Патша әйбәт, боярлар яман…

Патша әйбәт, боярлар яман…

Русия Путинсыз нишләр иде дим мин. Илдә бер шөреп тә аның катгый күрсәтмәсеннән башка борылмый кебек. Әнә Тимер юлчылар шәһәр-яны электр поездлары маршрутларын ябып бетергән иде. Инде шау-шу 1 елдан бирле бара. Шәһәр яны электричкалары зыянга эшли. Пассажирлар таксида бару иплерәк тә, тизрәк тә, арзанрак та дип автомобиль юлларын хуп күрә. Электричкалар ташламалардан файдаланучы өлкәннәр транспортына гына әйләнеп калды.

Менә шушы хәлне ниһаять Путин да белеп алды бит әле. Хөкүмәткә каты гына бармак та янады. «Немедленно пустить» дип фәрманын да бирде. Һәм тимер юлчылар кабалана-кабалана маршрутларын торгыза башлады. Язын тамак туйдырыр өчен бакчаларыбызга ничек барырбыз, дип кайгыручы әби-бабайлар, шушы изгелеге өчен тагын Путинга рәхмәт укый. Һәм Президентыбызның рейтингы тагын күтәрелә. Русия тимер юлларындагы вәзгыятьне моңарчы ил башлыгы ник белмәде икән, дигән сорауга җавап бирүче юк. Русия Тимер юллары шәһәр яны маршрутларыннан килгән зыянны ничек каплаячагы да мәгълүм түгел. «Пускать и баста!» Маршрутларны тотарга төбәкләрнең дә акчалары юк. Инде ниндидер чатаклыклар туа икән, урыннардагы эреле ваклы түрәләр, тимер юлчылар гаепле булып чыга. Ә Путин безнең барын да булдыра… Тик ул каян өлгерсен соң берүзе бит.

Яңа ел алдыннан бер дустым керде яныма. Ике ай инде кредитын түли алмый. Булдыклы, эшлекле кеше үзе. Тик менә авыр чагы. Бурычны да чамаламыйрак алып җибәргән. Сүз иярә, сүз китеп сәясәткә кагылырга туры килде. Мин инде Украинадагы хәлләргә гел борчылам. Кырым да, андагы милләттәшләрем язмышы да борчый. Шулар хакында әйтәм.

– Ул фашистларны күптән кырып бетерергә кирәк инде, Бендерчылар, нишләп яталар бит, – ди бу.

– Син чын дөреслекне беләсеңме соң? – дип сорыйм.

– Беләм, телевизор карыйм ич.

– Анда хаклык бар, дисеңме? Нигә кирәк безгә сугыш?! Әнә рубль мәтәлеп ята, нефтебез арзаная, армия иләккә салган су кебек бар бюджетны йота… Милитаризмның, кораллануның, агрессиянең беркайчан да файда китергәне юк. Сугышта беркем дә отмый, ике як та зыян күрә.

– Путин маладис. Кырымны кушты. Украинаны да басып аласы да…

– Алар нәрсәгә инде?

– Ничек нәрсәгә, без Кырымны үзебезнеке итмәсәк, анда НАТО үз хәрби корылмаларын урнаштыра иде, Украинага каһәр суккан Америка кереп утырачак. Бу безгә кирәкме?

– Йә, йә шуннан. Синең Кырымга барганың бармы? Ул сиңа нигә? Украина нигә? НАТОдан ник куркасың? Чит илдә бөтенләй булганың юк, менә акча теләнеп йөрисең, бурычыңны да түли алмыйсың. Америкага без нигә икән, ул безне ник басып алыр? НАТОга да без кирәкме? Үзебезнең икътисад турында кайгырасы иде. Әнә синең кебек эшләп тә, акча соранып йөрүчеләр булмасын иде. Җитешле яши алмауга кем гаепле?

– Путин маладис ул. Ул бит берүзе. Нишли алсын бер ялгызы, – ди бу.

Бәхәснең урынсыз булуын аңлап мин сөйләшүне очладым. Кесәмдә булган акчаны биреп чыгардым, бу аңа җитми, билгеле, ул Путинны мактый-мактый, бурычка алырлык тагын башка кешене эзләп чыгып китте, Нишлисең, почмактагы зомбитартма үз максатына ирешә. Бүген Русия халкы «Пусть говорят» ише телетапшыруларда ир белән хатынның хыянәтен тикшерә, бу безнең илебез өчен иң глобаль проблема. Аннан соң җырлыйбыз, биибез, шоутамашалар карап алабыз, тәнәфес вакытында Бендера фашистларына, АКШның, Европаның безне ни өчен яратмавына нәфрәтләнәбез.

Сүз башындагы шәһәр яны тимер юллары маршрутлары эшли башлар, аңа чыгымнарын капларга акчасын да табарлар, башка өлкәдән. Анысында да акча бетсә, өченче тармакны табарлар. Путин әйтте, димәк булырга тиеш. Поездлар гына түгел, шәһәр яны автобуслары да бетте бит әле. Безгә районнардан даими мөрәҗәгать итәләр. Үзем дә Арча районындагы авылыма кайтканда, урын булса, юлда басып торучыларны утыртам, юлчылар, автобуслар йөрми шул хәзер, сәгатьләр буе катып торабыз, дип уфтана. Ничек кенә Путинга әйтеп безнең Арча – Кенәр – Түбән Оры маршрутында автобусларны кабат йөрттерә башларга инде… Путин ерак, аннан берүзе… Авылларда су белән тәэмин ителеш тә әйбәт түгел, юллар да сикәлтәле… Тыгылган кранны борып җибәрүче сантехниклар эшләми шул… Ә Путин бер үзе… Каян өлгерсен?!

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии