«Искечә»гә ике тема

«Искечә»гә ике тема

ВОКЗАЛДА ТАТАРЛЫК БУЛЫРМЫ?

Заманында Казан бүгенгедәй чиста, төзек түгел, әмма анда ниндидер миллилек, гадилек тоемлана сыман иде. Мәскәү – Казан арасында йөргән «Татарстан» фирма поездын да бик яхшы хәтерлибез. Берара Мәскәүгә еш йөрергә туры килде. Ике арада үткән-сүткән поездлар күп, әмма билетны үзебезнекенә алабыз. Сәйдәш маршы белән озаталар, шул марш белән каршы алалар. Үзеңне әллә нинди зур эш кырган делегат итеп хис итәсең... Кем ничек уйлый торгандыр, мин бүген әнә шундый горурлык хисләре кичергәннәремне хәтерлим. Кызганыч, «Татарстан» поезды да бетте, Сәйдәш маршы да яңгырамый. Һәрнәрсәдән бүки эзләргә күнеккән сәясәтчеләр Русиядә «Татарстан» фирма поездында утырып йөрү һәм Сәйдәш маршын тыңлау сепаратизм хисләрен көчәйтер, дип курыкты булса кирәк.

Һәм менә Татарстаныбыз турында милли горурлык уятырга сәләтле эш кабат торгызылырга мөмкин. Июль аенда үз ДәүСоветыбыз депутаты Ркаил Зәйдулла Тимер юлга «Татарстан» поездын һәм Сәйдәш маршын кайтаруны сорагач, парламент тәкъдимне күтәреп алгандай итте. Федераль пассажирлар ширкәте бу мәсьәләне өйрәнүләрен белдерде.

Татарстан транспорт министры Фәрит Хәнифов «Татарстан» атамасын Мәскәүгә йөри торган 001Г/002Г «Премиум» поездына кайтарырга теләүләрен җиткерде. Шулай ук поезд интерьерын милли бизәкләр белән бизәргә җыенуын да сөйләде.

Дөресен әйткәндә, минем күзлектән караганда, бу эшне гамәлгә кую пүчтәк эш кебек тоела. Депутатлар дәрәҗәсендә ниндидер запрослар ясау, мәсьәләне куерту артык сыман... Әмма һәрнәрсәне сәяси яссылыкка күчерергә гадәтләнгән илдә яшибез бит. Юкса, Алла сакласын, илнең бөтенлегенә куркыныч янарга мөмкин. Әнә шуннан дер калтырап торучылар бар.

Баксаң, татар композиторы Салих Сәйдәшевнең «Кызыл армия маршы» 1954нче елдан бирле Казан вокзалында «Татарстан» поезды йөргән вакытта яңгырап торган. Үз вакытында ул Мәскәүнең Казан вокзалында да уйнатылган.

Ярар инде, Сәйдәш маршы һәм «Татарстан» поезды турында дәшмик тә, вокзалларда татарча игъланнарны дөрес итеп урнаштырсыннар иде. Барлы-юклы яңгырый, яңгыраганы да колакны ертырлык хаталы. Татарча белүче диктор табылмыймы? 

Хәер, инфраструктуралар Русия тимер юллары җәмгыяте милке санала шул. Аңа татарчаң кирәкми. Татарстанның нәрсәсе бар дигән сорау туар ул чагында. Юк... хәзер юк, суды да, прокуратурасы да, почтасы да... бар да федераль үзәккә карый. Хәтта татар теле дә безнеке түгел инде. Татарстанның тавышы торган саен кысыла. Ул сүзсез донор гына.

Аның каравы Мәскәүдә Татарстанны рекламалыйлар. Менә бу рәсемгә күз салыгыз әле, башыгызга нинди уйлар өермәсе килә. Ул таблоны Мәскәүнең Шереметьево аэропортында төшереп алдык. Әле дә торадырмы, юкмы, әйтә алмыйм. Әмма аны Татарстанга туристлар, инвестицияләр җәлеп итү максатыннан түгел, мәсхәрәләү ниятеннән куйганнардыр дип аңлыйм. Андый максат булмаса, аны иҗат иткән, элгән кеше ахмак кынадыр, дип күңелемне тынычландырам, әллә нинди сәяси әйберләр казып чыгарасы килми бит. Аңа зур акчалар да түләнгәндер әле. Бу таблоны күргәч, Ханбикәбез Сөембикә турында, Казан турында нинди фикер калка иң элек? Манарасы болай да авыш, Казанда секстуризм чәчәк атамы, әллә ханбикәбез дә... Ярар һәркем үзенчә уйласын, мине юкса, әллә нинди бозыклыкта гаепләрләр. Әнә бит, бер кыз кич утырганда егетеннән сорый икән: 

– Хәзер бу минутта ни уйлыйсың?

– Син уйлаганны уйладым...

– Абау, бигрәк ятсыз икәнсең... – дип аптыраган ди сөйгәне...

ҮЗЕБЕЗНЕКЕНӘ КҮЧӘЛӘР

Тагын бер хәбәр буенча дәшми кала алмыйм бит әле. Дәүләт Думасы депутатлары 2023нче елның сентябреннән «Москвич», Lada, Aurus автомобильләренә күчеп утырачак. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерде. Аның сүзләренчә, хәзер депутатлар өчен төрле маркалы автомобильләр арендага алына. Мондый таяныч белән Русия компанияләре машина җитештереп чыгару эшен җайга салачак, дип саный ул. 3нче августта Президент Владимир Путин да барлык түрәләр дә Русия автомобильләрендә йөрергә тиеш, дип белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Вечерняя Казань» басмасына Путинның тәкъдимен хуплавын әйткән. Ул илдә җитештерелгән хәзерге машиналар «бөтен сыйфат стандартларына да туры килә» дип саный. «Мин үзем Aurus-та йөрим. Әйе, кыйбат әмма сыйфатлы. «Кама» ширкәте дә «Атом» электромобиле ясау буенча эшли. «Лада» машиналары да бик әйбәт, үзем дә «Нива»да йөргән идем», дигән ул.

Мин мондый тәкъдимне, хәтта катгый указларны да хәтерлим. Заманында Русия Президенты Ельцинның фәрманы буенча түрәләр иномаркалардан баш тартып «Волга»ларга утырырга тиеш иде. Әмма ул фәрман әйтелүгә онытылды. Хәтта берничә үрнәкне сүз өчен генә булса да күрсәтеп тормадылар. Менә бу юлы да түрәләрнең нинди машиналарда йөрүен махсус тикшерәчәкләрме – аңлашылмый. 

Хәер, түрәләр генә түгел, гади халык та бүген үзебезнекеләргә күчәргә мәҗбүр булачак мөгаен. Украинада махсус операция башланганнан соң Hyundai, Toyota (Lexus), Skoda Auto, Renault, Mercedes-Benz һәм башка ширкәтләр Русиядә җитештерүләрен туктатты, аларның кайберләре мөлкәтләрен Русиядәге партнерларына тапшырды. General Motors, Mercedes-Benz, BMW, Ford, Land Rover, Toyota һәм Mazda үз продукцияләрен Русиягә сатуны туктатты. 

Быел июньдә Европа берлеге Русиягә электр һәм гибрид машиналар, люкс сыйныфына карый торган яңа һәм тотылган машиналар сатуны тыйды. Июль ахырында Япония дә Русиягә мотор күләме 1,9 литрдан зуррак булган машиналар һәм электрокарлар кертүне тыюын белдерде. Грузиянең дә 1нче августтан башлап Русиягә Америка машиналарын сатуга тыю кертүе билгеле булды. Европада җитештерелгән машиналарны исә 26нчы сентябрьдән сатмый башлаячаклар.

Association of European Business мәгълүматынча, 2022нче елда Русиядә машина базары 58,8 процентка кимегән. Узган ел 687 мең 370 машина сатылган. Чагыштыру өчен: 2021 елда 1,7 миллион машина сатылган булган. 

Инде түрәләрнең артларында «шомарган» камилләштерелгән шәп машиналарыбызны гына көтәсе кала. Әлегә машиналарыбыз түгел, аларның бәяләре генә бик «шәп». 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии