Журналист кемгә дошман һәм без судта оттык

Журналист кемгә дошман һәм без судта оттык

Кем әйтә ала Русиядә сүз иреге юк, дип? Бар. Кайсы илнең президенты үз халкы белән телевизор аша сәгатьләр буе аралаша ала?! Мәрхүм Уго Чавесны гына телейолдыз буларак искә алсак инде.

Менә да шундый яңа сөйләшүгә әзерләнә. Монысы да сораулар саны, эфир вакыты белән рекордлы булыр, әмма әллә ни аермалык та булмас. Мин бер елда да бу телеаралашудан үземә яңалык ала алмыйм. Сораулар булса да, аларга җавап гомуми фразалар белән бирелә. Кыскасы, илбашының халык белән шулай озаклап телевизион аралашуы, Русиядә сүз иреге бар, дип аңлатырга тырышу кебек тоела миңа.

Дөрес, Русиядә сүз иреге юк дип әйтә алмыйм. Бар ул. Әмма ирекле сүз җитенкерәми. Һәм моны чикләү өчен яңадан-яңа кануннар иҗат ителә. Магнитский үлемендә һәм коррупцион эшләрдә катнашы булу ихтималында шикләнелгән бер төркем чиновникларны Америкага кертмәү турындагы законга үч итеп, бездә ятимнәрне Америкадагы гаиләләргә асрамага бирү тыелды. Янәсе анда безнең авыру ятимнәр интегеп яши. Ләкин инде без дә газетабызда кайда күпме бала җәберләнгәне, үлгәне турында төгәл статистика белән дәлилләп яздык. Саннар Русия файдасына түгел. Балалар бездә бик күп тапкырлар күбрәк җәберләнә. Бу хактагы ШАУ-ШУ ТУЙДЫРДЫ ХАКИМИЯТНЕ. Инде менә яңа закон кабул ителде. Хәзер без, ягъни мәсәлән массакүләм мәгълүмат чаралары җинаятьчеләр, яки явыз ата-аналар тарафыннан зыян күргән балалар турында, корбаннарны атап яза алмыйбыз. Әлеге канунны бозучыларга 100 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф.

Менә шундый законны әле генә Владимир Путин имзалады. Ул Дәүләт Думасы тарафыннан ашык-пошык 23нче мартта кабул ителде, Югары палатада 27нче мартта расланды.

Тагын 1 закон гамәлгә керде. Аны да президент имзалады. Масса күләм мәгълүмат чараларында сүгенү сүзләре куллану да хөкем ителә.

Бу кануннарны кайда, кайчан кулланырга кирәклеген хокук сакчылары яхшы белә. Депутатлар әле тагын яңа законнар иҗат итү белән мәшгуль. Журналистлар Русиядә түрәләргә комачау итә, коррупцияләрне фаш итә, хокук системасына ышанычы калмаган гражданнар журналистларга барып егыла, ә тегеләре буза куптарып җәмәгатьчелекне уята… Димәк, сүз иреген кысарга кирәк.

Бүген Русия журналистлар өчен эшләү кыен булган, хәтта куркыныч саналган илләр исемлегендә. Хәтерегездәдер Анна Политковская, Дмитрий Холодов, Владислав Листьев һ.б. бик күп корбаннар. Болар зур резонанс тудырган үтерелгән журналистлар. Ә шау куптарылмаганнар никадәр?! Бер чиновник Дагестанда күптән түгел тележурналистның үтерелүе сәбәпле зур шау-шу чыгуга аптыраган иде. Гап-гади журналист өчен ник шулай шауларга, дип гаҗәпләнде ул. Менә тагын бер корбан: дүшәмбе көнне «Химкинская правда» газетасы редакторы Михаил Бекетов вафат. Журналист Бекетов Химкидагы урманны кисүгә каршы көрәшеп, бик күп чиновникларны фаш итте. Тик 2008нче елның 13нче ноябрендә билгесез кешеләр тарафыннан вәхшиләрчә кыйналып гарип булып калды. Күпсанлы эчке һәм тышкы җәрәхәтләр белән больницага салынды. Аның аягын, кул бармакларын кистеләр, сөйләшә алмады, журналист 1нче группа инвалидка әйләнде. Инде менә авырулардан интегеп җан бирде.

Үтерелгән һәм кыйналган журналистлар эшләре буенча берәр җинаять эше ахырына җиткерелдеме? Юк. Һәрхәлдә мин хәтерләмим. Үтерүчеләр һаман иректә. Хәер, үтерүчеләрнең фаш ителүен югары эшелон властьтагылар теләми бугай. Бүгенге сүз иреге, демократия, журналистларны үтерүчеләрне эзләү спектакль генә. Путин телевизор аша менә шуларга, җавап түгел, хисап тотсын иде ул. Менә аннан, чынлап та Русиядә сүз иреге бар, Русиядә коррупциягә каршы көрәшәләр, дияр идем. Ә бүген, өстәгеләрнең төп дошманы журналист икәнлеген эшмәкәрләр дә белә. Журналистны залларында да интектерергә була, ди алар. Әле генә ашык-пошык «Бизнес-онлайн» газетасын хөкем иттеләр.

СУД ПРОЦЕССЫ «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»КӘ ДӘ ТӘМАМЛАНДЫ. Газетабызда узган ел Әтнәдә браконьерлык чәчәк атуы турында язма чыккан иде. районыннан укучыларыбыз шалтыраткач, без хәбәрчебезне шимбә көнне иртүк шунда җибәрдек. Минем үземә шалтыратучылар белән сөйләшкәндә телефон аша да мылтык тавышлары ишетелә иде. Әле бит алар туган якларына кайтып бала чыгарырга да өлгермәде, дип елады безнең укучыларыбыз. Аннан соң газетабызда «Әтнәдә язгы сугыш» (2012, №16, 25 апрель) исемле мәкалә дөнья күрде. Хәбәрчебез бу мәкаләсендә Әтнәдә яшәүче берничә кешене дә искә ала, чөнки аучыларны эзләп йөргәндә аларга күрсәтүчеләр күп була. Газета әлеге кешеләрнең шәхесен пычратырлык берни кылмаса да, алар безне судка бирде. Инде менә икенче ау сезоны җитә. Процесс озакка сузылды. Чөнки судка шикаять итүчеләр әзер түгел иде үз хакларын тиешенчә хакларга. Дәгъваларын аңлаешлы итеп җиткерә алмау, сораулар төгәл куелмау сәбәпле утырышлар кат-кат кичектерелде. Ниһаять процесска нокта куелды: суд шикаятьне кире какты, димәк, «Безнең гәҗит» газетасы Әтнәдә яшәүче аучыларны тапларлык гамәлләр кылмаган, булып чыга. Дөрес, суд карары әле үз көченә кермәгән. Әтнәлеләр Югары судка шикаять итәрләр, мөгаен. Әмма без үз хаклыгыбызга ышанабыз.

Нокта куелды дидем, әмма безне судка җәлеп итүчеләрдә үпкә калды. Суд залыннан чыккач, мине почмакка, «сөйләшеп» алырга да чакырдылар хәтта. Белмим, Әтнә районы аша еш үтәргә туры килә, юлда очратмагайлары дип торам инде. Судны да без сатып алганбыз дигән фраза яңгырады әлеге шикаять итүчеләр авызыннан. Судның ничек узганын, күпме вакытыбызны исраф итеп ни өчен йөрергә мәҗбүр булганыбыз турында тәфсилләп сөйләп тормыйм. Үткән-беткән. Мәскәү районы судьясы әйткәнчә, вак-төяк белән баш катыручылар җитәрлек. Әтнәдән безне хөкем итәргә теләүчеләр дә аңлар, алар игълан иткәнчә, без юньсез газета түгел, «чернухой», «ерундой» шөгыльләнмибез. Хаклык, гаделлек өчен тырышабыз. Кибет ияләре булу, байлык кына әле кешенең дәрәҗәсен билгеләми, хөрмәтле әтнәлеләр (исемнәрегезне әйтеп тормыйм, сезне якташларыгыз болай да белә).

Хәер, безне почмакларда «кысрыкларга» тырышучылар җитәрлек. Өстә әйтелгән мисаллар дәлил. Бүген Русиядә журналист булу хәтәр һөнәр. Ә хокук сакчылары кая карый дисезме? Монысы аерым тема. Русиядә милиция полициягә үзгәртелде. Бу реформа 3 млрдка якын сумга төште. Үзгәрешне сиздегезме? Мин юк. Әле узган атнада гына шундый бер хезмәткәре тотып тентеде үземне. Сумкамдагы бар әйберләрне чыгарып селкедем, чишенеп бетә яздым. Ачуым килсә дә, карусыз бар таләпне үтәдем. Ышандылар бугай террорчы булмавыма… Монысы турында киләсе санда язармын. Бик кызык вакыйга. хезмәткәрләренә хөрмәт нигә юк, дигән сорауга җавап.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии