Парадлы горурлык

Парадлы горурлык

Менә тагын бер җиңү көне үтте. Һәм без тагын бер кат үзебезнең Ким Чен Ирлар төзегән Төньяк Кореядан әллә ни ерак китмәвебезне күрсәттек. Таушалганын, искергәнен чит ил «дошманнарыбыз» гына түгел үзебез дә таныган техникабыз белән урам әйләндек. Болай да җимерек юлларыбызны ватып, миллардлар исраф итеп… Ил башлары шул парадны кабул итеп, зур горурлык хисләре кичерәдер. Ил башлары кичерәдер. Бәлкем ветераннар да горурланадыр… Аларга күп кирәкмени: юклыкта яшәп күнеккәннәр ич инде. Тик мин никтер (әллә комплексым бар инде), горурланмыйм, киресенчә, бу парадлар белән хурланам. Ул Совет чоры казанышы булган техникабызны күрсәтеп кемне өркетәбез соң? Башкаларны әйтмим, без җиңгән немец ветераннары ничек яши дә, безнекеләр ничек көн күрә?! Пенсиягә чыккач та эшләп йөргән әби-бабайлар кызганыч. Эшләмәсләр иде дә, ашыйсы, киенәсе, коммуналь түләүләр түлисе, балаларга ярдәм итәсе бар, чөнки аларның да тормышлары юклыкта уза… шуннан дару алырга, карт сөякләрне дәваларга акча да калмый. Мин ил башлары урынында булсам, миллиардлар исраф итеп, кәперәеп, кабул итмәс идем, шушы бәйрәм көнендә телевизор экраннарына чыгар идем дә: «Гафу итегез, булдырмадык, сезнең тормышыгызны муллыкка күмә алмадым. Сез чит илләрдәге яшьтәшләрегездән начаррак яшисез. Ял итәсе урында, һаман да көнлекче булып эшлисез, тамак кайгысын юллыйсыз. Чит ил безне ашата, киендерә, үзебез эшли белмибез. Нефтебез бетсә, нишләрбез икән…» – дип гафу үтенер идем.

Ә бүген тормышларыбыз парадлы, зәңгәр экраннарда төсле, матур… Матбугатка күз салсаң, телевизор карагач, хәтта ышанасы да килә башлый…

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии