Бәхетле картлык безнең илдә генә?

Бәхетле картлык безнең илдә генә?

Социаль челтәрләрнең берсендә кулыма ничәнче кат бер язма килеп керде. Анда бер эшмәкәр үзенең киләчәген хисаплап чыгарган. Әлеге мәсьәлә чишелешенең хаклыгын тикшереп тормыйм, яшермим: иренәм, аннан соң, мәктәптә математика иң яраткан фәнем булса да, хәзер бу өлкәдәге белемемә яраткан укытучым мәрхүм Кавый абый «2»ле куяр иде… Шуңа күрә, бәлкем, укучыларым төзәтеп, үз хисапларын тәкъдим итәр дип, тикшерми генә, китерелгән фактны бәян итәм.

– Мин шәхси эшмәкәр, – дип башлаган ул сүзен. – 2012нче елның апрелендә үз эшемне ачтым. Әле табышымны күрми торып ук, мин дәүләткә салым һәм пенсия фондына акча кертергә тиеш. Салым белән аңлашыла, ул табышка бәйле. Ә менә пенсия фондына билгеләнгән акчаны кертәсе. 2013нче елгы кертем эшмәкәрләр өчен – 35600 сум. Һәм миндә сораулар туды.

Хәзер миңа 31 яшь. Әгәр мин банкта 10% еллык артым белән үз хисабымны ачсам, шунда шул 35 меңемне салып, аңа шул ук сумманы ел саен өстәп торсам, миңа 60 яшь тулганда хисабымда 5 млн 167 мең сум акчам җыела. Ел саен процентларны гына алып торсам да, ул 516 мең булыр иде: айга 43 мең сум чыга. Димәк, минем пенсиям-процентларым гына да 43 мең була. Әле кызыма, оныкларыма 5 млн сум да кала…

Ә ПФР ни белән куандыра мине картлык көнемдә? Шушы сорау белән пенсия фонды бүлегенә бардым. Әгәр мин калган 29 елда ай саен 35600 сум түләп торып, бернинди үзгәрешләр булмыйча, минималь хезмәт хаклары, пенсияләрнең артуын, бәяләр күтәрелүен исәпкә алмыйча, күпме пенсиягә өмет итә алам дип сорадым. Җавап алдым. Юмор остасы Задорнов әйтмешли, тотынып утырыгыз, иркен итеп сулыш алыгыз! Әзерме?.. Якынча 6700 сум булачак минем картлык пенсиям.

Әле генә китерелгән хисаптан, безне бәхетле киләчәк көтәсен чамаларга була. Бу сүз башы гына иде. Чөнки дөньяда өлкәннәрнең бәхет рейтингын ачыкларга маташып караганнар. Халыкара тикшерүчеләр Русия пенсионерларын бу исемлектә иң арткы урыннарга куйганнар.

Global Age Watch Index 2013 интернет сәхифәсе рейтингы буенча иң бәхетле пенсионерлар Швециядә яши, аннан Норвегия, Алмания бара. Исемлекне Нидерландия, Канада, Швейцария, Яңа Зеландия, АКШ, Исландия һәм Япония дәвам итә. Гомумән, бәхетлеләр Төньяк Европада яши. Ә Русия өлкәннәре, имин булмаган тормышлы Камбоджа (80нче) янында, 78нче урында.

Элеккеге Союздаш республикалардан – Эстония яхшырак тормышта. Ул исемлектә 29нчы. Грузия – 37нче, Латвия – 45, Литва – 50, Әрмәнстан 51, Тадҗикстан – 52, Белоруссия – 60, Кыргызстан – 63, Украина – 66, Молдова – 76. Русиялеләр, әйткәнемчә, бары тик 78нче генә. Бездән артта тагын 13 ил, 91нче урында – Әфганстан. Global Age Watch Index 60 яшьтән узган өлкәннәрнең керем, сәламәтлек торышын, белем алу, мәшгульлек, социаль активлыгын, ял итү мөмкинлеген игътибарга алган. 91 ил өчен Бөтендөнья банкы һәм Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары искә алынган.

Тик Русиядә илнең дөньядагы урынын ачыклаган рейтингка шикләнеп карыйлар. Русия социологлары бездә өлкәннәрнең хәле яхшырак дип исбатламакчы.

Бөтенрусия иҗтимагый фикер белешү үзәге үткәргән сораштыруларга караганда, өлкән яшьтәге русиялеләрнең 33–36 %ы тормышлары сыйфатыннан канәгать икән. Шул ук вакытта зарланучылар 13%. 56–72 % сораштырылучы үзләрен бәхетле саный. Шул ук вакытта илдәге сәяси вәзгыятькә тискәре карашта. Һәм күпчелек , 56 яшьтән узганнарның 57-59%ы төшенкелектә: тормышларының иртәгә яхшырасына өметләнми, дип нәтиҗә чыгарган ВЦИОМ. Шулай ук сораштырылучыларның яртысыннан күбрәге сәләмәтлекләренә зарлана.

– Рейтингларга ышанып бетеп булмый. Анда күрергә теләгәнне күрсәтергә тырышу да булырга мөмкин. Бездә өлкәннәр идеаль тормышта яши дип беркем дә әйтми, тик Русияне исемлекләрдә соңгы урынга кую күп рейтинг агентлыклары өчен традициягә әйләнеп бара, – дип белдерде Приоритетлы региональ проектлар институты генераль директоры Николай Миронов.

Әлбәттә, рейтинг нәтиҗәләренә ышанмаска мөмкин. Ә менә урамга чыксаң, базарларга, кибетләргә юлың төшсә, таушалган киемле әби-бабайларның тиеннәрен санап, граммлап азык-төлек сатып алуын күргәч, фатирларыбызга түләү хакы турындагы кәгазь килеп төшкәч, чынлап 4-5 мең сум пенсия алучы пенсионерның ничек бәхетле булуын күзаллыйсың. Шул ук ВЦИОМ сораштыруларына караганда да, бүгенге пенсионерларның күпчелеге Брежнев эпохасын сагынып яши икән. Бу аңлашыла да, ул чакта иртәгесе көн өчен курку юк иде. Тормыш арзан һәм ул гарантияләнгән булды. Өстә әйтелгәнчә, бүген ышаныч юк кешедә. Ә мондый кешене бәхетле дияргә мөмкинме? Русия экспертлары илне ал да гөл итеп күрсәтергә омтылган пропаганда машинасы тегермәненә су кою максатыннан эшли дигән фикер туа.

Халыкара экспертлар китергән саннар белән килешмәскә дә була анысы, тик реаль тормыш күз алдында. Монда пенсия зурлыгы, аны индекслап тору, арттыру гына түгел, әби-бабайларның сәламәтлеген кайгырту, социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеге дә исәпкә алынырга тиеш. Ә бездә больницалар оптимизацияләнә. Әбиләр тамакларын туйдырыр өчен бәрәңге үстерә, оныкларын тәрбияли, чөнки балаларының эшкә чабасы, тормышларын бөтенәйтәсе бар… Чит ил пенсионерлары кебек муеннарына фотоаппарат асып круизга чыгып китү уе безнекеләрнең башларына да килә алмый. Әйтик, Алманиядә уртача пенсия 2013нче елда – 1200 евро. Ә Русиядә – 10400 сум. Аерма бар. Әле болай да котырып үскән бәяләрне дөньяныкы белән тиңләштерергә тырышабыз. Үзебез нефть өстендә яшәсәк тә, бензин хакын дөньяныкы белән тигезләмәкчебез. Инде илнең имиджы турында кайгыртучы депутатларга, чиновникларга өлкәннәрнең хәлен белер өчен 5-10 мең сум акчага яшәп карыйсы гына калды. Аннан чит илләр арасында абруебыз турында бәхәсләшер идек.

Ярый әле, өлкәннәр көне бар, ул 1991нче елда БМО ярдәмендә кертелде. Һәм 2001нче елдан Русиядә дә исәпкә алына башлады. Бездә яртышар кило токмач, ярма биреп куандыралар карт-корыны. Әле анда да бик күпләр игътибарсызлыктан рәнҗеп мәхрүм кала.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

 

Комментарии