Төнлә аракы дефицит буласы

Татарстанда төнге уннан соң сатуны тыялар. Республикабыз депутатлары шундый закон кабул итте. Дөрес, әлегә ул үз көченә кермәгән. Әмма күп көтәргә калмады: Президент имзалый һәм матбугатта чыгып 10 көн үткәч, закон эшли башлаячак. Аның искәрмәсе бар: җәмәгать туклану предприятиеләрендә, кафе, клуб һәм рестораннарда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди эчемлекне сатып алырга мөмкин.

Төнге уннан иртәнге унга кадәрге “коры закон” бүген Русиянең 11 субъектында эшли.

Закон проектын тикшергән вакытта, депутатларының бу ниятен халык, нигездә, яклады дигән фикер яңгырады. Шулай ук хакимият органнары да бу карарны көтә икән. Әнә шуңамы, закон проектын озаклап тикшереп тә тормадылар, икенче укылыштан ук кабул итеп куйдылар. Димәк, нәтиҗәсен көтәсе генә кала. Бераздан иң аек республика булачак. Ләкин… Менә шул ләкиннәр күп шул. “Ах, Илфат, аракы сатуны яклап утыра”, – дияр күпләр. Һәм ялгышалар. Һич кенә дә алай түгел. Кызганыч, илебез авырумы, әллә гадәтебезме: җисемгә түгел, исемгә каршы көрәшәбез. Белә торып, кат–кат тырмага басабыз да, маңгаебыз күпереп чыккач, ах, итәбез.

ӘЙБӘТ ЭЧТЕК, ШӘП ДӘВАМ ИТӘБЕЗ…

Горбачевның “Коры законы” хәтеремдә. Аракы кибетләре ул чакта тимер рәшәткәләр белән уратып алынды. Озын чиратларда халык штурмлады аны. Ул чактагы сәясәтчеләр бу гамәлне чарасызлыктан кылынган эш, дип акланды. Алар бер яктан хаклы да иде: чөнки Совет халкы эчкечелек баткагына кереп чума барды. 1960 елда СССРда бер кешегә (хисапка яңа туган балалар да кертелә) 13 литр сыра, 7,5 литр аракы туры килсә, хәзер эчелгән сыра 37 литрга җитте, ә аракы – 18 литр. Ләкин бу төгәл сан түгел. Русиядә “Идән асты” заводлары да яхшы эшли. Көмешкә, ясалма суррогат цехлары гөрләп тора. Чөнки спиртлы эчемлекләр – иң төшемле бизнес. Бу – дәүләт өчен дә бюджет чыганагы. Татспиртпромның республикабызда иң зур салым түләүче булуын искәртү дә җитә. Без күбрәк эчкән саен, дәүләтебез баерак буласы. чорында да, аннан соң да хакимият телиме, теләмиме әнә шуны истә тотып эш йөртте, йөртә. Уйлап карагыз, соңгы 20 елда аракы куллану мөмкинлеге ничек яхшырган. Бүгенге эчкече моннан 20 ел элек булган акчасына караганда, 5,3 тапкыр күбрәк аракы ала ала. Бүгенге сәрхушләрдән ишетергә була: “Заманында “закускасы” арзан иде, ә хәзер аракысы. Шуңа акчаны кабымлыкка әрәм итмибез…” 1990 елда уртача – 303 сум, ә 2009да – 18785 сум. Һәм 90нчы елда шул хезмәт хакына 19,6 литр аракы сатып алып булса, соңгысында инде 87,8 литр аракы тигән.

Татарстанда да исерткеч эчемлекләр базары гөрләп тора. Аракының ниндие генә юк. Рәхәтләнеп файдаланалар шул муллыктан. kazan.hh.ru үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, татарстанлыларның 29%ы эш урынында бөтенләй эчми. Әмма бәйрәмнәрдә хезмәткәрләрнең 57%ы рәхәтләнеп чөмерә. Сораштырылучыларның 14%ы бәйрәмне көтеп тормый, көн дә эш урынын “юа”. Эштәге проблемалардан, стресслардан шул рәвешле котылып тормышларын җайлый.

Аңлашыла: кичектергеч чаралар күрергә кирәк. Һәм әнә депутатларыбыз тырыша да. Әмма нәтиҗәсенә ышанмыйм. Эчәсе кеше кибетләрне бөтенләй томалап куйсаң да таба, эчә. Бүген аптекалар, парфюмерия, хуҗалык товарлары кибетләре, әлеге дә баягы “Идән асты җитештерүе” алар карамагында. Һәм хәтерем тагын ирексездән теге 85нче елларга алып кайта. Эчкечеләрнең фантазиясен эшләтергә менә дигән чор булды ул. Клейлар, ботинка кремнары да калмады. Бар да химик булып бетте, кайдан, ничек спирт сыгып алып була, барын да эшләделәр. Дөрес, ул сәрхушләр үлеп беткәндер инде, диярсез. Әле бүген генә бер дустым: “12 ел эчкәнем юк. Аракыны тыярга кирәк, я бәясен төшерергә. Эчәсе кеше үлеп бетсен”, – дип, минем белән бәхәсләшеп алды.

Шулайдыр, тик үлүчеләр урынына икенчеләр килә шул. Менә бөтен хикмәт тә шунда. Аракыны тыясы түгел, эчүчелекне тыясы. Аның куркыныч гамәл, кешелекнең дошманы икәнен аңлатасы иде. Тәмәке тартучы дустымнан сорыйм:

– Тәмәке кабына кара хәрефләр белән “Үләсең”, – дип язып куелган. Әллә ышанмыйсың?… – дим.

Ә ул көлә.

– Шул язуга карап кына тартуны ташлаган кешене миңа табып бир әле, – ди.

Димәк, юк белән шөгыльләнәбез түгелме?! Эч пошканнан эш булсын дип тырышабыз. Чынлыкта эчүчеләрнең дә, тартучыларның да бетүен теләмибез. Аннан ил ничек яшәр?! Бюджетны ямарга ямаулык бит әле аннан кергән акча.

Минемчә, нәтиҗә булсын өчен, эш–гамәлләр гади. Бала балалар бакчасыннан ук тәмәкенең, аракының әшәке нәрсә икәнен аңларга тиеш. Әле кайтып әтисен, я әнисен орышырга, оялтырга мөмкин. Киресенчә, “Дәү булам”, – дип, авызына тәмәке кабарга түгел. Бу әйберләрнең җирәнгеч кенә түгел, зыянлы булуын аңларга. Биология фәне керә башлауга, иң беренче дәрес аракы, тәмәкенең зыяны турында булса, бәлки, начар гадәтлеләр армиясе кимер иде. Ә бүген аракыны тыябыз… Әнә тыеп карадык, виноград плантацияләрен йолкып аттык. Уникаль сортларын бүгенгәчә торгыза алмыйбыз, күп заводлар таланып бетте. Аның каравы, һәр тыюдан файда күрүчеләр бар. “24 сәгать” кибетле авыллар сирәк. Төнлә кибет бикле. Ә эчүчеләр кимегәнме? Янәшәдәге тәүлек буе аракы сатучы “Арыш мае”на кердем.

– Инде нишләрсез? – дип сорыйм.

– Әйткән кеше юк, берни белмибез. Төнлә аракы алучылар болай да бик аз иде инде ул, – диде миңа сатучы ханым.

Димәк, “Ай эчәбез, кайда безнең шешәбез” җыруына өстәп куярлар инде: “Тимә, ул бит безнең шешәбез, барыбер табып эчәбез…”

Язып бетереп ята идем, балаларым телевизор карый, анда бер йолдыз ресторанда кулына бокал тоткан, икенче кулында сигарет. Сөйгәнен көтә. Клип. Матур кешеләр, матур җыр… Кызыгып куйдым…

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии