Зур югалту

Зур югалту

Бик авыр еллар кичәбез. Яңа көн тудымы, нинди хәбәр ишетелер икән инде дип куркып көтәсең. Менә тагын шундый хәбәр: 7нче ноябрьдә шагыйрә, язучы, озак еллар «Ялкын» журналында эшләгән журналист Фәйрүзә Мөслимова вафат булды. Туганнары сүзләренчә, коронавирус аркасында мәрхүмәнең үпкәләре 90 процент зарарланган булган. Ләкин Фәйрүзә бу авыруны җиңә алмады: яңа таң туып килгәндә өзелгән. Якыннары аны Республика клиник хастаханәсе моргыннан озатты. Мәрхүмә Самосырово зиратында җирләнде.

Әле аңа яшәргә дә яшәргә иде бит. Ул «Безнең гәҗит»нең дә якын дусты булды. Очрашкан, күрешкән саен, бик кыю язасыз, дөресен курыкмый җиткерәсез, дип рәхмәтләрен әйтә иде. Үтемле, саллы мәкаләләрен безгә дә бирә иде. Аның белән очрашу үзе бер бәйрәм иде, һәрчак киң күңелле, ярдәм итәргә әзер торган якты кеше булып күңелләребездә ул мәңге сакланыр.

Фәйрүзә Мөслимова 1954нче елның 9нчы июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Иске Кормаш, аннары Актаныш урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Анда ул «Әллүки» әдәби берләшмәсендә актив катнаша башлый.

Университетны тәмамлагач, «Яшь Ленинчы» (хәзерге «Сабантуй газетасы») газетасы редакциясендә эшли башлый. Соңрак берничә ел завод газетасына китеп тора. 1982нче елда кабат олы матбугатка кайта, «Ялкын» журналының әдәбият-сәнгать бүлегендә җиң сызганып эшли башлый.

2016нчы елга кадәр «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе. Фәйрүзә Мөслимова 1993нче елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы. Ул шигырьләрендә, җырларында, әсәрләрендә татар күңелендә мәңге яшәр.

...Әйе, әнә шулай зур югалтулар алып килде бу зәхмәт. Мине, кайчагында ковид белән куркытасың, юк нәрсә ул, паника таратма, дип тәнкыйтьлиләр. Юк, куркытмыйм, курыкмаганнарны, сакланмаганнарны куркытудан ни хасият.

Әле мин ялда, Казанда пандемия бераз узып китмәс микән дип, ялымны озайттым да. Гомердә болай озаклап ялга киткәнем юк иде. Әмма Төркиягә китәр алдыннан гына ике дустымны югалттым. Балык Бистәсе егете Раилгә 51 яшь иде, Ә Арчадан Рәшидкә – 57. Аңарчы югалган танышларым, дусларымның хисабын җуйдым. Куркытмыйм, бары тик халыкның кырылуын гына факт буларак китерәм. Мин вакцина яклы, кызганычка каршы, югалтканнар арасында барысы да прививкасыз иделәр. Прививка да әйбәт түгел, әмма ике начардан яхшырагын сайлау яклымын.

Кызганыч, ышаныч дәрәҗәсе түбән, сайлау мөмкинлеге юк. Тулы мәгълүмат җиткереп, әгәр бар дөнья таныган вакциналарны да Русиядә куллансалар, мондый ыгы-зыгы булмас иде. Һичьюгы түләүле булсын чит илнеке. Инде бүген үк вакцина-турлар гөрләп чәчәк ата. Акчалылар, түрәләр Файзер прививкасына Сербия, Германия, Венгриягә оча бит әнә. Бер барып кайту 85 мең сумга кадәр тора диләр. Димәк ике тапкыр барып кайтсаң, син инде прививкалы. Ә гади русиялегә үзебезнеке дә ярый... Төркиядә дә Файзер кадаталар. Таныш табибыбыз бар, ул Казан кызы, Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли. Файзердан соң катлауланулар булу турында мәгълүмат ишеткәнем юк ди. Мин кадатмакчы идем, әмма биредә чит ил гражданнарына түләүле дә мөмкин түгел ул Файзер. Тик ни хикмәт, Русиядә бу прививка саналмый. Үчлегәбез шулай, безнекен танымагач, без дә танымыйбыз. Ә файдасы, зыяны мөһим түгел...

Гомумән, Төркиядә бездәге кебек интернет шау-шуы да, паника да юк. Саклану чараларына игътибар зур. Халык битлектән, кулларга сиптерергә махсус эремәләр һәркайда... Минем, һәрхәлдә, битлек зыянлы, прививка дөрес түгел, дигән бәхәсләрне ишеткәнем юк. Теге таныш табибыбыз да, Русиядә Төркиядәге хәлләр мөшкел, дип лаф орган чакларда да, больницалар 70 процентка гына тулы иде, ди. Инде пандемия проблемасы бөтенләй сизелми. Әмма шәһәр-ара автобус маршрутларына, самолетларга QR-кодсыз утыртмыйлар. Прививкаң булмаса, ПЦР тестың булырга тиеш һәм ул 72 сәгать кенә гамәлдә.

Ә Казан ничек соң? Хәбәрләр белән танышып торам, чөнки мин биредә дә эшлим, газетабызны бергәләп чыгарабыз. Татарстан көн саен антирекордларны яңартып тора. Статистика саннары көн саен яңара, үсә. «Реальное время» язганча, 9нчы ноябрьгә соңгы тәүлектә 12 кеше үлгән, ә пандемия чорында инде 1069 кешенең гомере өзелгән. Дөрес микән соң бу? Фаҗиганың масштабы кечерәйтелмиме? Мин беләм, авырган кешеләр раслый: Казан больницалары шыплап тулган. Статистиканың дөресме, юкмы икәнен чамалау өчен Казанның 7 больницасына гына барырга кирәк. Катафалклар җитми, мәетләрне озату конвейрга куелган. Һәм әйтә алам, Русиядә чикләүләр, саклану чаралары пандемияне чикләми. Әнә бит, «Бизнес-онлайн» газетасы, соңгы ковид каникуллары чорында тәүлеклек авыру таралу күрсәткече 30 процентка артты, дип белдерә. Татарстан, кызганыч, бу нисбәттән «алдынгы». Бу бит QR-кодсыз беркая кереп булмый торган штрафлы заман... Прививкага каршы булганнар белешмәне сатып алуга ябырылды, димәк алар прививкасыз. Махсус игълан ителгән каникулларда кем генә сакланып өйдә утырды икән?! Мин биредә Казанда ни хәлләр икән дип, 4нче ноябрьдә Яңа Гасыр телевидениесен карадым. Изге ана иконасын хөрмәтләү һәм бердәмлек көнен билгеләп үтте христиан дусларыбыз. Чиркәү шыплап тулган, ярты зал битлексез. Анда катнашучыларның кодлары булды микән, белмим... Әмма быел язын Сабантуйларыннан соң ковид белән тулы бер авыллар егылды. Чир авылга күчте, авыл халкы кырылды. Бәйрәмнәр кирәктер, әмма мин бәйрәмнәр өчен матур көннәр буласын көтәр идем.

Биредәге мәчетләрдә дә намазлар укыйлар, әмма һәркем битлектән, кулларга антисептик сиптереп йөриләр һәм кешеләр шахмат тәртибендә икешәр метр ара калдырып баскан. Укмашу, берләшү юк.

Мин исә, ТНВ телеканалыннан христианнар бәйрәме турындагы турыдан туры трансляцияне карагач, пандемия юктыр ахыры, дигән фикергә килдем. Әмма коллегам Фәйрүзә Мөслимова турындагы хәбәр генә җиргә бастырды: куркыныч янәшәдә генә.

«Безнең гәҗит» укучылары исеменнән Фәйрүзә ханымның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Авыр туфраклары җиңел булсын. Оҗмах түрләрендә очрашырга язсын.

Һәркайсыбызга сабырлык теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии