- 08.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
2015нче ел төгәлләнә. Путин да аңа йомгак ясады. Быелгы юлламасы да элеккеләреннән әллә ни аерылмады. Шул ук коррупциягә каршы көрәш, икътисадый торгынлыктан чыгу, аякка басу планнары яңгырады. Тукта, аерма бар: тышкы дошманнарыбызның адресы үзгәрде. Төркиягә озаклап бармак яналды…
Шушы арада оппозиционер Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды чыгарган фильм зур шау-шу куптарды. Дөрес, аны рәсми телеканаллар, газеталар күрмәмешкә салышты. Ә менә интернет кайнады. Фильмны мин дә карадым һәм чәчләрем үрә торды. Анда Русия Генераль прокуроры Юрий Чайканың улларының, Генпрокурор ярдәмчеләренең хатыннары ничек һәм нинди бизнес алып барулары фаш ителә. Грециядә кыйммәтле элиталы кунакханә, Швецариядәге йортлары, Русиядә рейдерлык алымы белән эшләп торган бизнесларны кулга төшерү, предприятиеләрне банкротлыкка чыгарып сатып алулар, криминаль структуралар белән багланышлар… Бу фактларның һәркайсы аерым-аерым гына да төрмә җәзасын таләп итә ала.
Русиядә бизнес та, икътисад та көч структуралары йогынтысында, дип күптәннән сүз йөри. Моңа ышанырга була: бүген хокук сагында торучылардан да үзләрен ирекле тотучылар юктыр. Бу югары даирәләрдә генә түгел, район дәрәҗәсендәге көч структуралары мисалында да күренә. Әнә республикабызның Балтач җирлегендә генә ниләр булып ята?! Хәбәрчебезнең махсус журналист тикшерүен укыгач, барын да аңларсыз (4нче бит).
Мин Навальныйның бу гаепләүләреннән Кремль аякка басар, тикшерү эшләре тәмамланганчы генпрокурор Чайка эшеннән китеп торыр, дип уйлаган идем. Кая ул, тавыш-тын юк. Иң элек Чайка үзе телгә килде: «Фильмда гаепләүләрнең барысы да уйдырма, ул махсус заказ, тиздән заказчыларның исемнәрен атармын», – диде ул.
Юрист түгелмен, әмма мондый гаепләүләр була икән, гаепсез икәнмен, мин кичекмәстән судка йөгерәм, үз репутациямне чистартырга, гаепләүләрне исбатларга таләп итәчәкмен.
Президент сүзчесе Песков бераз торганнан соң, бу фильм Кремль өчен кызык түгел, дип белдерде. Ә Навальный сорауны үзенчә бора: чиновникларның нинди җинаяте кызык булыр иде икән Кремльгә?
Башкасын әйтеп тә тормыйм: Навльный, фильм геройларын 2010нчы елда бар дөньяны тетрәндергән, гасыр җинаяте дип аталырга лаек вәхшилекне оештыручылар – Краснодар краендагы Крущевка шәһәрчегендә 12 кешене, шул исәптән балаларны, хатын-кызларны атып-суеп чыккан Цапок бандасы белән бәйли. Бу коточкыч банда бүген дә көч структураларында эшләүче түрәләр белән бәйле булган, диелә фильмда. Бандитлар төрмәдә, күбесе үлгән булса да, аларның хатыннары генераль прокурорның урынбасарлары хатыннары, Чайканың үз малайлары белән партнерлар…
Президент сүзчесе Дмитрий Песков әйтүенчә, алар бу гаепләүләр белән җәй көне үк танышкан. Әмма анда сүз Генераль прокурорның балигъ булган балалары турында, прокурорның үзе турында түгел. Ә балигъ кеше бизнесын үзе теләгәнчә оештыра ала, диде ул.
Тагын Президентның юлламасын күздән кичерәм. Путин коррупцияне авызлыклау турында кайнар нотык сөйли. Ә ТВ экранында Юрий Чайка күренә. Чайка ишетеп торды, димәк коррупция бездә дә җиңелер… Кемнең кулында, шуның авызында, дигән, халыкның җелегенә үткән әйтем, бездә дә дөрес булмас, дим. Әмма… Фильмдагы гаепләүләр һавада эленеп тора бирә әлегә. Аның тирәсендәге шау-шу бераз тынар, Юрий Чайка тыныч кына лаеклы ялга китеп барыр.
Хәер, коррупция дигәннән, еллык юлламаны залда тыңлап утырганнар арасында коррупционерлар аз микән? Эреле-ваклы түрә, вазыйфасыннан файдаланып үзенә кулай бизнес ачмый, үз туганнарын, якыннарын җылы, төшемле урыннарга урнаштырмыймы, дисезме? Моңа мин җавап биреп тормыйм, аңа җавапны һәркем белә.
ИСКӘРМӘ: 90нчы елларда Николай Цапок һәм аның абыйсы Сергей тарафыннан Кущевский станицасында оештырылган җинаятьчел төркем бар Краснодар краен дер селкетеп торган. Ул көч структураларына берегеп үсеп, андагы сатлыкҗаннарга аркаланып, үзләренең кара эшләрен бернинди чикләүләрсез башкарган. 1998нче елга бу банда 70ләп җинаятьчене берләштергән. Алар үтерү, рэкет, талау, көчләү һәм башка җинаятьләр белән шөгыльләнгән. «Цапковские» бандасы лидеры Сергей Цапок сүзләренчә, 12 кешене вәхшиләрчә үтерү җинаятендә, аның белән бергә Владимир Алексеев («Беспредел»), Андрей Быков, Сергей Карпенко («Рис-младший»), Вячеслав Рябцев («Буба») һәм Игорь Черных («Амур») катнашкан. Кансызлыкларына акылың китәрлек: йорт хуҗасы, җинаятьчеләргә комачау иткән 51 яшьлек Аметов ярым тере килеш, бар якыннарының үле гәүдәләрен бер өемгә өеп, уртага, иң өскә әле исән булган, ачыргаланып елаган 10 айлык оныгын куеп, бензин сибеп ут төрткәннәрен карап торырга мәҗбүр булган. Бандитлар чыгып барганда, качучы соңгы корбаннарын – 14 яшьлек күрше үсмере Павел Касьяновны күреп алганнар, Быков аның аркасына аткан һәм өйгә кертеп ташлаганнар. Бу вәхшилекне башкарырга 10 минут җиткән. Җинаятьчеләр шуннан тыныч кына кафега китеп бәйрәм иткән.
Аларның кайберләре үз-үзләренә кул салган, ә Цапок үзе төрмәгә гомерлеккә утыртылып, камерадашлары тарафыннан сексуаль җәберләнүгә дучар ителгән һәм 38 яшендә, узган елның җәендә йөрәк өянәгеннән үлгән, диелә ВикипедиЯдә.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии