Яңа президент бик селки алмый әле

Яңа президент бик селки алмый әле

Газетабызның узган санында мин баш мәкаләдә «Иске яңа президент дөньяны селки» дип белдердем. Әйе АКШның яңадан тәхеткә кайткан президенты Дональд Трамп дөньяда моңарчы күрелмәгәнчә дипломатик кысаларга сыешмаган гамәлләр кыла, янаулар тарата, барын да Америка теләгән калыпка салып бер сафка тездертмәкче була. Аның моңарчы ныклы партнерлыкта булган илләргә карата да дәгъвалар белән бармак янаулары турында әйтеп тормыйм, газетабызның узган санында бу хакта кыска гына сүз булды. Әмма минем игътибарымны Русия белән Украина арасындагы хәрби низаг, Трампның бу низагны кыска вакытта туктатырга җыенуы – әйе, теләве түгел, җыенуы җәлеп итте. Бу бар дөньяны гаҗәпләндерде һәм аптыратты да. Барып чыгармы дигән сорауны мин дә газетабызда куйган идем. Һәм шикләндем дә. Шулай ук, ялгышсам иде, барып чыксын иде, дип тә өстәдем. Чөнки иминлекне, тынычлыкны кем генә теләми икән?! Бу иминлекне бүген якыннары Украинада кайнар нокталарда булган әти-әниләр ничек көтә торгандыр?! Берәүләр үзләре күңел ачу чаралары оештырып, бәйрәм итеп, акча эшләп йөргәндә, шул ук вакытта башкалаларны Украинадагы хәлләргә борчылмауда, ярдәмләшмәүдә гаепләгәндә (мәгълүмат чараларында үзләрен бик популяр сәхнә йолдызлары дип атап йөрүче кайберәүләр әнә шундый белдерүләр белән кизәнде), газиз балаларын, әтиләрен, абыйларын, энеләрен көтүчеләр тынычлык иңәр дип өметләнде. Барып чыкмады. Тагын яктылыкка өметләнеп, әлегә, дип өстисем килә. 
Чынлап та, бик шикләнсәм дә, өмет уянган иде. Трамп Путин белән телефон аша сөйләшеп, очрашу турында сүз куешкач бигрәк тә. Әмма Украина президенты дип танылырга тиешле Владимир Зеленский баштан ук бу аралашу темасында искә алынмады диярлек. Ләкин, ничек кенә булмасын, егет белән кызны үзләреннән башка өйләндереп булмаган кебек, монда да, телибезме, теләмибезме, иминлек урнаштыруда Зеленскийны катнаштырмый мөмкин түгел. Шуңадыр да cоңрак, Трампның Путин белән очрашуына чаклы, Зеленский белән дә очрашырга җыенуы мәгълүм булды. Әмма бу гади очрашу түгел. Америкага моңарчы күрсәтелгән ярдәмнәре өчен, Зеленский Украинаның казылма байлыкларын тапшырырга тиеш булды. Ризалашуга ышаныч да бар иде. Көтелгәнчә, сөйләшүләрдән соң табигый казылмалар турында килешү имзалау тантанасы узарга тиеш булды. Әмма Зеленскийның АКШка сәфәре, Ак йортта Дональд Трамп белән очрашуы күңелсез тәмамланды. Башта сөйләшүләр тыныч кына барды. Әмма сүз бәхәскә кереп китте, сөйләшү ябык ишекләр артына күчте, бераздан Зеленский Ак йорттан чыгып ук китте. 
Инде ни булыр? Иминлек килешүе шулай барып чыкмасмы икән-ни? Әмма шунысы мәгълүм: Америка хәзер Украинага элеккечә ярдәм итмәячәк. Моны аңлаган хәлдә, Европа үз стратегик планын кора. Ләкин Украинага ярдәм Америкасыз бик кыен булачак. Бу Европа илләренә билбауларын ныграк буып, тагын да ныграк коралланырга туры киләчәк, дигән сүз. Шуңа аның лидерлары Зеленский белән Трампны дуслаштыру яклы. 
Хәер, Трамп Зеленскийны баштан ук өнәмәде. Аның заманында Трамп белән шыпырт килешүләргә бармавы һәм нәкъ менә Зеленский ярдәмендә импичмет күтәрелү, икенче сайлауларда да Трампка теләктәшлек белдермәве сәбәпле үпкәсе зур. Әлеге вакытта Трамп Украина белән килешүне яңадан карарга җыенмый, дигән хәбәрләр таралды. 
Дональд Трамп: «Владимир Зеленский, тынычлык телим, дип әйтергә һәм Владимир Путинны халык каршында тәнкыйтьләүне туктатырга тиеш», – дип белдерде. Трамп фикеренчә, сугышны «хәзер үк туктатып була», әмма моның өчен Зеленскийның ризалыгы кирәк. АКШ ярдәменнән башка Украинаның җиңүгә шанслары юк, Русия белән сугышны дәвам иттерү мәгънәсез, ди ул.
Владимир Зеленский да гафу үтенергә җыенмый бугай. Ләкин ул һәрдаим тынычлык теләвен белдерә. Шулай да аның Трамп белән ачыктан-ачык низагка кереп китүе, дипломатик сәләте чамалы булуын искәртә. Бу хакта Русия президенты матбугат секретаре Песков да билгеләп үтте. 
Әйе, Трамп бик җиңел генә вәгъдә итеп ташлаган тынычлык вәгъдәсе куык дәрәҗәсендә генә булып, теләсә кайсы мизгелдә шартларга мөмкин. Ләкин тынычлыкны Кремль дә, Украина халкы да бик тели һәм көтә. Ике яктан да фронт хәлләре сөенерлек түгел. Бу киеренкелек тирәнәйгән саен аны хәл итү дә кыенлаша гына бара. Бу Русиягә дә, Украинага да, шул ук Европага да файдага түгел. Русиягә кертелгән санкцияләрдән шул ук илләр үзләре үк зыян күрә.
Ә менә Америка... Америка Кушма штатлары һәрвакыттагыча ота гына. Ул икенче Бөтендөнья сугышында да мантып калды. Европа, башлыча СССР фашизмга каршы сугышты, кан койды. СССР Европаны азат итте, ә Америка киресенчә, баеды гына. Хәлсезләнгән Европа алдында үз шартларын куя алды ул һәм бүген шуның нәтиҗәсе буларак, бар дөнья бернинди бәягә нигезләнмәгән доллар белән эш итә, ягъни АКШ дөньяга типографиядә басылган гап-гади кәгазь сата. Бу юлы да ул табышсыз калмаячак. Европаны үзенә тагын да бәйлелеккә төшерәчәк, әнә бит моңарчы күрсәтелгән ярдәме өчен дә Украинадан түләү таләп итә – аның табигый байлыкларына хуҗа буласы. Газзәдан фәләстиннарны сөреп, анда үз биләмәләрен булдырмакчы. Израиль бүген шушы Америкага аркаланып Фәләстинда башбаштаклыклар белән шөгыльләнә. Аның моңарчы да халык-ара суд җаваплылыгына тартылырлык гамәлләре булды һәм булып тора. Империячел амбицияләрен төяп килгән Трамп тагын да кызды: Мексика, Канада, Гренландия... тагын шактый илләр кызыктыра аны. Ә Тармп үзе Украинадагы низагны туктатып тынычлык урнаштыручы персона булып тарихка кереп калмакчы. 
Ни генә булса да, Украина белән бәйле низаг хәл ителер көннәр якынлаша, дип уйлыйм мин. Аек акыл җиңәр, иминлек килер!
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии