Тормышыбыз парадлыкмы?

Тормышыбыз парадлыкмы?

Кем ничектер, мин бу 9нчы Майны шөбһәләнеп көттем. Чөнки шушы Бөек Җиңү көнендә Русиядә гомуми мобилизация игълан ителер, дигән имеш-мимешләр таралды. Башлыча, бу хакта чит ил матбугат чаралары язды һәм халык телендә дә пышын-пышын булса да, бу киң таралды. Гәрчә, рәсми структураларда моңа аз гына да ишарә сизелмәсә дә. Хәер, Украинада «махсус операция» башланганчы да, Кремль Русия армиясенең Украина территориясенә керү ихтималын һәрдаим инкарь итеп килгән иде ләбаса. Шуңа да һәрвакыттагыча һәр имеш-мимешкә ышану дәрәҗәсе дә еллар дәвамында формалашкан. Беләбез: еш кына бүген мөмкин түгел кебек тоелган хәлләр, алга таба тормышыбызга килә дә керә. Элегрәк күрәзәчелек белән мәрхүм Жириновский шөгыльләнә, күп кенә вакыйгаларга алдан ук ул аныклык кертә иде. Әлегә горизонтта Жириновскийны алыштырырлык артык ачык сәясәтче күренми, бар да күләгәдә, бар да кемнеңдер нидер әйткәнен көтеп тора: чөнки беләләр, күрәзәчелек белән шөгыльләнеп, паровозның алдыннан чабарга маташып биографияңне яман борылышка кертеп җибәрергә мөмкинсең. Бу Жириновскийга гына рөхсәт иде. Бүген кануннар фантазияләргә, ирекле уйларга мөмкинлек калдырмый.

Инде Русиядә хәрби хәл игълан итүгә килгәндә (гомуми мобилизация хәрби хәл игълан ителми торып оештырыла алмый), мин вәзгыятьнең ул чиккә җитә алуына ышанмыйм. Аның булуы мөмкин дә түгел кебек. Ул Президент указы белән генә хәл ителми, Дәүләт Думасы, Федерация шурасы бар. Димәк, ул бер төн эчендә яисә яшерен рәвештә хәзерләнә торган карар була алмый.

Хәер, алга таба вәзгыятьнең тотрыклануын бик теләсәм дә, якын киләчәккә оптимистик карашта түгелмен. Украинадагы «махсус операция» дә бүген иртәгә генә төгәлләнергә охшамаган. Көнбатыш та чираттагы санкциясен кертергә җыена. Русия икътисадын тәмам тезләндерер өчен көн-төн баш ваталар анда. Русия әлегә чолганышта, аны яклаучылар юк дәрәҗәсендә, битарафлар да бик аз санда. Дөрес, илебез икътисадында яз башындагы кебек бик куркыткан шок хәленә кергән халәт бүген юк.

Бездә икътисадның барометры саналган валюта курсы да аптырата: рубль ныгый, доллар, евро арзаная... Шул ук вакытта нефтькә дә, газга да халык-ара бәяләр арта. Әйтерсең, Украина белән бәйле киеренкелек файдага гына. Моңа сөенәсе кебек тә, тик валюта базарындагы бу тотрыклылык никтер бүген кибетләребездә сизелми. Кибетләрдәге язгы ажиотаж бетсә дә, товарларга шул язгы бәяләр ябышып калды. Писүк тә бар, ярмалар да – сайлап ал теләгәнен, тик бәяләре инде 24нче февральгә кадәр булганча түгел. 30 – 50 процентка, хәтта бермә-бер күтәренке. Шулай булгач, бар да әйбәт, безне матур киләчәк көтә, дип ышандырырга маташу – беркатлылык яки вәзгыятьне дөрес аңламас өчен баш бутау булыр иде. Чит ил санкцияләре үз эшен эшли, күпме генә танырга теләмәсәк тә, көн кебек ачык: бүген әле инерция белән барабыз, запас хисабына яшибез. Промышленность җитештерү куәтләре импорт бәйлелегеннән тиз генә котыла алмас, ул кай өлкәләрдә мөмкин дә түгел. Шуңа күрә аек акыл җиңсен, илебезгә, көнебезгә иминлек килсен, дип теләргә генә кала.

Ә акча бар. Ул илдәге сәяси тормышның берни булмагандай дәвам итүендә дә күренә. Менә 9 май үтте. Тантаналы чаралар һәр шәһәрдә, авылда узды. Һәм әлбәттә, хәйран гына бәягә.

Казанда, мәсәлән быелгы 9 май 42 миллион сумга төште (бу узган елгы бюджеттан 1 миллионга кимрәк). Дәүләт сатып алулары порталында шул бәя күрсәтелгән иде бәйрәмгә әзерлек барышында. Шушы бәягә төрле мәйданнарда концертлар, йөрешләр, сугыш ветераннарын кабул итү, хөрмәтләү, салют керә.

Казанга актер Дмитрий Дюжев килде бит. Аның белән контракт 29нчы апрельдә үк төзелгән, дип хәбәр итте «Инказан» порталы. Һәм казанлыларны ул 1 миллион 70 мең сумга сөендерде. Бу аның иң зур контракты булган. Моңарчы аның мондый чараларда чыгыш ясавы 300 – 600 мең сум тирәсендә генә бәяләнгән. Казан юмарт шул, түли ала.

Казанда бәйрәм салютының аерым бәясе күрсәтелми. Ул 5 минут чамасы дәвам итте. Шул вакытта ничә миллион сумның көле күккә очканы билгесез.

Бәйрәмнең иң саллысы Мәскәүдә үтә бит. Быел авиашоу була алмады. Һава торышы уңайсыз килде. Болытларны да куып таратып тормадылар. Анысына да шактый миллионнар сарыф ителә. Тулаем төгәл бәяне таба алмадым. msk1.ru сәхифәсендә, Мәскәүдә бәйрәм чараларында катнашучыларны һәм кунакларны ашату өчен генә дә 68 миллион сум тотыласы, диелгән. Дөрес бу акчага сувенирлар, флажоклар да алганнар.

Кыскасы, бәйрәм үтте. Акча экономияләү, тыйнаграк булу турында сүз ишетелмәде. Бәйрәмнең чын бәясен соңрак газетабызда бәян итәрбез. Әлегә төгәл саннар җитенкерәми. Әмма шул ук msk1.ru сәхифәсендәге 9 май бәясе хакындагы мәкалә астына берәү шундый комментарий калдырган: ветераннар үз каберләреннән каргап яталар, исәннәре дә рәнҗи...

Бу сүзләргә аңлатма биреп торасы юк. Җиңүне яулап алган, бүгенге тормыш өчен ачлык-ялангачлык кичеп илебезне яңадан төзегән, аякка бастырган буын байлыгы, ата-бабаларыбыз төзегән завод-фабрикалар кайда соң? Черек бәрәңге, кычыткан белән җан асрап, көн-төн эшләгән әниләребез туплаган байлык кем кулында? Шушы сорауларга анык җавап кирәк. Әмма ул күңелне тынычландырмый. Өлкән буын шуңа да рәнҗи торгандыр. Тормышка исерткеч эчемлекләр пары аша караучы буын хозурлана торган фейерверклар атканчы, шушы акчаларны тыл ветераннарына бирсәк, аларга илтифат күрсәтсәк, яхшырак булмас идеме? Белмим, мин, бәйрәм итәрлек мөмкинлекләр дә, кәеф тә җитәрлек, дип санамыйм әлегә. Бу минем фикерем. Башкача уйлаучылар да бардыр, әлбәттә. Һәр 9 майда атылган фейерверклар, купшы чараларга тотылган акчаны жәллим. Кадер-хөрмәтне күрми, 6 улын кеше итәм дип көн-төн эшләгән, ярты гасыр элек 54 яшендә үлеп киткән әтием дә купшы бәйрәм өчен сөенеп ятмыйдыр. Бәйрәмнәр түгел, тотрыклылык, тыныч имин киләчәк сөендерер иде безне. Кызганыч, әлегә сөенергә иртәрәк.

Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии