- 10.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №9 (10 март)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Юкка гына туган авылымны сагынмыйм, аның белән горурланмыйм икән. Ә аның кешеләрен үземнең туганым кебек якын күрәм. Баксаң, сере гади: авылымда эчкерсез кешеләр яши. Моңа кабат-кабат инанам. Һәм рәхмәт хисләрен җиткерергә ихлас сүзләрем җитмәс кебек…
Язмыш үтә кырыс. Тәкъдир дигән вакыт тәгәрмәче, син ничек кенә карышма, сытып-изеп, алга тәгәри… Әниемнең мәңгелек түгеллеген белә идем югыйсә. Инде сәламәтлеге дә шәптән түгел иде. Моннан 1 ел элек ярты ел эчендә бер-бер артлы бакыйлыкка күчкән 2 улы һәм 3 айлык улын ятим калдырып киткән оныгы да (болары иң якыннары гына әле) тәмам какшатты үзен, авыр-ябык елларда кичкән михнәтләре, үскәндәге ятимлек ачысы да, 6 бала белән яшьли тол калуы да эзсез үтмәгәндер. Тик тора белмәс әнием күзгә күренеп биреште. Табибларга рәхмәт, ләкин алар тылсымчы түгел шул… Һәм менә әнием безне бу дөньяда ятим калдырып китеп барды. Бары шунысы юата: азапланып, артык сызланып ятмады. Беркемгә комачау итми, борчымый, тыныч кына китеп барды. Сизми дә калдык…
Нишлисең, язмыштан узмыш юк. Шулай язган. Үлем Аллаһы тарафыннан гыйбрәт өчен, җан-фарман чабып барганда туктап калып уйланыр өчен бирелгән… Дөнья малы – чүп, гомер кыска, аның китабы теләсә кайчан ябылырга мөмкин икәнен күрсәтеп торучы дәлил ул. Соңгы минутыбызның кайчан сугасын беребез дә белми, бу Аллаһы хозурында. Менә шул авыр сынауны кичкәндә, якының белән бәхилләшкәндә таянырлык якыннарың, дусларың булганда, тирән хәсрәтләрең җиңеләя. Өстә әйткәнемчә, якын һәм ерак туганнарымны озатып “шомарсам да” (хәер, аңа ияләнеп була микән?!) әнием тынсыз калгач, югалып калдым. Шунда күршеләрем, дусларым, туганнарым барлыгы искә төште… Акрынлап чынбарлыкка кайттым. Рәхмәт “Ихлас” мәчете имамы Әхмәт хәзрәт һәм Әлфия апага. Аларның акыллы сүзләре күңелемә тынычлык табарга булышты.
…Әниемнең соңгы теләген үтәргә тырыштык. Быел минем авылым да кар астында калган. Ничекләр ерып чыгарбыз, дип пошаманга төштем. Тик юкка, авылдагы абыйларым гаиләсе, күршеләребез Илдус абыйлар барын да җиренә җиткезгән. “Вамин” ширкәтенең Түбән Оры бүлеге җитәкчесе Айнур Мәгъсүмов: “Мин яңа кеше, ул миңа таныш әби түгел”, – дип тормаган, кулыннан килгәннең барын да эшләгән. Күрше Кызыл Ярдан гына килгән Рамил тракторы өелгән тау көртләре белән көрәшеп ватылып калгач, 15 чакрым ераклыктагы Ташкичү авылыннан чакырткан тракторны. Ә Айрат зират юлын күрше авыл – Кызыл Яр аша үтеп салырга мәҗбүр булган. Шулай ук бригадир Наилгә дә рәхмәтнең олысы… Урамыбыз да чистартылган, ишегаллары көрәлгән иде. Авыл халкы әниебез белән аның үз нигезендә саубуллашты. Авылыбыз имамы Рафыйк абый ярдәмендә шунда озаклап җеназа укылды…
Әниемне шулай олылаган, хөрмәт иткән өчен, рәхмәт авылдашларыма. Башлар китәрлек хәсрәтле чакта таянырдай дусларым, авылдашларым булганга, күңелем үсеп яшим. Аллаһы Тәгалә аларның һәркайсын Үзе олыласын. Барыбызга да исәнлек-саулык бирсә иде Хак Тәгалә. Кайгы җиле беребезнең дә ишеген какмасын. Әгәр язмыш шундый борылыш ала икән, һәрчак бердәм булып калыйк.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.Авыр чакта таяныч кирәк,

Комментарии