Без гаепле? Яки «Безнең гәҗит» җырлар җырлата алмый

Без гаепле? Яки «Безнең гәҗит» җырлар җырлата алмый

Яңа елга якынлаштыручы айларны башладык. Бүген газетабызның бу яртыеллыктагы икенче санын нәшриятка тапшырасы. Инде үз изоляция режимында эшли башлавыбызга да 3 айдан артты. Казанга, редакциябезгә җыелышырбыз, дип уйлаган идек. Әмма вәзгыятьнең пандемия буенча тагын да кискенләшә баруын күреп, кайтуны кичектерергә булдык. Рәсми саннар тынычландырса да, әйләнә-тирәдәге вәзгыять пошаманга калдыра. Вирус авылларда да тарала. Ә медицина ярдәменә өмет юк дәрәҗәсендә. Салада тест дигән анализны белмиләр. Шәһәрдә, ичмасам, үзең акча түләп булса да, аны үткәрә аласың. Ә авыл халкын, сакласа, һаман да Аллаһы Тәгалә генә саклый.

Әлбәттә, редакциядән читтә тулы канлы эшчәнлекне оештыру җиңел түгел. Ул газетабызның сыйфатында да чагылмый калмый торгандыр. Шуңа күрә вак-төяк хилафлыкларга, хаталарга игътибар итмәссез, дип өметләнәм. Хакимият карары белән нәшриятлар пандемиядән зыян күрүчеләр тармагына кертелгән иде. Кызганычка каршы, «Безнең гәҗит» ул ярдәмне ала алмый. Безнең илебездә «булыштык» сүзе мөһимрәк бит, эше түгел. Чөнки ОКВЭДта бер сан туры килми. Эшчәнлегебез законлы. Ләкин хөкүмәт шундый фильтр куйган. 1нче июльгә чаклы төзәтеп өлгерсәң, вәгъдә иткәннәр иде, әмма минем документларымны бары тик 2нче июльгә генә өлгерттеләр. Ил казнасын менә шулай мөмкин кадәр сакларга кирәк бит.

Әмма шундый шартларда эшләп тә, кәефне кыра торган башка сәбәпләр дә бар. Анысы ара-тирә килеп чыккан, аптырата торган укучыларыбыз. Һәр яртыеллыкта шундый бер экземпляр табыла. Түбән Кама шәһәреннән бер апа мине каргап шалтыратып кына калмаган иде, корышуымны теләп, редакциябезгә хатлар да юллады. Аңарчы интернет аша да хакерлык һөҗүмнәре булгалады. Һәрчак ачыклап, җавап бирә тордык. Менә әле тагын бер укучыбыз белән «бик матур» сөйләшү узды. Мин алай матур итеп сүгенә белмим. Сүзен-сүзгә язу мөмкин түгел. Яхъя Фәсхиев диде ул үзен. Хәзер Чаллыда яши. Төп чыгышы Сабадан.

– Мин җырлар язам. Шул җырларны бастыруны сорап ялынып сорадым. Сезнең гәҗитегезне таратып йөрдем. Күпме тираж җыйдым. Милли хәрәкәттә йөрим… Башка язылмыйм…

…Аннан соң мин бик еракка олактырылдым…

Телефон сөйләшүләре яздырылып барыла. Мин аның сөйләгәннәрен гәҗитебездә бастырмасам да, номерын күрсәтергә булдым. 89173930325 номеры бу кешенең. Шәхси мәгълүматымны тараткансың диеп, судка барып җитсәк, сөйләшү, хурлаулар язылып алынган.

Мине бик тупас, мәгънәсез кеше дип тә сөйлиләр икән. Бу миңа бик сәер тоелды. Кем сөйли икән? Әйе, мин юаш түгел. Юаш булсам, 40 ел журналист булып, зур зур түрәләр белән бәхәсләшеп, халкымның, укучыларыбызның мәнфәгатьләрен яклап суд баскычларында йөрмәс идем. Сөйләшү тонына, сорауга карап, җавабын да адекват бирә беләм. Бала-чага түгелмен, башымны иеп торырга. Киләсе елда 60 яшемне тутырам. Күрәсен күрдем, кичтем…

…Безгә хатлар бик күп килә. Ник минем хатым басылмый дип кызыксынулар булгалый. Әмма мондый дәрәҗәдә безгә ябырылганнары юк иде әле. Газетага язылу анда эшләүчеләрне түбәнсетергә хокук бирми. Андыйлар булса, акчаларын әрәмсенәләр икән, шалтыратыгыз, үз кесәмнән кире кайтарырмын… Кемдер әлеге язылу хакын бер утыруда аракы белән агыза, җитми дә кала. Шул бизмәннән үлчәгәндә ул кыйммәт түгел.

Редакциягә килгән бар хатлар да басылырга тиеш, дигән канун юк. Бәлкем, аның килешеп бетмәгән урыннары бардыр. Ә үзен композитор дип санаган бу кешегә килгәндә, җырларны газетага түгел, радио-телевидениегә җибәрергәдер. Дәүләт карамагындагы мәгълүмат чаралары буларак, алар безнең салым акчаларына яши. Бәлкем, хакларыгызны шундый тонда аларга аңлатып карарсыз… Искәртәбез аңлап бетермәүчеләр өчен: «Безнең гәҗит» җырлар җырлата белми. Ә шигырьләргә килгәндә алар бик күп килә. Кайсысы такмакка да якын килми. Шуңа күрә толерант булыйк, бер-беребезне хөрмәтлик.

Язылуга килгәндә, без беркемне дә үгетләмибез. Әле бу язылу кампаниясендә, дәүләт карамагындагы республикабызның бер газетасы (исемен күрсәтмәскә булдым) журналистлары Казаннан 100 км ераклыктагы минем авылыма да килеп чыккан. Өйдән өйгә кереп газеталарына язылырга ялварып йөргән. Кемдер, яхшы түгел инде, кайдан бирле килгәннәр дип, язылдым, диде.

Тиражны менә шулай да җыялар. Журналист язма әзерлисе урында, өйдән өйгә кереп, теләнеп йөри, хакимият башлыкларының ишек төбен таптый: берничә данә булса да подписка эшлик, дип ялына. Без алай эшләмибез, эшләмәячәкбез дә. Әгәр абунәчебез булмый икән, туктарбыз эштән. «Безнең гәҗит»кә ихтыяҗ беткән, дип, башка эшкә күчәрбез. Аллага шөкер, тиражыбыз югалмады диярлек, берничә йөз данә кимесә дә, ул көзге айларга җыелачак. Кемдер ялда, бакчададыр, кемдер өлгермәгәндер. Безне үз итүегез, санлавыгыз өчен рәхмәтем чиксез. Без бергә булганда гына көчле, хилафлыкларны, гаделсезлекләрне җиңә алабыз. «Безнең гәҗит»нең принцибы үзгәрешсез: без җитди басма. Гаделсезлекне әйләнеп үтә белмибез. Яклыйбыз, саклыйбыз, дөреслекне даулыйбыз.

Барыбызга да иминлек, исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии