Тагын бер зур югалту

Тагын бер зур югалту

8нче апрельдә 68нче яшендә Татарстанның элеккеге һәм бердәнбер вице-президенты, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе, зур галим, юрист Василий Лихачев вафат булды. 9нчы декабрьдә Мәскәүдә Үзәк клиник хастаханәдә аның белән хушлашу мәрәсименә Русиянең, Татарстанның күренекле сәясәтчеләре, җәмәгать эшлеклеләре килде. Газетаны 9нчы апрельдә нәшриятка тапшырган вакытта, Казандагы хушлашу Филармония бинасында 10нчы апрельдә, дип хәбәр иттеләр. Күренекле шәхес Казанның Арча зиратына урнаштырыла.

Әлеге кайгы уңаеннан мәгълүмат чараларында барлыкка килгән язмаларда, мәрхүм турында истәлекләре белән уртаклашучылар, ул чын дипломат иде, кем булуына карамастан – һәркем белән уртак тел таба белә иде, дип бар да килешенгән төсле бер төрле җылы итеп искә алалар. Чынлап та шулай иде шул. Ул Татарстаннан халык-ара масштабка үрләгән сәясәтчеләр арасында иң күренеклесе иде.

Миңа да телевидениедәге эшчәнлегем чорында Василий Лихачев белән тыгыз аралашырга туры килде. Ул башкаларга охшамаган иде. Шулкадәр гади, шул ук вакытта игътибарлы, сокландыргыч акыл иясе, ярдәмчел зат иде. Ул чагында телевизион репортажлар, тапшырулар әзерләргә миңа, ким дигәндә 4–5 кеше ияреп йөри. Оператор белән бергә ут куючы да бар. Ярый инде журналистны, телевизорда еш күренүче алып баручыны танып белсен ди, Василий Николаевич менә шул гел алышынып торган ут куючы-яктыртучыларны да исемләп белә, ишек төбенә үк йөгереп килеп каршы ала, хәл-әхвәлен сораша. Ә тегеләр мондый игътибарга, кош тоткандай сөенә, кайткач та мактанып сөйләп йөри… Алар бит, бер карасаң, гап-гади техник хезмәткәр… Шулкадәр мәгълүматны, кеше исемнәрен каян белә икән, дип кайтып аптырап сөйли идек үзебез дә. Шундый хәтерле һәм игътибарлы Минтимер Шәймиев кына бар иде тагын.

1997нче елларда минем белән ике арада телевидениенең элеккеге җитәкчелеге белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Мин яңалыкка омтылам, искечә эшләргә теләмим… Нәтиҗәдә, уңайсыз кеше буларак, мине эштән җибәрү омтылышы барлыкка килде, тапшыруларым ябылды. Шунда да Василий Лихачевның тынычландырганы, миңа ышанганы, мин сезне, сезнең хезмәтегезне югары бәялим, дип әйткәне хәтеремдә. Сез хаклы, түзем булыгыз, җиңәчәксез, дия иде ул. Кызганыч, сезне югары бәяләсәм дә, хәзергә берни эшли алмыйм, бераз сабыр итик, дип үгетләде. Ул Дәүләт Советы җитәкчесе иде. Бераздан, аның белән шыпырт кына килешеп, Туфан абый Миңнуллин телевидениедәге журналистларны кысрыклау вәзгыятенә аптырап, парламент мөнбәреннән чыгыш ясагач, парламент рәисе Васлий Лихачев бу мәсьәләне элеп алып, тагын да югарырак тонга күчереп сүз катты… Һәм шунда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, бар ситуациядән дә хәбәрдар булуын, бу эзәрлекләүләргә нокта куярга кирәклеген искәртте… Мин, судлар аша булса да, тулы канлы эшләүче журналист буларак, ТВга кире кайттым. Кайберәүләрнең миңа «профнегоден» ярлыгы тагарга маташуына каршы көрәшкән бу вакытта, ярты елдан соң Татарстанның беренче журналистлар премиясен – беренче «Бәллүр каләм»ен бирәселәрен, алга таба татар телевидениесе өчен яңа жанрдагы бик күп тапшырулар ачасымны белми идем әле. Менә шул кысрыклаулар чорында Туфан Миңнуллин, Василий Лихачев кебек шәхесләрнең ярдәмен чын мәгънәсендә тойдым, аларның теләктәшлеге миңа киләчәккә өмет, яшәргә дәрт бирде.

Кызганыч, әнә шундый якты маяклар кыска гомерле була шул. Бүген Туфан абыйның да юклыгы бик нык сизелә. Хәер ул бүгенге вәзгыятькә түзмәс, гаделсезлекләрне, телебезнең, динебезнең изелүен күреп, йөрәге барыбер чыдый алмас иде. Инде менә Василий Лихачев та юк.

Василий Лихачевның Татарстан Конституциясен булдырудагы, үз кануннарыбызны төзүдәге, Русиядә федерализм нигезләрен корудагы ролен әйтеп тормыйм. Аның тагын бер сыйфаты хәтеремдә, ул татарча сөйләшмәсә дә, аңлый иде. Аңа татарча эндәшеп була иде. Ул татарча белгәндер, сөйләшергә читенсенгәндер генәдер, дип уйлыйм. Аның хатыны татар иде. Ул гаиләсе турында да ачылып сөйли иде. Бик горурлана иде гаиләсе, хатыны, кызлары белән. Яхшылыкка ышанды, киләчәккә өметләнде ул. Демократик карашлы иде. Хатыны Наилә ханымны күргәнем булмады бугай, хәтерләмим, Василий Николаевичның ара-тирә очрашкан арада да аның турында җылы итеп, яратып сөйләве аша, Наилә ханым бик бәхетле хатын булгандыр, дигән уй барлыкка килә иде.

Минем өчен һәрвакыт якты шәхес булып торган Василий Николаевич Лихачевның җәмәгате Наилә ханымның, балаларының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Минем белән «Безнең гәҗит» укучылары да килешер дип уйлыйм. Василий Лихачевны түрә дип атыйсы килми иде, ул мөхтәрәм җитәкче булды, безнең күңелләрдә әнә шундый җитәкче, дәүләт эшлеклесе булып мәңге калыр.

Тирән кайгы уртаклашып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии