- 09.01.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №1 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Хәзер 3 кешедән артык җыелырга ярамый икән бит! Санкт-Петербургта 20 яшькә кадәрге яшьләрнең паркта тыныч бәйрәм – кар атыш уенына дип килүче йөзгә якын үсмерне полиция куып тараткан. Ә әлеге рөхсәтсез чараны оештыручыларны тоткарлаган. Хәзер аларга 20 мең сумга кадәр штраф яный. Яшьләр бу чарага социаль челтәр аша тупланган.
БЕЗ ҖИНАЯТЬ КЫЛГАНБЫЗ…
Әлеге хәбәрне күрдем дә куркып калдым. Әле ярый Яңа ел бәйрәмнәрендә безне полиция күрмәгән. Без быел бәйрәмне туган авылымда – Түбән Орыда үткәрдек. Гадәттәгечә, күрше-күлән белән Сыер урамына да чыктык, биедек, шулай ук карлар атыштык. Урам буйлап йөрдек. Икенче көнне күршедәге Югары Оры авылына барып та кунак булдык әле. Мин үзем Кыш бабай булып классташларым өйләренә кереп котлап йөрдем. Аннан бәйрәмне Кыш бабайлары белән мәдәният йортында бәйрәм иттек. 1 гыйнвар киче булса да халык шыгрым тулды. Тагын биедек. Кыш бабай котлады. Барыбер чын Кыш бабай булмаганын таныдылар. Күңелле халык булсалар да Югары Орыда яшәүчеләр Кыш бабайга ышанмый икән инде. Мәдәният йорты хуҗабикәсе, классташым Назыймның хәләл җефете Мөнирә нинди генә уеннар уйнатмады. Безнең чор, әти-әниләребез уеннарын рәхәтләнеп уйнап шау килде яшьләр. Мәдәният учакларын Мөнирәдәй гөрләтеп торучылар күп түгелдер, дип уйлап клубтан таралыштык. Тик Мөнирә, сак бул! Халыкны урамга алып чыгып бәйрәм оештыра күрмә тагын. Оештыручы буларак, сиңа 20 мең сум штраф чәпәп куярлар…
Бу минем кинаяле репликам! Авыл халкы беркатлы бит ул. Ахмак законнарга, шуны үтәүче ахмакларга карамагыз. Шаярыгыз, көлегез. Минем әле Югары Орыга тагын кайтасым килеп калды. Бай яшиләр, күңелле яшиләр. Яңа ел кичләре дә искиткеч була аларның, дип тел шартлаттылар безгә. Беләм, мин авылда кичке Сабантуй үткәргәндә дә, күпләр тамашачы гына булып утыру җаен караганда, алар безнең авылга төшеп, бар уеннарда да әйдәп баручы катнашучылар булган иде.
«ПАШУЛ, КЕР ОЯҢА!»
Инде авылдан китеп, тагын Питердагы үсмерләрне куып таратуга килгәндә… Алар сәясәт белән кызыксынучы балалар да түгел, үзара дуслашырга, шаярышырга җыелганнар, бер-берсенә кар атып уйнарга теләгәннәр. Интернеттагы видеода полиция хезмәткәре радиомикрофон аша балаларга нотык укый, аларның котсыз җинаятьче булу ихтималын кисәтә. Әгәр кем дә булса тагын бер тапкыр кар атса, аны полиция бүлекчәсенә илтеп ябачакларын әйтеп куркыта. Шул видеоны карап торганда редакциядәгеләр әйтеп куйды: әллә боларның башка эшләре юк микән?!
Эш бар инде ул эшләгән кешегә. Хәзер бит аерым гына басып торып та ризасызлык белдерергә ярамый. Чыксаң, беттең – зур штраф. Бу инде ишек алдында гел өреп, сару кайнаткан эткә хакимият тарафыннан: «Пашул, кер ояңа!» дигән кебек булып чыга. Тыныңны чыгарасы булма!
Әй, сөйли китсәң, кызык хәлләр күп инде ул. Әле менә шатланып бетә алмыйм, көлә-көлә караган «Невезучие» («Булдыксызлар») фильмында уйнаган Пьер Ришар һәм Жерар Депардьеларның берсе русияле икән бит. Ә мин аларны французлар дип торам. Җерар Депарье үзләрендә салымнарның зур булуыннан зарлангач, аңа бик ашыгыч төстә, Русия гражданлыгын бирделәр. Бу хакта бөтен Русия мәгълүмат чаралары горурланып сөйләде, менә бит Русиягә кемнәр килергә тели?! Тик кечкенә генә «ләкин» барлыгын берәү дә искәртми. Атаклы француз актеры салымнан кача бит. Аның Русияне яратам дигәне – миф. Русия демократик ил дип сөйләве дә, бәлкем, урыс аракысы хәмереннән айнымаган чагы булгандыр. Ә бу хакимияттәгеләрнең күңеленә сары май булып ятты.
Инде хуш, Жерар абый безгә күчеп килде. Ул арба тартып кибетләребездә йөрер микән, больницаларда чиратка басармы? Әле ул пенсионер да бугай бит, димәк социаль яклау оешмаларында таякка таянган әбиләр белән пенсиясен җайлап, ташламалар чутлатып изаланачак… Аны хәзер Франциядәгечә Жерар дип гади генә атамаслар, әтисен дә кушып Жерар Реневич дип зурлап дәшәрләр…
Хәер, безнең илдә андый зур дәрәҗәле кешене, ул салымнардан качып йөрүче булса да, социаль тәэминат оешмаларында интектереп йөртмәсләр, бездә кунак итә беләләр бит. Киң бит русияле күңеле. Әнә Мордовия башлыгы аны үзенә чакырды, фатир белән йорт вәгъдә итте. Әле эш тә табып бирде. Бу республиканың Мәдәният министры да була ала хәзер танылган француз. Мондый киң күңеллелеккә чит илләрдәгеләр дә сөенгәндер һәм бу безнең яшәү дәрәҗәбезнең гаять шәп икәнен дә күрсәтә бит. Мордовиядә фатир проблемасы да юк, анда чиратларда еллар буе тормыйлар. Халык бәхеткә чумып, дөньяның артына тибеп, бер кайгысыз һәм проблемасыз яши. Хәер, Мордовия башлыгы байдыр ул. Ул фатирларны үз хисабыннан бирмәкчедер, дәүләт акчасына түгелдер. Чит ил кешесе һичшиксез, шулай уйлаячак. Русиянең үзенчәлекле, үзсүзле ил икәнен белмәгәне, билгеле.
ЙОМГАК ӨЧЕН: Русиядә 3 кешедән артык җыелырга ярамый дип башлаган идем дә, икенче сорау шалт итеп башка бәрде: 3 борынга керү модасын да тыймаганнар микән әле? Анысын белми калдым. Ялгышып закон бозып куя күрмәгез, бәйрәмнәр күп бит…
Аннан соң, теге кар атышкан шаян үсмерләрне тыеп була. Оппозицияне дә бу законнар белән авызлыклау кыен түгел. Штрафы кәттә бит. Әле бит хоккей-футбол фанатлары, десантчылар бар. Менә алар урамга чыкканда тәртипне тәртипле саклаучы полицайларыбыз кырыйдан карап торып, халыкка мөрәҗәгать итәрме, әллә алга таба да: «Үз иминлегегез үз кулыгызда, фанатлар, десантчылар урам әйләндергәндә, өйдә утырыгыз, базарларны ябыгыз!» – диярме?
Һәм соңгысы, бүген мин Русиядәге законнарның ничек кирәк алай эшләвенә ни көләргә, ни еларга белмим. Мәскәүгә депутатларга, шул законнарны раслап кул куючыларга карап, чигәмдә бармагымны борып күрсәтәсем килә. Без ычкынып китәбез ахыры. Инде ничә елдан бирле яза киләм, Яңа елда бу кадәр каникул ярамый. Эчә-эчә тәмам эштән чыгабыз. Һәм… башыбыз да чамалы эшли башлый…
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.Көләргәме, еларгамы?,

Комментарии