Институтта укытучылар белән очрашу

Бу арада газетабыз укучылары белән очрашулар ешайды. Телевидениедәге эшсезлек, тамашачыларым белән экран аша аралашу мөмкинлегем булмау сәбәпчеме, төрле җиргә чакырып кына торалар. Мөмкинлегем булганда барырга тырышам. Казандагы укытучыларның белемен күтәрү институтындагы чираттагы очрашуым бик эшлекле үтте. Үзем белән газеталар да алдым. Хәзер бит мин тележурналист түгел, ә газета мөхәррире. Шулай да халыкны телевидениедәге эшчәнлегем әле һаман кызыксындыра. Ни өчен мин экраннан киттем? Тапшыруларым нигә юк? Һәм башкалар… Болары турында соңрак. Әлегә очрашу хакында.

ВАТАН КАЙДАН БАШЛАНА?

Республиканың мәктәпләреннән башлангыч сыйныф укытучылары җыелган иде анда. Ил киләчәге, ватанпәрвәрлек төшенчәсенең мыскыллы елмаю уятуы, патриотлыкның дөрес формалашмавы борчый аларны. Киләчәк буынның “дөреслеге” нәкъ менә “мескен” хезмәт хакына яшәүче укытучылар җилкәсендә. Бала хак юлдан тайпылса, иң беренче аларны, мәктәпне гаеплибез… Дөрес тәрбия бирмәгәннәр, янәсе. Укытучылар да килешә инде бу караш белән. Очрашу вакытында да ватанпәрвәрлек турында сүз чыкты. Патриотик хисләр тәрбияләүнең авырлыгы, ләкин кирәк булуы хакында ачынып сөйләде алар. Кызганыч, татарча аралашуны чикләү өчен Мәскәү тарафыннан күрелгән чаралар аркасында, бүген тәрбияләнгән балалар арасында телле белгечлекләрне сайлаучылар азаер. Балаларга бер төрле сөйлибез, ә тормышта шуның икенчесе күренә. Безгә читен, алдакчы булып чыгабыз, диеште укытучылар. “Сез ватан дигәндә, бөек төшенчәләр кулланмаска тырышыгыз. Гади генә итеп үз авылыгыз, аның данлыклы кешеләре, бөек милләтпәрвәрләр турында сөйләгез. “БГ”ны укучылар арасында укытучылар бик күп, алар бездә чыккан гыйбрәтле вакыйгаларны тәрбия сәгатендә кулланулары турында сөйли. Менә шундый, халыкның үзе тарафыннан искә төшерелгән, гыйбрәт алырлык вакыйгалар буенча бәхәсләр оештырыгыз. Балалар яхшыны яманнан аерырга өйрәнсен, миһербанлык, изгелек дигән, кызганычка, хәзер онытылып баручы сыйфатларның ни икәнен белсен… Ватан туган нигездән, туган авылдан, үз телеңне яратудан башлана. Миллиардлар сарыф итеп чит ил спортчыларын сатып алып яуланган спорт җиңүләре өчен урам тутырып шаулап йөрү генә патриотизм түгел әле ул…” – дидем.

ТАГЫН АРМИЯ

Бер генә очрашуда да армия темасына кагылмый калмыйлар. Уллары армия яшенә җиткәннәр бүген бу турыда негатив хәбәр күп бирелүгә борчыла. Куркытасыз, бераз яхшырак мисаллар да язсагыз иде, диделәр бу юлы да. Бик язасы да… Яхшы мисаллар турында хатлар юллагыз дип, инде укучыларга да кат-кат мөрәҗәгать иткәнем бар. Тик андый хәбәрләр, никтер, бик сирәк ишетелә шул. “…Бик яхшы хезмәт итәбез, хәтта өйгә дә кайтасы килми…”, дигән хатларны да бастырдык анысы. Тик ул икәү генә булды. Кызганычка, күңелсез хәбәрләр күбрәк. Тәвә кошы сыман башны комга яшереп кенә булса иде ул… Минемчә, яшерми, күрмәмешкә салышмый, барын да җәмәгатьчелеккә җиткерергә кирәк… Шулай һәркемдә актив тормыш позициясе булдырсак, бәлкем, генераллар да эшли башлар иде, дим.

Укытучылар минем белән килешә, бугай…

Комментарии