүле клиникалар чат саен, шул ук табиб юл аша гына урнашкан түләүле клиникада сине яхшырак караячак, әмма мондый ярдәмгә һәркем өметләнә алмый шул. Халыкның зирәк әйтеме бар бит: «Акча эшлим дип, сәламәтлегеңне туздырасың, аннан шул югалткан сәламәтлегеңне торгызу өчен эшләп алган акчаң җитми». Табибка түләп күрен, дарулар кыйммәт… кыскасы, сәламәт калу Русия дигән илдә бик үк җиңел түгел.

Бүген бу темага юкка гына сүз башламадым. Сәламәтлек саклау министрлыгы табибларга бер кешене кабул итү нормативлары буенча тагын үзгәрешләр кертә, дип хәбәр итә «Коммерсант». Дөресрәге мондый норматив элек тә бар иде инде. Хәзер аерым белгечләргә дә кертмәкче булалар. Мәсәлән, инфекционист белән гематолог бер кешене 20 минут карап, диагноз куярга тиеш. Онколог – 23, хирург белән пульмонолог – 26 минут, фтизиатр игътибары 35 минут буласы. Моннан тыш ул кабул итү вакытының 40 процентка кадәрен генә документация тутырырга исраф итәргә тиеш. Министрлыкта утырганнар, әлеге чикләүләр аша мәҗбүри иминият системасында бу белгечләргә ихтыяҗны ачыклап булачак, дип уйлый.

Мондый нормативлар башка белгечләргә чын-чынлап 2015нче елдан кертелә башлады. Ләкин моның медицина ярдәме сыйфатын күтәрүгә йогынтысы турында рәсми анализлар юк. Бары тик халык кына, табибларның игътибары кимүеннән, вакытлары җитмәүгә зарлана.

Оптимизацияли торгач, бүгенге медицина эленке салынкы халәттә генә калды шул. СССР заманында төзелгән күпме больница ябылды. Бүген авылларда буш мәктәп һәм больница биналары җимерелеп ята. Авыл халкы машина яллап район үзәкләренә йөрергә мәҗбүр, өстә әйткәнемчә, анда ничек көткәннәрен, язып, аңлатып торасы юк. 15 – 20 минут эчендә табиб синең зарларыңны тыңлап дөрес диагноз куеп, кулай дәвалау билгеләсенме, кәгазен тутырсынмы?

Медицина ярдәме яхшырыр иде, әгәр махсус клиникалар булмаса. Һәркем – президентмы ул, министрмы, депутатмы, әллә көтүчеме… бер ишектән керсә, берүк белгечкә мөрәҗәгать итсә. Ә болай, гади халык өчен генә билгеләнгән 15 – 20 минутлык табиб җәмгыятьне сәламәтләндерә аламы?

Рәсми статистика, озак яшибез, дип ышандыра да ул. Шуңа пенсиягә дә соңрак чыгачакбыз, өлгерә алсак. Озак яшибез дип аңлатучы экспертлар зиратлардагы кабер ташларындагы язуларны укымый, исәпкә алмый шул. Реаль чынбарлык белән, хыялый тормыш икесе ике нәрсә бүген.

Алга таба да эшләр җиңеләймәс, көзгә таҗлы вирус пандемиясенең икенче дулкыны фаразлана. Болай да мактанырлык булмаган икътисад тагын да бөлгенлеккә төшә. Пандемия аркасында килеп чыккан дөнья кризисын кем-кем, без тагын да авыррак тоячакбыз. Сәламәтлек саклау министрлыгында авыруны кабул итү өчен нормативлар билгеләү, вакытны чикләү, әнә шул җитмәгән акчаны җиткезү өчен кирәктер. Путинның Май указын үтәмәс өчен, кече медперсоналны медиклар исемлегеннән чыгарып, идән юучы итеп үзгәрттеләр бит. Димәк, хезмәт хакын да күтәрәсе юк…

Сакаллы анекдотны искә төшерделәр әле, Чапаев авыруларга дару яза:

– Василий Иванович, бу бит кәҗә кәкәе. Мин аны узган юлы татып карадым…

– Фурманов, яз. Сугышчы Петров сәламәтләнә, тәм тоя башлады…

Менә шушы көнгә калып барабыз бугай. Кәҗә кәкәе тәкъдим итсәләр дә аптырамассың. Мондый вәзгыять күрәзәчеләр, өшкерүчеләргә шәп әлбәттә. Әмма алар медицинаны алыштыра алмый шул, киресенчә, авырулар санын артырырга гына, сәламәтлек вәзгыятен катлауландырырга гына булыша.

Авыруларны дәвалау өчен чит ил клиникаларына акча теләнүгә дә аптырыйсы юк – бүгенге медицинабыз горурланырлык түгел. Тиенләп акча сораучы балалар кызганыч… Федераль телевизорны ачсаң, бар да әйбәт үзе.

Барыбызга да иминлек, исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии