Бәхетле булу өчен Русиядә күпме акча кирәк?

Бәхетле булу өчен Русиядә күпме акча кирәк?

Бәхет акчада түгел, дияр кемнәрдер, әмма шунда ук, хезмәт хакы йә пенсиясе килгәнче, булган акчасын ничек җиткерәсе, кая, ни өчен түлисе турында уйлыйдыр. Әйе, Совет чорында бәхет акчада түгел, дип үстек, әмма акчасыз берни дә кырып булмаганлыгын күреп яшәдек. Ул чакта, чын мәгънәсендә, «Илдә чыпчык үлми» иде, анысы. Кесәңдә 1 сум акчаң булса, атна буе ач булмадык. Димәк, яхшымы-яманмы, «бәхет акчада түгел» төшенчәсе эшләгән. Ул чакта алып-сатарларны спекулянтлар, «барыга»лар, дип яратмыйлар иде. Хәзер исә заманнар башка: акчаң бар, син кеше, юк икән – «мимо». Димәк, сата алсаң сат, булдырсаң – алда принцибы хәзер гаепкә алына торган сыйфатлардан түгел. Чөнки, намуслы хезмәт белән мантып китә алу мөмкинлеге «едва ли». Максим Горький язган «РОЖДЕННЫЕ ПОЛЗАТЬ, ЛЕТАТЬ НЕ МОГУТ» бүгенге чорга туры килә. Акча, байлык хакимият бинасы тирәсендә. Ә анда теләсә-кем үтеп керә алмый. «Үтерический» белгеч булуың да мөһим түгел, кемнеңдер кеме булуың мөһимрәк. Әнә шуңа да бүген хәтта профильле ведомстволарга да шул белгечләрне түгел, бөтенләй башка һөнәр ияләрен билгеләүгә гаҗәпләнәсе юк. Коррупциягә каршы көрәш исеме астында хәйран гына программалар кабул ителсә дә, шундый таныш-белеш, туган-тумача әшнәлеге булганда, коррупция тагын да тирәнрәк тамыр җәя генә бара. Ә ара-тирә тотылган коррупционерлар халыкта скептик елмаю гына барлыкка китерә, диагноз бер: димәк бүлешмәгән, димәк, чамасын җуйган… Русиянең икътисадый яктан бөтәя алмавын, чын мәгънәсендә булдыру, торгызу барып чыкмавын, бөлгенлекнең тирәнәя баруын, нәкъ менә шул коррупция дигән чирнең хроник төс алып, тагын да тирәнрәк тамыр җәюендә күрәм мин. Менә шулай җиңел акча бәлеше янында сыйланып кына яшәгәндә, нигә дип әле нидер эшләп азапланырга… Кемдер очын-очка ялгап яши икән, үзе гаепле. Бүгенге түрәләрнең күбесе шулай уйлый. Бу аларның эш гамәлләрендә чагыла, хәтта алар бу хакта кычкырып та әйтәләр. Бүген мисалларны санап тормыйм, аларның күбесен яздым, мәкаләләремне даими укып баручылар дөньяның артына тибеп яшәүче ул геройларны белә. Мине аларның тормышы түгел, гади халыкның бүгенге халәте кызыксындыра.

«Левада-үзәк» русиялеләр арасында сораштыру үткәреп, мәкаләм башында куйган сорауга җавап эзләгән. РБК язганча, бүген гаиләдәге керем һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә 12 мең 500 сумга җитми икән, димәк, бу гаилә ярлы санала. Болай уйлаучылар сораштырылучыларның 40 проценты. Шулай итеп ил җитәкчелеге билгеләгән минималь яшәү минимумына караганда халык үзен хәерче дип санаган чик күпкә артык. 2019нчы елның икенче кварталында хакимият русиялеләрнең һәркайсы 11 мең 200 сумга җан асрый ала, дип тапкан иде.

Сораштыруда башка җаваплар да кызыклы. Русиядә кешечә нормаль яшәү өчен 38,1 мең сум кирәк дип әйтүчеләрнең үзләренең уртача кереме, гаилә әгъзаларына бүлеп караганда, 16,8 мең сум гына булган. «Росстат» мәгълүматларына караганда халыкның реаль кереме 5 ел дәвамында түбән тәгәри. 2014нче ел белән чагыштырганда ул бүген 8,3 процентка кимрәк.

1нче октябрьдән бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 4,3 процентка күтәрелә, әмма бу әле алар бәхетле була дигән сүз түгел. Инфляция барын да уздырып алга чаба. Бәяләр күтәрелә, рубль хәлсезләнә, сатып алу мөмкинлеге кими бара. «АиФ» гәҗите язганча, РУСИЯЛЕЛӘРНЕҢ КҮПЧЕЛЕГЕ ИРТӘГЕСЕ КӨНГӘ ЗАПАССЫЗ. «Перспектива» фәнни-техник үзәге мәгълүматларына караганда халыкның 59 процентының саклык акчасы бөтенләй юк. Гражданнарның 32 проценты акча тупларга тырыша, әмма бу ниятләре һәрвакытта да барып чыкмый. Сораштырылучыларның 35 проценты 2–5 айлык хезмәт хакы күләмендә җыйган акчалары булуын әйткән. 13 процентта – «Кара көнгә» 6–12 оклад күләмендә «мендәре» бар, 5 процент халык кына еллык кереме күләмендә тупланган акчалы.

Бәхет дигәннән, Путин белән Медведев та 1нче октябрьдән бәхетлерәк булдылар. Президент Владимир Путин үзенә дә, Премьер Дмитрий Медведевка да хезмәт хакларын 4,3 процентка күтәрде.

Турыдан туры элемтә вакытында бер журналист Сечинның хезмәт хакын сорагач (интернет сәхифәбезгә видеосы урнаштырыла), Путин, Сечинныкын түгел, үземнекен дә белмим әле, китергәч, счетка күчерәм, дигән иде. Минемчә, үзенең кесәсендә күпме акча барлыгын белмәгән, хезмәт хакын көтеп алмаган, МОХТАҖЛЫКНЫ АҢЛАМАГАН КЕШЕ БӘХЕТЛЕДЕР. Керемнәре турындагы декларациягә караганда узган ел Путин нибары 8,65 миллион сум гына эшләп алган. Аз инде, президент кадәр – президентка… Күпме алганын белмәү, аны тотып та карамый каядыр урнаштыру гына кешене бәхетсезлектән коткарса гына инде. Күз алдына китерегез, улым яки кызымның пәлтәсе тузды, яңа айфон сорый, укырга кертәсе, ит сатып аласы… менә шуларны чутлап утырсаң, кая ул бәхет дигәнең?! Йокың качар.

Медведев узган ел 9,9 миллион сум хезмәт хакы алган. Хатынының хезмәт хакы күрсәтелми, машинасы, фатиры турында мәгълүмат бар. Путинның гаилә хәлен бөтенләй белмибез, хатыны бармы, ул акча эшлиме, бу караңгы. Ә менә аның сүзчесе Дмитрий Песков былтыр 12,795 млн. сум эшләп алган, ул бәхетлерәк: чөнки хатыны акчалы: узган ел 218,6 млн. сум кереме булган.

Сүз уңаеннан әйтим, Путин «Роснефть» башлыгы Игорь Сечинның хезмәт хакы күләмен белмәсә дә, ул мәгълүм булды. BBC хәбәренә караганда, Сечинның еллык оклады 240 миллион сум булса, премияләре белән 600 миллион сумга җитә. Бу айлык хезмәт хакы 50 миллион, ягъни Аллаһы Тәгаләдән булган җир байлыгын чыгаручы көн саен 1,7 миллион сум тирәсе акча эшли, дигән сүз. ПРЕЗИДЕНТЛАР КЫЗЫГЫРЛЫК АКЧА түгелмени? (Мин баш ватам: Сечин бу кадәр акча белән ни эшли икән?)

Шул ук вакытта узган ел федераль бюджетта дәүләт эшлеклеләренең матди кызыксынуларын арттыру өчен 138,6 млд сум акча каралган. Моны премияләр өчен дип аңларга кирәк. 2020нче елда бу максатка 208,9 млд, ә 2021нчедә – 284,4 млд сум тәгаенләнгән.

Шулай булгач, Русиядә кем бәхетле булып чыга? ЧИНОВНИКЛАР БӘХЕТСЕЗ ТҮГЕЛДЕР, дип уйларга кирәк. Чөнки эштән кыскарткан чакта да алар буш кул белән китми. Алдагы 3 елда 2020нче – 2022нче елларда 13 мең түрә дәүләт кәнәфиен бушатачак, әмма бушка түгел. Моның өчен казнадан 4,8 миллиард сум акча сарыф ителәчәк. 5 миллиард сум тотып нибары 13 мең түрәне кыскарту бик кыйммәткә төшә торган гамәл, дип бәяли экспертлар. Эштән бушатылучылар беренче чиратта пенсионерлар һәм әле яңа гына эшкә килгән, тотнагы булмаган яшьләр булыр, дип фаразлана.

Кыскартулар, бюрократиягә каршы көрәш программалары безгә яхшы таныш. Хәтерләсәгез, Медведев 2011–2013нче елларда президент булган чагында 20 процент федераль түрәне кыскартмакчы иде. Әмма реаль кыскарту 3,4 проценттан артмады. 2015нче елда Путин белән элекке эшләрен яңадан алмашкач, премьер–министр буларак тагын 10 процент чиновникны киметергә дигән карарны имзалады ул. Реаль күрсәткеч 1,4 процент булды. «Кыскартасың, ярты ел үтә, карыйсың, тагын шул ук штат берәмлеге» – дип җилкәсен сикерткән иде ул, ниятнең барып чыкмавына аптырап. Монысы яңа план, яңа максат һәм акчалы да әле. Бюрократик аппаратны оптимизацияләп булырмы? Акчасы үзләштерелер анысы, әмма Медеведев әйткәнчә, ярты елдан штат элекке хәленә кайтмасмы? Сбербанк башлыгы Герман Греф белдергәнчә, 2002нче елдан чиновниклар саны 2 тапкыр арткан һәм бүгенге көндә Русия халкы 2,2 миллион түрәне ашата. Германиядә, мәсәлән, судьяларны, укытучыларны, хәрбиләрне дә кертеп, чиновниклар 1,8 миллион исәпләнә. Шундагыча чутлаганда Русиядә түрәләр саны 6 миллион хисапланыр иде.

КЫСКАРТУ АКЧАСЫЗ ДА БУЛА

Акча җитми билгеле. Алдагы 3 елда чиновникларны кыскарту өчен 45 миллион сум сарыф итәргә планлаштырсалар да, башка тармакларда эшләүчеләрне тавыш-тынсыз гына җибәрәләр. Кыскартулар аеруча медицина тармагын көрчеккә китереп терәде. Беренче чиратта шәфкать туташлары, санитаркалар эшсез кала. Профсоюз оешмалары мәгълүматларына караганда әле кайчан гына эшләгән 700 мең медсестра һәм санитарканың бүген 300 меңе генә калган. Киткәннәрнең эшен калганнар башкара, бернинди компенсация, башка эш урыннары турында кайгырткан программалар турында сүз юк.

Бәхет теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

P.S. Бүген кулыгызга гадәти булмаган «Безнең гәҗит» килеп керде. Без аны укучыларыбызның күп санлы үтенечләрен искә алып, Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» әсәрен тиз арада укучыларга җиткерү һәм аны мөмкин кадәр кыскартмас өчен эшләдек. Китапның калган өлеше алдагы берничә саныбызда тәкъдим ителәчәк. Бу китапны укып чыгарга, тарихыбыз белән кызыксынырга, аны онытмаска киңәш итәбез. Тарихын оныткан кавем үлемгә дучар ителә. Әлеге китапны тагын бер кат киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүебез, аның тирәсендә башланган ыгы-зыгыга да чик куяр, суд анда экстремистик чалымнар тапмас, дип өметләнәбез.

Видео

Комментарии